- Преподавателю
- Начальные классы
- «Кошлар – канатлы дуслар»
«Кошлар – канатлы дуслар»
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Самигуллина Л.З. |
Дата | 17.02.2014 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
Поделитесь с коллегами:
Кошлар - канатлы дуслар
(башлангыч сыйныфлар өчен кичә - ярыш) Максат: 1. Кошлар тормышы турында белемнәрне ныгыту; 2. Кошларга карата мәрхәмәтле караш тәрбияләү.
- Кереш сүз. Нәфис сүз
- Кошлар турында кызыклы мәгьлүматлар белән таныштыру.
- Мини - ярыш. Ике командага бүленү. Исем сайлау.
- 1 бирем. - Кош исемнәре кергән нинди әкият исемнәре беләсез? (санарга) - 2 бирем. - Кош исемнәре кергән нинди җырлар яки җырдан өзекләр беләсез? (санарга) - 3 бирем. - Кем күбрәк кош исеме белә? (ике минут дәвамында язарга) - 4 бирем. - Нинди дә булса кош исеме кергән җыр җырларга яки шигырь сөйләргә (кем күбрәк?) - 5 бирем - Кошлар турында табышмакларга җавап эзләү.
1) Ала чапан киенгән, Мал суйганга сөенгән, Шунда төшеп йөгергән. (саескан) 2) Кечкенә генә берәү, Артында озын терәү. (саескан) 3) Колга башында йорты, Эчендә аның җырчы. (сыерчык) 4) Бер кошым бар: тынмый, Агачка оя кормый, Өе - җирдә, Җыры- күктә. (тургай) 5) Кулы юк, балчык ташый, Балтасы юк, өй ясый. (карлыгач) 6) Гөлдер-гөлдер гөл итекле, Гөлкәй кызыл читекле. (күгәрчен) 7) Җәй такылдый бу чүкеч, Кыш такылдый бу чүкеч, Ничек чыдый бу чүкеч? (тукран) 8) Кабара, кабара, кабара күк, Кабарып пешкән икмәк күк, Шыгай улы күк, Киенеп чыккан кияү күк. (күркә) 9) Канаты бар, Аягы бар, Йөзә белми. (күркә) 10) Суда коенып алды, Өсте коры калды. ( каз) - 6 бирем «Кошны таны» ( Бирелгән өзек буенча кошны танырга)
- - Гәүдәсе кап - кара, ялтырап тора, бары тик зур томшыгы өстендә ак сызыгы бар. Биек агач башларында язын оя ясыйлар, бала чыгаралар.
- - Башы, бугазы, канат очлары һәм койрыгы кара, ә гәүдәсе аксыл - көрән төстә. Ул үзенең оясын агач башында ясый. Тычканнар, суалчаннар һәм коңгызлар белән туклана. Авыру күгәрченнәрне аулап, үләксәләр ашап санитар ролен дә үти.
- - Каргалардан кечкенәрәк, төтен сыман кара - көрән төстә, көлсу - көрән башлыгына карап, аны тануы бик җиңел. Оялары өй чормаларында, мич башларында булырга мөмкин.
-
- Җитез, акыллы кош, сак кош. Якында кеше күрү белән гауга күтәрә. Ап - ак күкрәкле, чем - кара канатлы, гәүдәсе озын, яшькелт - кара койрыклы.
(саескан)
- - Канатлары күксел, муены һәм күкрәгендә төрле төсләргә кереп алмашынучы ниндидер металл ялтыравы бар, әле ап - ачык булып яшел төс, әле ал төс чагылып китә. Күз читләрендә кызгылт - сары боҗралар, ә тәпиләре кып - кызыл.
- - Алар турында канатлары яз китерә, диләр. Күбесенчә, бөҗәкләр белән туеналар, басу - бакчаларны корткыч бөҗәкләрдән чистарталар. Шуңа күрәдер, кешеләр аларга XVIII (18) г. ук оя ясый башлаганнар
- - Ул - күзгә күренми. Чыпчыктан бераз гына эрерәк, куаклар арасында бер күренеп, бер югалып очып йөри. Оста жырчы кош. Аның сайравын ишеткәнең бармы дип сорасаң, һәркем, әйе, бар дияр. Күбесенчә таң атканда сайрый. (сандугач)
- - Күп кешеләр аны йомырка өчен асырыйлар. Ул әле тәмле диетик ит өчен дә үстерелә. Йортта яши. Йомырка салганда жырлый.
- Нәтиҗә ясау. Йомгаклау.