Әниләрнең бәхете безнең кулда

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ӘНИЛӘРНЕҢ БӘХЕТЕ БЕЗНЕҢ КУЛДА.

"Алтыннан да бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә, тәрбиле баладыр. Тәрбияле бала, дөньяда җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер".

Р.Фәхреддин Тема: Әниләрнең бәхете безнең кулда. Максат: Әдәплелек, әхлаклылык тәрбияләү, бала белән ана арасында мәхәббәт, әниләргә карата ихтирам, хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлар: Интерактив такта, мультимедиа аппараты, компьютер, Ризаэддин бине Фәхреддин "Тәрбияле бала" китабы, ана образын чагылдырган рәсемнәр, укучыларның шигырьләре, иншалары; "әниләрнең кулларыннан гөлләр тама" дигән күргәзмә (әниләр пешергән ризыклар, кул эшләре).

-Кош очар өчен, кеше-бәхет өчен яратылган. Безнең барыбызның да бәхетле буласы килә һәм һәркемнең бәхетле булырга хакы бар.

Бәхет төшенчәсе бик күп нәрсәне үз эченә ала.

Балалар, нәрсә ул бәхет, сез ничек уйлыйсыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана).

Бәхет-тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе. Бәхет хезмәттә, тырышып укуда, эшләүдә. Бәхет-җылыда яшәү, тәмле ашау, матур киенү, күңел ачу гына түгел. Әти-әниең булу-чиксез зур бәхет. Әти-әни янында бер кайгысыз, рәхәт, бәхетле яшисез, тамагыгыз тук, өстегез бөтен, күзләрегез нур, шатлык чәчеп тора. Әти-әниле гаиләдә үскән балалар әдәплерәк, тәүфыйклырак булалар. Димәк, сез әти-әни янында бәхетле яшисез.

-Ә менә кем дөньяга кеше бүләк итә, ә кешегә якты дөньяны? (Әниләр)

-Әйе, без бүген әниләр бәхете турында сөйләшәбез.

-Кадерле әниләребез безне тормышта да сулышлары белән җылыталар, назлары белән иркәлиләр, тәмле ризыклар ашаталар, куйган хезмәтләре белән безгә үрнәк булып торалар.

Укучылар һәм кунаклар белән "Әниләрнең кулларыннан гөлләр тама" дигән күргәзмә карау.

"Иң яхшы мактаучы" бәйгесен игълан итү (укучылар кунаклар алдында әниләренең пешергән ризыклары, кул эшләре турында сөйлиләр.

2. Балалар, сезнеңчә ничек, ана бәхете өчен нәрсә кирәк? (Тәрбияле бала).

Экрандагы эпиграф укыла.

Бу алтын сүзләрне безгә Р.Фәхреддин язган. Ул - мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист, шәрыкъ белгече һәм философ. Үзенең "Балаларга үгет-нәсыйхәт" китабыннан "Тәрбияле бала" турында укып үтик. (Һәрбер укучыда "Балаларга үгет-нәсыйхәт" китабы. Үгетләр белән танышу).

Хадистә болай диелгән: Җәннәт аналарның аяк астында.

4. Роберт Миңнуллинның "Әнкәй безне Сөннән алып кайткан" җыры тыңлап үтелә.

5.Әниләрегез сезне һәрвакытта аңларга тырыша, кичерә. Ә сез әниләр алдында бурычны ничек аңлыйсыз? Сез ул бурычны үтисезме? (Җаваплар тыңлана).

6. Укучылар, Р.Фәхреддинның "Балаларның ата-ана алдында вазыйфалары" дигән үгетен игътибар белән тыңлап үтик.

(Укучылар тарафыннан үгетләр укыла).

-Әйе. Безнең дөньяга килүебезгә ата-аналарыбыз сәбәпче булган. Алар безне тәрбияләп үстергәннәр. Тормышларының иң кыйммәтле вакытларын безгә биргәннәр, безне караганнар. Күпме тырышсак та, ата-ана хакын түләп бетерү мөмкин түгел. Ләкин, алар бездән канәгать, эшләребездән риза булсалар, без балалык вазыйфаларыбызны үтәгән булабыз.

"Иң яхшы шигырь язучы" бәйгесен игълан итү.

(Укучыларның әниләре турында иҗат иткән шигырьләрен, иншаларын уку).

7. Ә хәзер, экрандагы бу рәсемгә игътибар итегез. Бу әниләр бәхетлеме?

"Иң бәхетле әни" бәйгесен игълан итү. (Укучылар ясаган рәсемнәр буенча җиңүчене билгеләү).

8.Укучылар, ата-ананың балаларына карата нинди бурычлары бар? (Җаваплар тыңлана).

9.Ә хәзер Р.Фәхреддинның "Ата-ананың балаларына карата булган вазыйфалары" дигән фикерләре белән танышып үтик.

Йомгак ясау: Ата-ана: "Мин бәхетле!" - дип әйтә алсын өчен, сезнең тәрбияле, ата-анагызның терәге булып үсүегез кирәк. Ата-ананың хәер-фатихасын алып яшәргә тырышыгыз һәм шулай ук Р.Фәхреддин киңәшләрен онытмасак иде.

Роберт Миңнуллин сүзләренә, Илгиз Закиров көенә язылган "Әнкәмнең догалары" җыры белән тәрбия сәгате тәмамлана.


© 2010-2022