- Преподавателю
- Начальные классы
- » 3 саны»
» 3 саны»
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Ахмадуллина Г.И. |
Дата | 13.02.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Тема: "3 саны һәм цифры."
Дәрес максаты: 3 саны ясалышын күрсәтү, 3 цифрын предметлар саны белән тәңгәлләштерергә өйрәтү, 3 цифрын язарга өйрәтү;
1,2 саннары ясалышын кабатлау, 1,2 цифрларын язу күнекмәсен ныгыту.
Шәхси УУЭ.
- Үзбәя кую сәләте булдыру
- Исәпләү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү
- Хата ясаудан курыкмау, хаталарны тикшерергә әзерлек күрсәтү
Регулятив УУЭ.
- Укытучы белән берлектә уку максатлары кую
Танып-белү УУЭ.
- Чагыштыру, төркемнәргә бүлү куллану
- Танып-белү активлыгын, логик фикерләүне тәрбияләү
Коммуникатив УУЭ.
- үз фикереңне булдыру, укытучы соравына төгәл җавап бирергә өйрәнү
- аралаша белү
- хөрмәт итә белү ысулларын үзләштерү, бердәмлекне булдыру
Җиһазлау: компьютер,интерактив такта.
Материаллар: цифрлар язылган карточкалар , китап, дәфтәр, слайдлар(рәсемнәр)
Предметара бәйләнеш: Әйләнә- тирә дөнья.
Эш формалары: Фронталь, индивидуаль.
Ресурслар: "Математика" 1 класс, Дорофеев Г.В.,Миракова Т.Н.,"Мәгариф нәшрияты,Москва- "Просвещение",2010.
Дәрес барышы
Дәрес этаплары, максат
УУЭ
Укытучы эшчәнлеге
Укучылар эшчәнлеге
Оештыру өлеше.
Максат: психологик уңай халәт булдыру
Коммуникатив УУЭ
-Исәнмесез, укучылар. Әйдәгез, бер-беребез белән елмаеп исәнләшик.
- Рәхмәт, укучылар, утырышыйк.
-Хәерле көн миңа,
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн сезгә,
Хәерле көн барыбызга!
Актуальләштерү
Максат: 1,2 саннары ясалышын кабатлау.
Яңа тема өйрәнү.
Максат: 3 санының ясалышын белү , аның составын, 3цифрын яза белү.
Максат:саннар группасы белән санау уңайлыгын төшенү
Максат:саннар рәтендә 3 санының урынын билгеләү
Үткәнне ныгыту.
Максат: 2, 3 саннары составы турында кабатлау.
Шәхси УУЭ
Танып-белү УУЭ
Коммуникатив УУЭ
Шәхси УУЭ
Регулятив УУЭ
Танып-белү УУЭ
Регулятив УУЭ
Коммуникатив УУЭ
Танып-белү УУЭ
1. Телдән исәпләү, практик эш.
а) Фронталь эш.
1 дән 10 га һәм кирегә,6 дан 10 га һәм кирегә, 7 дән 3 кә кадәр санау.
б) Уен "Цифрны күрсәт"
Укытучы бер-бер артлы төрле сандагы предметлар ясалган слайдлар (1 яки 2)күрсәтә.
в) Кабатлау
-Алдыгызга 1 таякчык куегыз.
-2 булсын өчен ничә таяк өстәргә кирәк?
-Алдыгызга тагын бер таякчык куегыз.Барысы ничә булды?
3. Физкультминутка
Бер-кулларны алга сузабыз.
Ике-кулларны күтәрәбез.
Өч-кулларны як-якка сузабыз.
Бер, ике, өч - бездә дуслык, бездә көч.
4. 3 саны белән танышу.
1) Табышмак.
-Җәен, көзен, яз, кышын,
Иртән, кичен, көндезен
Ача, йома өч күзен,
Телсез әйтәдер сүзен,
Бик тиз аңлыйлар үзен.
(светофор)
-Сүз нәрсә турында бара?
- Светофорның ничә төсе бар?
-Светофор нәрсә өчен кирәк?
-Алдыгызга 2 түгәрәк куегыз. Тагын 1 түгәрәк өстәгез. Ничә түгәрәк булды? 3 түгәрәк ничек килеп чыкты?
-3 санын 3 цифры белән билгелиләр.
-Сез бу цифрны кая күргәнегез бар?
-Димәк, без бүген нәрсә өйрәнәбез?
2) Дәреслек белән эш.(58-59 бит)
Рәсем буенча әңгәмә.
-Алдарак тавыкның ничә чебие чыккан?
-Хәзер ничә булды?
-3 чеби ничек килеп чыкты?
-3 санын нинди цифр белән билгеләрбез? Күрсәтегез әле.
-Өстәлгә 3 квадрат куегыз. 1 квадратны алыгыз. Ничә квадрат калды?
-2 ничек килеп чыкты?
№1,58 бит
Слайд (6 пар тимераяк,хоккейчыларның 2 өчлеге)
-Рәсемдә кемнәрне өчәрләп санау уңайлы?
-Кырда хоккейчыларның ничә өчлеге бар?
-Барлыгы ничә хоккейчы?
-Рәсемдә нәрсәләрне парлап санарбыз?
-Ничә пар тимераяк күрәсез?
-Һәр хоккейчыга 1әр пар тимераяк җитәме?
-Ә безнең сыйныфта ничә пар укучы?
№2, 58 бит
№3,59 бит
3 сумны түләүнең төрле ысулларын Кушымтадагы акчалар ярдәмендә күрсәтәләр.
№4,59 бит
5.Физкультминут
Иренмим беркайчан да,
Иртән торып басам да,
Физзарядка ясый башлыйм,
Тәрәзәмне ачам да.
Бер-ике-өч! Бер-ике-өч!
Сулыйм да иркен итеп,
Күкрәк киереп атлап китәм,
Кулны канаттай җилпеп
6. Дәфтәрдә эш
3 цифрын язу (слайд карау)
Дәфтәрләрдә язу
7.Физкультминут
Без яздык,без яздык,
Безнең бармаклар талды.
Без хәзер ял итәбез,
Аннан язып китәбез.
8.Дәреслек буенча эш.
№ 5 яки № 6, 59 бит
Белемнәрне актуальләштерү
Шул саннар язылган карточкаларны күрсәтәләр.
-Бер
-Ике
-Светофор.
-3.
-2 гә тагын берне куштык.
-...
--3 санын
-2
-3
2+1=3
3 цифры язылган карточка күрсәтәләр.
-2
3-1=2
-Хоккейчыларны.
- 2 өчлек.
-6
-Тимераякларны
-6
-Әйе
-8
1+1+1
2+1
1+2
Дәреслектәге иллюстрацияне карагач, балалар үзләрә дәфтәрдә 3 шакмактан торган рәсемнәр уйлыйлар һәм ясыйлар.
(теләгәнен сайлап эшлиләр)
Рефлексия
Максат: үзбәя кую, нәтиҗә ясый белү күнекмәсе булдыру.
Коммуникатив УУЭ, шәхси УУЭ
- Әйдәгез дәрескә нәтиҗә ясыйк. Үз хисләребезне белдерик.
-Ни өчен шундый йөз сайладың?
-Мин дә дәрескә нәтиҗә ясап елмайган йөзне сайлыйм, чөнки миңа сезнең дәрестә эшләвегез бик ошады, дәрестә бер-берегезгә ярдәм итеп, кызыксынып эшләдегез.
Дәрес тәмам.Чыгарга була.
Балалар үз белемнәренә нәтиҗә ясыйлар
Смайл сайлыйлар.
-Мин елмаеп тора торган йөз сайладым, чөнки мин бар әйбернә дә аңладым, 3 саны турында беләм. Һәм миңа дәрес бик ошады.
7