Урок для начальных классов на тему: “Аулак өй”

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Аулак өй" кичәсе

Мероприятие проводилось в начальной школе. Целью мероприятия было - познакомить учащихся с культурой татарского народа (национальными традициями, обычаями, кухней, играми) через организацию творческих мастерских, национальных игр и презентацию национальных блюд. Участие в различных предметных неделях способствует развитию УУД, т.е. способствует саморазвитию и самосовершенствованию ребёнка путём сознательного и активного присвоения историй, культур и традиций. Работа будет особенно плодотворной, если учитывается национальный компонент. Методическая особенность заключается в том, что мероприятие проводилось как на татарском, так и на русском языке, что было доступно и понятно для младших школьников.

Максат: Татар халкының милли йолалары белән таныштыру. Гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү. Балаларда кече яшьтән үк татар теленә, аның тарихына, халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

Техник чаралар: магнитофон, дисклар, бию көйләре.

Зал бизәлеше: зал түрендә өйнең эчке күренеше, анда борынгы сандык, чиккән мендәрләр, сөлгеләр, идәндә тукыган паласлар җәелгән.

Алдан эшләнгән эш: әңгәмәләр, музейга сәяхәт, мәкальләр, җырлар, уеннарны өйрәнү.

Бәйрәмнең барышы:

Сәхнәдә өй күренеше. Кызлар сөйләшеп керәләр.

1 кыз: Кызлар, бүген бездә аулак өй! Әти-әни кунакка кодаларга киттеләр, өйне безнең карамакка калдырдылар. Әби мунчада.

2 кыз: А что означает "Аулак өй"?

3 кыз: Мин беләм... Это когда родителей дома нет и мы одни дома. Можно веселиться. Одним словом, что хотим, то и делаем.

2 кыз: Понятно. А как тут веселиться, компьютера нет, телефон не ловит...

1 кыз: А что кроме компьютера, телефона, интернета, нет ничего интересного?

3 кыз: (мендәр ата) Тот әйдә, әйдә, мендәр атышлы уйныйбыз!

(кызлар мендәр атып уйныйлар, әби мунчадан кайта).

Әби: Әстәгъфирулла, нәрсә бу, нишләвегез?

1 кыз: Уйныйбыз!

2 кыз: Играем!

Әби: Шулай уйныйлармы инде? Эй, безнең вакытта, вәт уйный идек! Әйдәгез, мин сезгә өйрәтәм!

2 кыз: А что она говорит, ничего не понимаю!

1 кыз: Она говорит, что научит нас играть!

2 кыз: Я согласна! Пусть попробует!

Әби: әти-әни берәр җиргә кунакка киткәч, без кызлар кич утыра идек. Чигү чигә идек, төрле җырлар җырлый идек.

3 кыз: Ә малайлар бар идеме соң?

Әби: Егетләрсез, кая инде. Әлбәттә,гармуннар белән киләләр иде!Безне биетә иделәр.

2 кыз: Күңелле булган инде алайса... Сейчас такого нет, к сожалению.

Әби: әйдәгез, моңаеп утырмыйк, күңел ачыйк! "Кәрия-зәкәрия" уенын уйнап алыйк!

2 кыз: А что, это за игра "Кэррия-закаррия". Интересно звучит!

1 кыз. Дети становятся в круг и выбирают того человека, который будет выполнять движения. Остальные должны повторять за ним. А какие движения должен выполнить, говорится в песне.

(3 класс. "Кәрия-зәкәрия" уены)

Бу бик яхшы укучы,

Бу бик яхшы укучы,

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Кәрия, Зәкәрия, коммая,

Кәрия, Зәкәрия, коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Кәрия, Зәкәрия, коммая,

Кәрия, Зәкәрия, коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая

Бу бик яхшы биюче.

Бу бик яхшы биюче,

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

1 кыз: Ой, ничек күңелле булып китте. Әйдә тагын берәр уен уйныйбыз!

3 кыз: Ярый шул, мин дә бит бер уен беләм. "Күз бәйләш" уены.

(2 б класс күз бәйләш уены)

Әби: Без уйнап кына калмый идек, биепләр дә җибәрә идек!

(бию)

1 кыз: Бигрәк матур биеделәр. Ул вакытлар да ничек киендегез соң?

Әби: Кая соң әле минем сандыгым (милли киемнәр күрсәтә).

1 кыз: Әби, мондый сандыклар хәзер модада түгел, ә менә шундый серле сандыктан карыйк әле!

(Презентация "Кием турында" 1 класс)

Әби: Шундый матур киемнәр киеп "Түгәрәкле уены" н оештырыйк әле, җәмәгать (2 "а" класс).

2 кыз: А я тоже очень интересную игру знаю, "Колечко-молечко" называется, помню в детстве играли.

1 кыз: Ә бездә ул "йөзек салыш" дип атала.

3 кыз: Ә мин белмим ул уенны, өйрәтегез әле мине дә!

2 кыз: Дети садятся в полукруг и держат перед собой закрытые ладошки. У ведущего в ладошках колечко. Он не заметно должен кому-нибудь в ладошко положить колечко. После того, как ведущий скажет "Кем дә йөзек йөгереп чык", он должен выбежать и сказать "Миндә", а соседи поймать! Если его поймают, то будет наказание, если нет то он станет ведущим.

"Йөзек салыш" уены (4 класс)

2 кыз: Я так устала, я есть хочу.

Әби: Сезнең белән мавыгып, онытып җибәргәнмен, мин дә бит мунчадан соң чәй эчмәдем! Чәй эчәргә, кызым нинди сый-хөрмәтләр бар?

1 кыз: Без дә бар да бар! Әби татар халык ашларын бик тәмле пешерә. Дуслар, ә сез татар халык ашларын беләсезме?

2 кыз: А точно, татарские национальные блюда. Сейчас проверим! Друзья, какие татарские национальные блюда вы знаете?

Әби: Рәхмәт, балалар. Яшьлегемә кире әйләнеп кайткандай булдым. Әби-бабаларыбыздан калган йола, уен, бәйрәмнәрне искә төшердем. Һәрвакыт шулай бердәм, күңелле, тыныч тормышта яшәргә язсын. Әйдәгез бергәләп җыр җырлап алыйк әле!

Кояшлы ил-безнен

Безнен ил

Куге аның гел аяз.

Гел аяз

Кыш китерсэ Кыш бабай,

Чэчэк алып килэ яз.

Чэчэк алып килэ яз.

© 2010-2022