- Преподавателю
- Начальные классы
- Зирәкләр һәм тапкырлар
Зирәкләр һәм тапкырлар
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Бадеева Л.Ж. |
Дата | 28.02.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Поделитесь с коллегами:
Тема: «Зирәкләр һәм тапкырлар". Максат: 1.Бердәмлек, тырышлык, дуслык хисләре тәрбияләү. 2. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү; 3. Булган белемнәрнең югарылыгын бәяләү; 4. Коллективта ирекле аралашу атмосферасы тудыру, командада эшләүне үстерү. Җиһазлау: «Преобразование обучения для 21 века» проекты нигезендә төзелгән укыту структуралары карточкалары, мэнэдж мэтлар, РТ президенты портреты, РТ флагы рәсеме.
Дәрес барышы.
- Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру, исәнләшү, "хай файф".
- Төп өлеш. Балалар, без бүген сезнең белән "Зирәкләр һәм тапкырлар" дип аталган уен үткәрәчәкбез. Уеныбыз гадәти генә булмас. Ул кечкенә генә Сингапур иленең һәм Татарстаныбызның мәгариф һәм фән министрлыгы бердәм проектына нигезләнде.
- Өйрәтүче структура "Клок Баддис". (Балаларга сәгать рәсеме ясалган карточкалар таратыла. 3,6,9,12 сәгатьләренә очрашу тәгъдим итү, дүрт дус табу).
4. Өч өстәл артында утырган командалар үзегезнең командагызга исем сайлап алыгыз, командагызның тим-чиры (девизы) да булсын. (2 минут вакыт бирелә).
- Өстәл артында утыручылар бер-берегезне сәламләгез. Күзгә-күз карашып утыручылар йодрыклар белән, иңгә-иң утыручылар бер-берегезнең кулларыгыз белән чабып.
- 1 нче тур. "Әкиятне таны". (Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә).
- Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне. ("Оч кыз")
- Миндә авыз бар диеп бертуктаусыз сөйләмә. ("Сертотмас үрдәк")
- Дустың булмаса-эзлә, тапсаң югатма. ("Чукмар белән Тукмар")