Конспект «Наркомания һәм сәламәтлек»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат rar
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

муниципаль бюджет гомум белем учреждениесе

«Яңа Кенәр лицее» филиалы

«Түбән Оры башлангыч мәктәбе»












Конспект «Наркомания һәм сәламәтлек»



1-4 сыйныфларда уздырылган

ачык класс сәгате

эшкәртмәсе

Конспект «Наркомания һәм сәламәтлек»

Укытучы : Яруллина Ф.С.

Тема. Наркомания һәм сәламәтлек. Максат. Укучыларны "Наркомания","наркотик" төшенчәләре белән таныштыру. Аларны куллану сәбәпләрен,үзенчәлекләрен ачыклау. Наркомания турында фельдшер киңәшләрен тыңлау. Республикада наркотикларга каршы профилактик көрәш чаралары белән танышу. Сәламәтлекнең зур байлык икәнен төшендерү. Наркотикларның сәламәтлек өчен зарарлы икәненә, шуны аңлауларына ирешү, аңлы рәвештә аларны кулланмаска өйрәтү. Җиһазлау. Наркоманиягә каршы ясалган рәсемнәр, китаплар күргәзмәсе, плакатлар, буклетлар, ("Антинарк.Татарстан"№1 (27) 2013.журналы, газета материаллары, презентация.

Дәрес барышы

I..Оештыру өлеше. Хәерле көн, дуслар!

Исәнмесез, кунаклар!

Бер-беребезгә исәнлек, саулык телик!

II. Кереш әңгәмә. - Укучылар, бүген без "наркомания" һәм "сәламәтлек" турында сөйләшәбез. Иң беренче әйтегез эле, сәламәт булу өчен нишләргә кирәк? (Укучыларның сәламәтлек турында фикерләре тыңланыла.) -таза-сау булу, авыртмау;

- көндәлек режимны үтәү , физкультура белән шөгыльләнү;

- физик хезмәт башкару;

- чыныгу: җәен- су коену, кояшта кызыну, кышын- саф һавада уеннар уйнау, чана-чаңгы шуу;

- дөрес туклану;

Конспект «Наркомания һәм сәламәтлек»Конспект «Наркомания һәм сәламәтлек» -Укучылар, сәламәтлек - зур байлык ул. Чыннан да, сәламәтлек кеше тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннан, биюдән, физик күнегүләрдән ямь таба. Ләкин шушы сәламәтлек дигән зур байлыкның кадерен белмәүчеләр дә бик күп бит. Алар "наркомания" дигән упкынга барып төшәләр. III. Укытучы сөйли. 1. 80 нче еллар ахыры. "Наркомания" дигән сүз татар халкының колагына да үтеп кермәгән чор. Район үзәгеннән читтә торган бер гап-гади авылда яше җитеп килгән кызның кинәт кенә дөнья куюын авылдашлары бермәл аңлый алмый торды. Медицина экспертлары куйган диагнозда "передозировка наркотиков" дигән сүз ярылып ятса да, йокысыннан әле айнып килүче авыл халкы наркотикларның нәрсә икәненә бераз вакыт үткәч кенә төшенде. Менә шул вакытларда халык наркотикка сагаеп карый башлый, ә наркоманнар яман гадәтле кешеләр буларак кабул итәләр.

Конспект «Наркомания һәм сәламәтлек»Конспект «Наркомания һәм сәламәтлек»

2. Нәрсә соң ул- "Наркомания"? - Наркомания- организмның хроник агулану халәте, кешенең наркотикка тартылуны җиңә алмаслык дәрәҗәгә җитүе. Наркотиклар- исереклек халәте, ә даими кулланганда, аңа күнегү һәм нык бәйлелек тудырырга сәләтле матдәләр ул. "Наркотик" -грекча оеп калу, сиземләү бетү дигән сүз. Наркотик матдәләр кеше организмын тулысынча үзгәртә. Кеше наркотик колына әверелә. 3.Наркотик дигән матдәләр каян килеп чыккан соң? Наркотик матдәләр белән кешеләр күптән таныш булганнар. Мәсәлән , борынгы мисырлылар өлгереп җитмәгән мәкнең башын кисеп йокы даруы ясаганнар. Боливия шахтерларына элек-электән көч бирү өчен кокаинлы яфраклар биргәннәр. Алар шулай итеп үзләренең авыр эшләрен онытып торганнар. Ә хәзерге вакытта наркотиклар безгә Урта Азия илләреннән керә. Таджикстан, Үзбәкстаннан безнең якка күчеп кайткан качакларның үзенчәлекле бер тәмәке тартуларын, тел төбенә "исерткеч" куюларын күреп торса да, гади халык әллә ни игътибар бирми. Әмма бүген наркоманиянең котылгысыз чир булуы һәркемне борчуга сала. Наркотикларның төрләре күп. Медицинада кулланыла торган наркотик- морфин. Аны бик каты авыручыларга гына бирәләр. Элек үсемлекләрдән (мәк, җитен) ясалган наркотиклар күбрәк кулланган булсалар, хәзер ясалма юл белән җитештерелгән наркотиклар (героин, кокаин, әфьюн) кулланыла. Наркотик матдәләрнең барысы да агу. Организмга эләккәч, ул матдәләр наркотик исереклек халәтен китереп чыгара. Үзәк нерв системасына тәэсир итеп, психик ярсыну халәте бирә, зур канәгатьләнү хисе, ләззәт кичерә. Җан әрнүен һәм физик авыртуларны тоймый, күңел күтәренкелеге нәтиҗәсендә кеше үзенә контрольне югалта, чынбарлыкны тоймый башлый. Кешегә. тәрәзәдән сикереп, күккә очу мөмкинлеге туган сыман була. Наркотик исереклелек халәте канда наркотик матдә булган вакытта гына дәвам итә. 4 . Ни өчен яшьләр наркотикка тартыла? Моның сәбәпләре төрле: мәктәптә төрле проблемалар барлыкка килә, гаиләдә үзара мөгаләмәнең киеренке булуы, гаиләдә әледән-әле була торган каршылыклар, ата-ананың бала тәрбияләүгә игътибары җитмәү. Кече яшьтән сырага, тәмәкегә тартылган кеше үзе дә сизмәстән наркотикларга тартылырга мөмкин. Өйдә әти-әниләре эчкече булган балалар да, мул тормышта үскән балалар да наркотик колы булырга мөмкин. Өлгереп җитмәгән , тормыш бусагасына яңа гына аяк баскан яшүсмер төр-ле сынаулар алдында югалып кала, чарсызлыктан үзенә игътибар эзли. Шулай итеп, үзен аңлаучы дуслар таба, һәм үзе дә сизми наркотиклар куллана башлый. 5. Балаларның, яшьләрнең наркотик куллана башлауларын белдерүче үзенчәлекләр турында укучылар сөйли:

Конспект «Наркомания һәм сәламәтлек»Конспект «Наркомания һәм сәламәтлек» -тән тиресе агарып тора; -күз карасы киңәя һәм тарая; -күзләре кызарып тора яки тоныклана; -сөйләме акрыная, теле бәйләнә; -аппетит югала, ябыга яки чамадан тыш күп ашый башлый; -һәрдаим йөткерә; - бернәрсәгә дә исе китми; -бер сәбәпсез өйгә катмый йөри һәм мәктәптә дәрес калдыра; -хәтере начарая; - игътибарын юнәлтүе авырая; -йокысы кача; - тәнкыйтьне авыр кичерә; - кәефе еш һәм кисәк үзгәрә; - мәктәптә укуы начарлана; - гел акча сорый; -өйдән кыйммәтле әйберләр, китаплар, кием-салым һ.б. югала башлый; - телефоннан еш сөйләшә; -үз эченә бикләнә, гаилә эшләрендә катнашмый; - күп ялганлый башлый; - җыйнаксызлана. Күзгә күренеп торучы билгеләр: -укол эзләре, яралар, күгәргән таплар; - кечкенә кашыклар пәйдә була; -капсулалар, кечкенә шешәләр, калай банкалар күренгәли; - өйдә йоклата яки тынычландыра торган дарулар барлыкка килә. IV. Наркоманияне ничек дәвалыйлар һәм наркоманнарның гомерләре ничек тәмамлана? Бу турыда укучыларга фельдшер аңлата.

Конспект «Наркомания һәм сәламәтлек»Конспект «Наркомания һәм сәламәтлек» -Укучылар, наркомания бик начар чир. Аны өйдә генә дәвалап булмый. Моның өчен дәвалау үзәк-ләре бар. Ә анда барып дәвалану өчен иң беренче чиратта авыруның үз теләге кирәк. Мәҗбүри дәваланган очракта да ул тагын наркотиклар куллана башларга мөмкин. Бу кешеләргә ихтыяр көче нык булу кирәк. - Ничек дәвалыйлар соң? -Башта организмнан наркотикларны чыгарып бетерәләр. Шуннан соң организмны дәвалый башлыйлар, чөнки аның бөтен органнарының эшчәнлеге тулысынча бозылган була. Наркоманияне дәвалауның нәтиҗәсе аз. Яңадан нормаль тормыш белән яшәүчеләр саны бармак белән санарлык. Наркотик бәйлелектән аерыла алганнар элекке тормыш рәвешенә бик акрын кайталар. Наркотиклардан явыз ниятләрдән файдалануның зыяны гомер буена саклана, һәм кеше беркайчан да элеккечә яши алмый диярлек. Үзгәрешләр күбесенчә һәлакәтле борылышларга китерә. Наркомания белән көрәшү беркайчан да соң түгел,ләкин кеше наркотикларга бәйле була башлауга, бик авыр дәвалана торганга әйләнә. Наркоман наркотикларсыз яшәү рәвешен өйрәнергә сәләтле һәм , теләсә бәхетле генә түгел, җәмгыятькә файдалы , хөрмәтле кеше була ала. (Матбугатта басылган мәкаләләрдән мисаллар китерә "Шәһри Казан"2012 .2 февраль.-№2 «Мин дә наркоман булырмын димәгән идем"). Ләкин наркотиклар тәэсиреннән тулысынча арынмау аркасында, аңа яңадан наркотик куллану куркынычы яный. Ә наркоманнарның гомерләре озын түгел. Алар нинди очракларда үләләр: -күп очракта артык микъдар кулланудан (передозировка); - аларның бавырлары һәм бөтен организмнары тулысынча тарала; - аллергиядән, төрле йогышлы чирләрдән СПИД яисә гепатиттан вафат булалар; -күпчелек наркоманнар үз-үзләренә кул салалар; -суыкта катып үләргә, җинаятьчелек корбаны булырга; -һалакәткә очрарга, бәхетсезлек очрагыннан һәлак булырга мөмкин. - Укучылар, минем сезгә киңәшем шул- беркайчан да начар гадәтләргә өйрәнмәгез. Тәмәке тарту, аракы эчү, наркотиклар сәламәтлекне генә бетерми- өйдәге тынычлыкны бетерә, борчу -хәсрәтләр китерә. Дусларыгыз да яхшы булсын. Авырлыклардан чыгуның җиңел юлларын эзләмәгез! V. Республикабызда наркоманиягә карата профилактика чаралары. Наркотикларны куллануны бөтенләй бетереп булмый, ләкин наркоманнарны булдырмый калырга да мөмкин. Районнарда наркотикларга каршы комиссияләр төзелгән. Мәктәпләрдә, уку йортларында укучыларны тикшерәләр. Укучылар очен төрле спорт ярышлары оештыралар. Җәй көннәрендә тәртипләре "куркыныч астында " булган балалар өчен республикабызда "Палаткалы лагерьлар» эшли. Анда авыр балалар белән тәҗрибәле педаоглар һәм психологлар эшли. Волонтерлар да наркотикларга каршы көрәш буенча төрле проектларда катнашалар. Полиция хезмәткәрләре дә наркотик татаручыларга карата зур көрәш алып баралар. ("Антинарк.Татарстан"№1 (27) 2013.журналы буенча ) Укучыларга күргәзмәгә куелган материаллар күрсәтелә.

Конспект «Наркомания һәм сәламәтлек»Конспект «Наркомания һәм сәламәтлек» VI. Рефлексия. -Укучылар, бу сөйләшүдән сез нәрсә аңладыгыз? (Укучыларның фикерләре тыңланыла) Үзләре ясаган рәсемнәрне турында сөйлиләр.
Конспект «Наркомания һәм сәламәтлек»Конспект «Наркомания һәм сәламәтлек»
Конспект «Наркомания һәм сәламәтлек»Конспект «Наркомания һәм сәламәтлек» VII. Йомгаклау. Укучылар. Һәрберегез киләчәктә үзеңә максат куеп, аңа таба үз тормышыңның хуҗасы булып кыю атлагыз. Нинди генә авырлыкларга очрасагыз да төшенкелеккә бирелмә. Проблемалар килеп туса әти-әниең, туганнарың, укытучың белән киңәш. Начар кешеләр йогынтысына бирелмә. Наркотик тәкъдим итүчегә каршы тор. Һәрвакытта да аек акыл белән фикер йөрт. Сау- сәламәт булыгыз. Рәхмәт. Укучыларга буклетлар бүләк ителә.





© 2010-2022