- Преподавателю
- Начальные классы
- Классный час на тему Җиңүгә 70 ел
Классный час на тему Җиңүгә 70 ел
Раздел | Начальные классы |
Класс | 2 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Галиева Р.З. |
Дата | 14.10.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
"Җиңү көне җиңел бирелмәде"
Сыйныф сәгате Экранда : "Җиңү көне җиңел бирелмәде...", "Бөек җиңүгә 70 ел!", "1941-1945" дигән язулар һәм "Ватан-ана чакыра" рәсеме. -Укытучының кереш сүзе: 1941 нче елның 22 нче июнь таңы туып килә. Иртәнге сәгать 4. Якшәмбе көн. Бөтен халык тирән йокыда. Шушы тыныч иртәне бозып, илебезнең көнбатыш чикләренә фашист танклары үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолетлар шәһәр һәм авылларыбыз өстенә бомбалар яудыра башлады. Сугыш башланды! - экранда видеофильмнан өзек күрсәтелә. Укытучы сүзе: илебезнең миллионнарча ир-егетләре эш коралларын сугыш коралларына алыштырды. Хәтәр сугыш елларында ил иминлеген сакларга дип Татарстаннаннан да 560 меңнән артык кеше фронтка китте. Алар дошман белән батырларча көрәште. 100 меңнән артык якташыбыз орден һәм медальләр белән бүләкләнде. 200гә якын Татарстан батырлары Советлар Союзы герое исеменә лаек булды. Җирдә яшәвебез белән без алар алдында бурычлы. "Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмас". Шәһәрдә һәм авыл җирендә бары картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Бөтен авырлыкларны җиңеп алар "Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен" дигән лозунг астында эшлиләр. Промышленность оешмалары һәм колхоз-совхозлар хәрби шартларда эшләүгә күчерелә. Завод эшчеләре граната корпуслары, шартлаткычлар өчен аерым детальләр эшлиләр. Эш сәгате 18әр, хәтта 20шәр сәгатькә сузыла. Беркем дә авырсынмый, беркем дә сыкраймый. Экранда : "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!" язуы һәм сугыш картиналары күрсәтелә. -Сугыш фактларда: 1 укучы: Сугыш чоры үсмерләре... Сугыш башланганда аларга 17-20 яшь иде. Шушы 17-20 яшьлекләрнең 100дән 97се генә кире әйләнеп кайта алды. 100дән 97се! Онытмагыз бу санны! 2 укучы: Сугыш... Бу- 1725 җимерелгән һәм яндырылган шәһәр һәм поселок, 70 меңнән артык авыл. Сугыш - 32 мең җимерелгән завод- фабрика, юкка чыккан 65 мең километр тимер юл. 3 укучы: Сугыш - 900 көнгә сузылган Ленинград блокадасы. Көнгә 125 грамм икмәк... һәм тыныч халык өстенә яуган тонналаган бомба һәм снарядлар. 4 укучы: Сугыш... Брест крепостеннан Мәскәүгә кадәр чигенү юлы - 1000 километр, җиңү юлы - Мәскәү- Берлин - 1600 км. Туп-туры очсаң, самолет белән 4 сәгатьлек ара. Ә үрмәләп, бер күтәрелеп, бер чигенеп, бер егылып, бер торып, үлем белән якалаша-якалаша үтелгән бу юл 4 елга, 1418 көнгә сузыла. 5 укучы: Сугыш - 1943 елның 22 мартында белорусь авылы Хатыньда тереләй яндырылган 149 кеше. Аларның 75 е балалар, иң кечкенәсенә 7 атна! Фашизмның яшәргә хакы юклыкка бары бер мисал бу! 6 укучы: Сугыш - көнгә 20шәр сәгать завод станоклары артында басып тору. Сугыш - авыл кешеләренең тозлы тирендә үскән икмәк, үгез җигеп сука сукалау, куллар канаганчы урак уру, көлтә бәйләү... Укытучы сүзе:фашистик Германиянең идарәче даирәләре СССРны 1941нче елда ук яулап алачакбыз дип ышаналар. СССРда һәм Польшада 120-140 миллион кешене юк итәргә исәплиләр алар. Ике документта - "Генераль ОСТ планы"нда һәм Герингның "Яшел папка"сында менә шундый калкуляция бирелә!.. Экранда тыл батырлары турындагы рәсемнәр. Укытучы сүзе: ир-атлар сугыш кырларында батырларча көрәшкәндә, тылда калган карт-коры, хатын-кызлар, үсмер балалар җиңүгә үз өлешен кертте: көнне төнгә ялгап, завод- фабрикаларда эшләде, үзе ач килеш фронт өчен икмәк үстерде, төн йокламый оекбаш- бияләйләр бәйләде, терлек үстерде, кием текте... Алар да фронтның алгы сызыгында булды. "Бар нәрсә фронт өчен, барысы да җиңү өчен" - тыл батырларының девизы менә шулай иде. укучылар:
- Күзләремә тирән эзен салган
- Йөзләремә сарылып, сеңеп калган
- Йөрәгемне авыр яралады
- Күңелемдә яши төер булып
Укытучы сүзе: Сугыш чоры балалары... Аларның да инде иң-иң кечкенәсенә 65-70 яшь. Вакыт аяусыз. Җиңү көнен якынайткан ветераннарыбыз әкрен-әкрен арабыздан китеп баралар. Саклыйсы, кадерлисе иде аларны!
Укучылар сөйли:
- Сабый гына идек ул елларда,
- Тулпар атлар киткәч яу кырына
- Әниләр, әбиләр, без- үсмерләр
- Урган учмалардан көлтә бәйләп,