- Преподавателю
- Начальные классы
- Классный час «Гомере аның моңлы бер җыр «(Муса Джалиль)
Классный час «Гомере аның моңлы бер җыр «(Муса Джалиль)
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Сарварова .Ч. |
Дата | 30.08.2013 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Поделитесь с коллегами:
Тема: Гомере аның моңлы бер җыр . Максат: Муса Җәлилнең тормыш юлын күзалларга өйрәтү, шигырьләренә салынган асыл фикерне табу,сөйләм телен баету, рольләп әсәрнең эчтәлеген сәхнәләштерү,язучы иҗатына, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. Җиһазлау: М.Җәлилнең портреты, китаплары, җәнлекләр рәсеме, компьютерда слайдлар, тестлар, тукталышлар өчен тау, өй, урман, һәйкәл, бакча рәсемнәре. 1. Оештыру. 2. Уңай психологик халәт тудыру. 3.- Укучылар бүгенге класс сәгатендә без язучылар турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Әйдәгез әле, искә төшерик. Без нинди язучыларны беләбез? - Бик дөрес укучылар.Безнең язучыларыбыз бик күп. Шулар арасында М.Җәлил дә бар.Ул безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның иҗатын белмәгән, аның искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр.
- Бүгенге сәяхәтне без М.Җәлилнең кыскача гына тормыш юлына һәм иҗатына багышларбыз.
- Балалар, сәяхәт итәбезме? Әзерме соң сез, сәяхәткә.Яле сынап карыйк.
- Бик дөрес балалар. Урман аша бик җиңел чыктык.Әйдәгез юлыбызны М.Җәлил сүзләренә язылган "Сәгать" җыры белән дәвам итик.
- Менә Икенче капкага якынлаштык.Тау аркылы үтү өчен табышмакларга җавап бирергә кирәк.
-
к у я н
к а ш ы к
б ә Р ә ң г е
к А р а н д а ш
К а з
П ы ч к ы
с ы Е р
С ә г а т ь
И к м ә к
(Вертикаль баганада " карак песи" килеп чыга.) Менә без сезнең белән Өченче капкага да якынлаштык.Өй янында туктап алырга кирәк булыр.Безнең кроссвордның вертикаль баганасында нинди сүз барлыкка килде? (Карак песи)
- Дөрес.Әйдәгез, шигырь эчтәлеген искә төшереп китик.
- Рәхмәт, балалар.Менә без шигырь эчтәлеген искә төшердек.Бу шигырь эчтәлеге безне нәрсәгә өйрәтә? (өлкәннәр сүзен тыңларга, кеше әйберенә рөхсәтсез тияргә ярамаганлыгын өйрәтә.)
- Балалар, без сезнең белән Дүртенче капкага да килеп җиттек. Игътибар белән карагыз әле. Бу рәсемнәр нәрсәгә охшаган? (һәйкәлгә)
- Нәрсә ул һәйкәл?
- Әйе укучылар, татар теленең аңлатмалы сүзлегендә һәйкәл сүзенә менә мондый аңлатма бирелгән. Укып китик.
- Һәйкәл- берәр тарихый вакыйгага яисә танылган шәхескә багышлап салынган архитектур яки скультур корылма.
- Сезнең һәйкәлләр күргәнегез бармы? (укучылар саныйлар)
- Чынлап та балалар, 1941-1954 елларда Бөек Ватан сугышы булган.Илебез халкы үзенең намусын, иреген, бәйсезлеген, туган илебезне яклау өчен көрәшкә күтәрелә. Безнең авылдан да сугышка 279 кеше киткән. Аларның 196 үлеп калган.83 е исән килеш кайта. Хәзерге көндә сугыш ветераннары аз калып бара. Быел сугыш беткәнгә 65 ел тула. Ничә генә ел үтсә дә сугыш китергән кайгылар һаман кешеләр күңелендә яши.(слайдларда авыл һәйкәле күрсәтелә)
Бу сугышта безнең сөекле шагыйребез М.Җәлил дә катнашкан.1942 елны ул фронтка китә. Сугышта авыр яраланып,әсирлеккә төшә - немецлар кулына эләгә.Җәлил һәм аның иптәшләре тоткынлыкта дошманга каршы көрәшәләр. Гитлерчылар моны белеп алып, аларны җәзага тарталар..М.Җәлил төрмәдә вакытта да шигырьләр язуыннан туктамаган. Туган илгә мәхәббәте, халкын яратуы шигырьләрендә чагыла.Аның төрмәдә язылган шигырьләре "Моабит дәфтәренә" тупланган.Аны безнең илгә Андре Темерманс исемле Бельгия кешесе алып кайтып бирә. Сез аларны югары классларда өйрәнерсез.М.Җәлилнең батырлыгы мәңгелек.Сугыштагы батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Аның истәлегенә Казан шәһәрендә, Оренбургта, туган авылы Мостафада да һәйкәл куелган. (Слайдта күрсәтелә)
- Менә Бишенче капкага "Шигърият бакчасына" да килеп җиттек. М.Җәлилнең "Җырларым" шигыре киләчәк буынга атап язылган. Ул шигырләренең мәңге яшәвен теләгән. Шагыйрь абый, шигырьләрем, җырларым сез яшәячәк көнгә барып җитсен,дип хыялланган. Безгә килеп ирешсеннәр дип теләгән.Аның теләге кабул булды. Шигырьләре һаман яши. М.Җәлилнең "Җырларым" шигырен без 3 нче затка үзгәрттек.Әлеге шигъри тәлгәшләрне тыңлап китик.
2. Сездә аның бөтен тойгылары, Сездә аның керсез яшьләре. Сез үлмәгәч, ул да онытылмады, Моңлы бер җыр булып яшәде!
3.Ул кабызды җырда ялкын итеп Йөрәге һәм хаклык кушканны. Җыры белән дусны иркәләде, Җыры белән җиңде дошманны.
4.Алдамаган аны түбән ләззәт, Вак тормышның чуар пәрдәсе. Шигырендәге чынлык , ут һәм сөю- Яшәвенең бөтен мәгънәсе.
5. Үлгәндә дә йөрәк тугры калган Шигырендәге изге антына. Бар җырын ул илгә багышлаган, Гомерен дә биргән халкына. 6.Җырлап үткән данлы көрәш кырын, Җырлап килгән тормыш язына. Соңгы җыры палач балтасына Башын тоткан килеш язылган.
7. Җыр өйрәткән аны хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомре аның моңлы бер җыр иде, Үлеме дә яңгырый җыр булып.
- Балалар, без М.Җәлилнең тормышы, иҗаты, шигырьләре буйлап сәяхәт иттек. Бик күп мәгълүматлар алдык.Хәзер белемнәрне тикшереп алыйк.
- Булдырдыгыз.Класс сәгате барышында барыгыз да актив катнашты.Бик күп нәрсәләр белдек. М.Җәлил турында сөйләшүне аның туган көнендә дәвам итәрбез......
- Сугышлар булмасын, күкләребез аяз булсын, балаларның шат авазлары тынмасын.Әйдәгез, бүгенге класс сәгатен яраткан җырыбыз "Кояшлы ил" җыры белән тәмамлыйк.