Гаилә бәйрәме Әти-әни белән бергәләп

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Гаилә бәйрәме Әти-әни белән бергәләпТатарстан Республикасы

Тәтеш районы Алабирде урта

гомуми белем бирү мәктәбе


Гаилә бәйрәме

1нче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Сөләйманова Зөлфирәнең

эш тәҗрибәсеннән


2013 нче ел

Максат: Бала белән ата-ана арасында мәхәббәт, әти-әниләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү.

Мәктәп белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.

Җиһазлау:Гаилә белән төшкән фотолар күргәзмәсе, әти- әниләр белән бергәләп

эшләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырыла.Зал матур итеп бизәлә, стенага гаилә турында канатлы сүзләр язылган плакатлар эленә:

Шатлык- күңелебездә,

Ал кояш - күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Гаилә бәйрәме бездә!

Кошлар сайраса, урман ямьләнә.

Гаилә нык булса, тормыш ямьләнә.

Укучы: Исәнмесез, әти- әниләр!

Укучы: Безнең гаиләләр җыелган

Ял итәр өчен бүген.

Сүзләремнең иң матурын

Әйтмичә мөмкин түгел.

Укучы: Бәйрәмсез бик күңелсез шул,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.

Җыр: Бәйрәм бүген!

Укытучы: Бер утыру үзе бер гомер дип

Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

Бер утырып серләр бүлешү

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр! Бүген без сезнең белән Гаилә бәйрәменә җыелдык.

Гаилә- ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер- берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Гаилә нык, тату

икән, димәк дәүләт тә җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти-әни- гаиләнең тоткасы булса,

балалар- гаиләнең көзгесе. Әти-әниләр гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Чөнки алар бала турында уйлап, борчылып яшиләр. Һәр ата-ана үз баласы турында минем балам игелекле,

шәфкатьле булып, таянычым булыр дип өметләнә.

Бүгенге кичәбездәге якты теләкләребез тормышка ашсын, балаларыбыз безгә карата рәхимле булсыннар иде. Әгәр дә бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгәге эшләрегез уңышлырак булыр.

Җыр: Яратыгыз!

Укытучы: Гаиләнең терәге- ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше- гаилә башлыгы.Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр ил терәге , гаиләнең төп таянычы да.Безнең әтиләребез без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар.

Шуның өчен безгә якын кешеләребезне, әтиләрне 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!

Сезгә, әтиләр, ныклы сәламәтлек, балаларга үрнәк әти булуыгызны, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, томыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәвегезне телибез!

Укучы: Бәйрәмегез белән , сезне, әтиләр!

Укытучы: Яраткан улларыгыз һәм кызларыгыз сезне бәйрәм белән котлап, җыр, шигырьләр, бүләк итәрләр.

Рәхим итегез, балалар!

Укучы: Әти безнең терәгебез,

Әти безнең яклаучы.

Авырлыклар китермичә

Давыллардан саклаучы.

Укучы:Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше, гаҗәп кеше.

Сабантуйларда әле

Җиңгәне булмаса да,

Ул иң - иң көчле кеше

Баһадир төсле кеше.

Укучы:Ул зирәк тә, шаян да.

Акыллы да, гаҗәп тә

Кем дисезме, ул кеше?

Безнең әти, әлбәттә.

Укучы: Әти эштән кайтып керсә,

Өйләр яктырып китә.

Көне буе сагынгандыр,

Ул да кайта атлыгып.

Укучы: Хәлне сорый, баштан сыйпый,

Миңа чаңгы көйләшә.

Әнием белән дә әти

Гел елмаеп сөйләшә.

Укучы: Барыбызга да булыша.

Үзенең дә күп эше.

Әнигә, миңа, энемә

Әти- иң кирәк кеше.

Укучы: Хөрмәтле әтиләр, сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Шатлык һәм сәламәтлек

сезгә телибез!

Укучы:Сезгә булган олы хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык, куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә!

Җыр: Әткәй.

Минем әткәй көндә эшкә китә.

Арып кайта аннан кичләрен.

Елмаюы итеп алып кайта

Шәфкатьләрнең алсу төсләрен.

Әткәй,әткәй, синнән башка тагын

Кем бар шундый бала бәгырьле?

Кояш сыман әнкәй берәү булса,

Син дә безгә шулай кадерле.

Укучы:Кая барсаң, күз алдында,

Һәрчак күңелдә яши.

Ул- безнең иң якын кеше

Ул, белегез, __ кем? (Безнең әни)

Укучы: Кем куллары өйне,җирне ямьли?

Изгелеге үлчәү тапкысыз

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы

Яшәү яме- әнкәй, хатын-кыз.

Әни - ул һәркем өчен кадерле һәм изге зат. Тормышыбызга ямь бирүче, шәфкатьле,

иң мәрхәмәтле газиз кешебез. Әни баласына тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән туендыра, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли, гомере буе газиз баласы өчен

борчыла. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана.Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше - ана.

Әни -җир йөзендәге иң якын, иң изге сүз. Әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле

булсыннар!

Укучы: Син,әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Укучы: Нинди генә зарым булсын,

Нинди генә моңым булсын,

Нинди генә серем булсын,

Сөйләми дә, сорашмый да

Әни белә.

Укучы :Әнием, кадерлем,

Син-энҗе бөртегем.

Син- хөрмә җимешем.

Син- йөрәк тибешем.

Укучы: Әнием, әнием,

Иң кадерлем ,син минем.

Мин сине яратып, иркәләп торырмын.

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын.

Җыр: Әниемә.

Сөекле әниләребез! Бүгенге бәйрәм тәнегезгә җиңеллек, җаныгызга ял, күңелләрегезгә

шатлык, өегезгә иминлек алып килсен!

Укучы:Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып!

Укучы: Алмадык сатып бүләкләр.

Без үзебез ясадык.

Үзең хезмәт куйган әйбер

Зур бүләк дип санадык.

(Бүләкләр тапшыру)

Укытучы: Гаиләнең ныклыгы,татулыгы күп нәрсәләргә бәйле.Хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм:

Кайвакытта корыч кебек каты,

Ә кайчак әремнән дә әче.

Кайвакытта кылыч кебек үткен.

Елан кебек чага да белә ул.

.

Укучы: Үз телем - татар теле

Сандугачлар теле бит ул.

Үзе гали, үзе бөек

Әһәңле һәм моңлы бер тел.

Укучы: Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

Укучы: Туган телем күп еллардан бирле

Чәчәк ата йөрәк түремдә.

Әнкәй - әткәй дигән иң беренче сүзне

Мин әйткәнмен татар телендә.

Укучы: Рәхмәт, сиңа әнкәй

Рәхмәт, сиңа әткәй

Саф татарча исем биргәнгә.

Үз дәүләтең, үз милләтең барын

Онытма, син кызым, дигәнгә.

Укучы: Бергәләп җырлыйк туган тел турында.

Кечкенә чакта җырлаган кебек.

Һавада кояш, җирдә туган тел

Булмаса әгәр, зураймас идек.

Укучы: Сөенеп җырлыйк,Туган тел җырын,

Онытканнарның бәгырен телеп.

Мин бит -татар баласы диеп,

Кешеләр һәрчак торсыннар белеп.

Җыр: Туган телем.

Укытучы: Бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез.Сәламәтлек_ кешенең иң зур байлыгы. Көчле, җитез, түземле, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Хәзер үткәреләчәк бәйге дә"Әти-әни һәм мин -сәламәт гаилә" дип атала. Бу бәйгедә әти-әниләр командасы белән балалар командасы ярыша.

Бәйге барышын дәрәҗәле жюри күзәтеп барачак

.

1. "Сазлык аша барабыз".

2. Шарны алга таба аяк белән этеп бару.

3. Балык тоту.

4. Иншалар уку. "Минем гаиләм"(Кемнәр гаиләсе турында язылган?)

5. Шарлар җыю.(Кем кочагына күбрәк шарлар сыйдыра?)

6. "Оста укчы".(Кәрзингә нарат күркәләрен ыргыту)

7.Сорауларга җавап.(Спорт өлкәсенә караган сораулар)

-Футбол кырының уртасында нинди геометрик фигура бар?

-Малайларның яратып уйнаган кышкы уены.

-Кышкы спорт мәйданчыгы ничек атала?

-Спорт мәйданындагы җитәкче кеше.

8."Көнгерә."( Туп белән сикерү)

Укытучы: Сүзне жюри әгъзаларына бирәбез.(Алар бәйгегә нәтиҗә ясыйлар.Ике командага да бүләкләр тапшыралар).

Укытучы: Бәйрәмне дәвам итәбез.(Әти-әниләр турында җырлар, шигырьләр, биюләр).

1.Шигырьләр: "Әтием белән бергә","Әнием", "Әтием кайтыр эштән", "Әнигә генә"

2.Татар халык биюе.

3.Җыр "Гөлләрем"

Укытучы: Бүгенге бәйрәм кичәсе ахырына якынлашты.Бәйрәмдә катнашучы барлык әти- әниләргә һәм балаларга рәхмәтемне белдерәм.

Иң матур көн- бүгенге көн!

Иң матур җир- син яшәгән төбәк!

Иң яхшы ял -рухи канәгатьлек биргән ял!

Иң зур байлык - сәламәтлек!

Сәламәт булыгыз, эшегезгә, гаиләгезгә зур уңышлар! Балаларыгыз сәламәт,эшчән,

намуслы, зирәк,әдәпле, кыю булып үссеннәр! Алар сезгә бүгенгедәй бары шатлык китерсеннәр!

Кадерле балалар,әти-әниләребезгә карата игътибарлы булыйк!Аларга һәрвакыт

булышыйк, аларны олылыйк!Үрнәк тәртибегез, тырышып укуыгыз,ягымлы сүзләрегез

белән аларны һәрвакыт шатландырып яшәгез!

Җыр яңгырый: "Матур булсын !"


© 2010-2022