Урок на тему «Тукай иленә сәяхәт»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Тимершина Гөлназ Рамил кызы һәм Зиннурова Гөлназ Рашид кызының, 3 нче Г сыйныфында үткәргән дәрес эшкәртмәсе. (2013 ел).

Сыйныф: 3Г, рус төркеме. Тема: Тукай иленә сәяхәт. Дәрес - сәяхәт. Максат: 1. Укучыларны Г. Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру; 2. Укучыларның сөйләм телен, иҗади фикерләвен үстерү, сүзлек запасын баету; 3. Г. Тукай иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисе, мәхәббәт тәрбияләү. Җиһазлау: Тукай әкиятләренә, тормыш юлына, иҗатына багышланган рәсемнәр, тормыш юлына багышланган презентация, "Туган тел" мультфильмы, китап күргәзмәсе.

Дәрес барышы. I. Оештыру этабы: Уңай психологик халәт тудыру. "Туган тел" мультфильмын күрсәтү. II. Төп өлеш: Укытучы: Исәнмесез, кадерле укучылар, дуслар! Бүген без сезнең белән Габдулла Тукай иленә сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәтебезне мондый сүзләр белән башлап китәсебез килә: "Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте. Моңсыз идек, Тукай безне моңлы итте" Ә кем соң ул Габдулла Тукай? Нинди эз калдырган безнең татар мәдәниятында? Зәңгәр күк йөзендә кояш балкып, кар сулары аккан чакта, шаулап-гөрләп яз ае - апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Габдулла Тукайның балачагы бик авыр була. Аңа 3 яшь булгач, кечкенә Габдулланың әнисе үлеп китә. Әни назын татырга да өлгермәгән сабый ниләр генә күрми! Кулдан-кулга, авылдан авылга күчеп үтә аның балачагы. Дөнья аңа бик күп мәшәкатьләр, авырлыклар бирсә дә, аның авылына, кешеләргә, теленә хөрмәте зур була! Габдулла Тукай кечкенәдән үк моңлы булып, шигырьләр, әкиятләр, халкыбызның җырларын тыңлап үсә. Тукаебызның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән үк белем алырга, эш сөяргә, зурларны хөрмәт итәргә, татар телебезне яратырга, табигатьне сакларга өнди. Ә хәзер шул шигырьләрнең берничәсен тыңлап үтик: (укучылар берәм-берәм шигырьләр сөйләргә чыгалар)

Укытучы:

Максимова Катя. "Безнең гаилә"

Укучы:

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи -
Безнең өйдә без җидәү: безнең песи - җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең белән бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

Укытучы:

Филиппов Богдан һәм Гайфуллина Алсу. "Кызыклы шәкерт"

Укучылар:

Бала:

Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Акбай:

- Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Бала:

- Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар - эш белү уңгайсыз ул!

Укытучы:

Григорьева Регина "Бишек җыры"

Укучы:

Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу,
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.

Йокла, углым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым,
Кичтән йокың кала да,
Еглап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сойләрем,
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.

Укытучы:

Лавриков Василий һәм Хайруллина Аделя. "Бала белән күбәләк"

Укучылар:

Бала:

Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?

Күбәләк:

Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,-
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!

Укытучы:

Слинков Аскар, Афанасьев Данил, Григорьева Алина, Гатиятуллина Аделина һәм Калиммуллина Эльвина. "Эш беткәч уйнарга ярый".

Укучылар:

Автор:

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.

Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.

Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш:
Кояш:

«И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»

Автор:

Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала:
Бала:

«Тукта, сабрит, уйнамыйм, ди, уйнасам, дәрсем кала.

Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».

Автор:

Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.

Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,
Ул да шул бер сүзне сайрый:

Сандугач:

«Әйдә тышка, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди әйбәт, нинди шәп уйнар заман!»

Автор:

Сандугачка каршыга биргән җавабында Бала:
Бала:

«Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрес, ди, әйтмәсәң дә уйнарым,
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»

Автор:

Ул, шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.

Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач
Чакыра тышка Сабыйны:

Алмагач:

«Әйдә тышка, күңлең ач!

Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,
Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»

Автор:

Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала:
Бала:

«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.

Тукта, сабрит аз гына, ди, и кадерле Алмагач,
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».

Автор:

Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене,
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны - барсыны.

Чыкты йөгреп бакчага:

Бала:

«Иә, кем чакырды, дип, мине?
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!»

Автор:

Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Көяш,
Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;

Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач,
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.

Укытучы: Габдулла Тукай безгә бик күп табышмаклар да язып калдырган. Әйдәгез әле, дуслар, табышмакларның җавапларын табыйк. ( укучылар табышмакларга җаваплар бирәләр, җаваплар слайдлар аша күрсәтелә).

Беренче табышмак:

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә,

Халык ашыга,

Китә басуга, урагын ура,

Бу кайчак була? (Җәй)

Икенче табышмак:

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява, җирлар дымлана -

Бу кайчак була? (Көз).

Өченче табышмак:

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Еглап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт

Я әйтеп кара? (Яз)

Дүртенче табышмак:

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил, буран,

Бу кайчак туган? (Кыш).

Укытучы: Шигырьләр дә сөйләдек, табышмаклар да әйттек. Ә нәрсә турында сөйләшмәдек соң әле? Укучылар: Әкиятләр турында Укытучы: Әйе, әкиятләр турында. Укучылар сез Габдулла Тукайның нинди әкиятләрен беләсез? (укучылар Габдулла Тукайның әкиятләрен әйтәләр).

Укучы:

Шүрәле.

Укытучы:

Ә кем ул шүрәле? Кем әйтә ала?

Укучы: Шүрәле кыяфәте белән кешене хәтерләтә. Куллары озын. Урман буйлап йөргәндә, алар тезгә, тез очларына тиеп китәләр, ә кайвакыт очлы үткен тырнаклары җиргә тиеп бара. Бармагы кургаш кебек каты,тырнаклары кәкре. Шүрәленең тәне йөнтәс яки ялангач, башы кечкенә, күзләре зур, кайчак колаклары бик озын, күкрәкләре аска салынып төшкән. Шүрәленең гәүдәсе кешедән күпкә зуррак, биегрәк. Чандыр, озын буе белән ул урман ешлыгында агачлардан аерылмый диярлек. Шүрәленең култык астында тишек бар. Аның аша Шүрәленең бөтен эчке әгъзалары да күренеп тора, имеш. Шуңа күрә бу зат кулларын беркайчан да югары күтәрми, чөнки култык астындагы тишеккә агач төртелергә мөмкин. Халык ышанулары буенча, ул тишеккә таяк яки бармак тыксаң, Шүрәле үлә. Шүрәле кеше кебек сөйләшә ала.

Укучы:

Су анасы.

Укытучы:

Ә кем соң ул су анасы? Кем әйтә ала? Укучы: Су анасы - татар мифологиясендә бер җан иясе. Миф буенча, аны ай яктысында басмага чыгып чәчен тараганга күрә аны еш күреп була, ди. Аның гәүдәсе кеше гәүдәсенә охшаса да бик үк зифа түгел: толымы җиргә җитеп бик озын, башы, озынча күзләре бик зур, тум кара, атылып чыгып тора, кашлары юк (шуңа күрә, кашы бик сирәк булган кешегә дә су анасы диләр), күкрәге бик киң һәм алга калкып тора, тәне бакыр сыман кызыл була, ди. Су анасы читкә чыгып чәчен тараганда кинәттән килеп чыксаң, ул куркып, тарагын онытып суга чумып китә икән.

Укучы:

Кәҗә белән сарык.

III. Йомгаклау.

Укытучы: Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Сөекле шагыйребез шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер аларны без өйрәнәбез. Аның әсәрләре җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Туган телгә мәхәббәт безгә Габдулла Тукайның И туган тел шигыре аша тәрбияләнде. Бүгенге сәяхәтебезне Габдулла Тукайның туган тел шигыре белән тәмамлыйсыбыз килә. (укучылар басып "Туган тел" җырын җырлыйлар)

Укучылар:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.


© 2010-2022