Татар теленнән технологик карта. 3 сыйныф

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МАМАДЫШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ЮГАРЫ СОН УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ








Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (технологик карта)

3 сыйныф

Тема: Җөмлә. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.






Төзеде :башлангыч сыйныфлар укытучысы

Хадиуллина Эльвира Зайналовна



Тема

Җөмлә. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре

Максаты

Балаларны җөмлә ахырында дөрес итеп тыныш билгеләре куярга өйрәтү,сәнгатьле укуны камилләштерү , игътибарлылык тәрбияләү

Көтелгән нәтиҗә

Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгесе куярга ирешү, бирелгән җөмләләрне дөрес интонация белән укуга , хикәяләр язганда төрле тыныш билгеләре кергән җөмләләрне куллана белү.

Төп төшенчәләр

Хәбәр итүне белдерү, хис белән хәбәр итүне белдерү, белергә теләп әйтелү, сөйләм, интонация

Предметара бәйләнеш

Татар теле, уку, әйләнә-тирә (рәсем буенча эш вакытында) белән таныштыру

Ресурслар

Татар теле дәреслеге, авторлары А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова(3 сыйныф)

Рәсемнәр.

Класс белән эш

Фронталь эш, индивидуаль эш, парлап эш

Үткәрү технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре

1 этап.Оештыру өлеше.

Максат: укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру

Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру

1 этап. Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру

Бирем 1. Хор белән әйтү:

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сезгә!

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә, аларның ни өчен кирәкле кабатлана.

Матур язу күнегүе үткәрү.

Л Л М М А Я л м я а

Агачларны салкын сихерләгән:

Алар йоклый төренеп бәсләргә.

Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.

Шәхес буларак блок (әхлакый-этик бәяләү)

2 этап.Белемнәрне актуальләштерү.

Максаты :җөмлә турында искә төшерү.

Көтелгән нәтиҗә:

Җөмләнең сүзләрдән торуын, иң кыска җөмләнең бер сүздән төзелүен, җөмләнең беренче сүзе баш хәрефтән язылуын, җөмлә тәмамланган уйны белдерүен, җөмлә беткәч тыныш билгесе куелуын искә төшерү.

2 этап.Белемнәрне актуальләштерү.

Күнегү 93.

Дәреслектәге рәсем буенча эшлибез.

-күнегүгә карата биремне укыгыз.

-рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?

-алар нишлиләр?

-алар турында нәрсә хәбәр итә аласың?

-син аны хәбәр итү өчен нәрсә кулландың?

-җөмләнең схемасын сызыгыз.

-җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куйдыгыз?

-тагын нинди тыныш билгесе куярга мөмкин?

-әйтмә сөйләмдә без аны ничек белдерә алабыз?(проблема куела)

2 этап.Белемнәрне актуальләштерү.

Регулятив эшчәнлек(укучылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү)

Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку)

Коммуникатив эшчәнлек(сораулар куелышы, информация табу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү)

3 этап.Яңа тема өстендә эш.

Максаты: җөмлә ахырында тыныш билгеләренең куелуын аңлату.

Көтелгән нәтиҗә:

-җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү,

-җөмләләрне дөрес интонация белән укуны камилләштерү

3 этап. Яңа тема өстендә эш.

-Димәк, телдән хикәя төзегәндә без үз хисләребезне белдерергә теләсәк без дөрес интонация сайларга тиеш булабыз икән.

Күнегү 92.

-күнегүгә карата биремнәрне укыгыз

-һәр юлдагы сүзләрне укыгыз

-һәр юлдагы сүзләрдән җөмләләр төзегез

-кем дөрес тавыш белән укып күрсәтә ала

-бер -берегезгә укыгыз, иптәшегезнең интонация белән укуын тикшерегез

-бу җөмләләр ничәшәр сүздән тора?

-җөмлә ахырына нинди тыныш билгесе куелырга мөмкин?

-җөмләләрне рәттән куйгач нәрсә килеп чыкты?

- -хикәягә исем куеп күчереп язабыз, инструктаж бирелә.

3 этап.Яңа тема өстендә эш.

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек(сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү)

Шәхес буларак эшчәлек (әхлакый-этик бәяләү)

4 этап. Ныгыту.

Максаты: алган белемнәрне ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә:

--җөмләләрне дөрес тавыш белән уку,

-дөрес тыныш билгесе куеп яза белү,

4 этап. Ныгыту.

Күнегү 101.

- күнегүгә карата биремнәрне укыгыз,

-җөмләләрне укыгыз,

-кем дөрес тавыш белән укып күрсәтә ала?

-бер - берегезгә укыгыз, иптәшегезнең интонация белән укуын тикшерегез,

-җөмлә ахырына нинди тыныш билге куелуы сезгә дөрес укырга ярдәм иттеме?

-күчереп язабыз, иптәшегезнең эшен тикшерәбез.

Күнегү 101.

- күнегүгә карата биремнәрне укыгыз,

-җөмләләрне укыгыз,

-нинди проблема белән очраштыгыз?

-кем дөрес тавыш белән укып күрсәтә, кем тагын да дөрес итеп укып күрсәтә алам дип уйлый?

-текст ахырындагы биремне укыйбыз.

-тексттан төрле сүз төркемнәренә мисаллар табып, таблицага язабыз.

исем

фигыль

сыйфат

алмашлык


4 этап. Ныгыту.

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек(сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу)

Шәхес буларак эшчәлек(әхлакый-этик бәяләү,мәгънә төзелеше)

5 этап.Тикшерү күнегүләре.

Максаты:үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

Көтелгән нәтиҗә:

-җөмләләрне дөрес тавыш белән уку,

-дөрес тыныш билгесе куеп яза белү

5 этап. Тикшерү күнегүләре

Күнегү 93(2 бирем)-сөйләм әдәбе өчен бирем.

- күнегүгә карата биремнәрне укыгыз,

-җөмләләрне дөрес интонация укыгыз.

5 этап.Тикшерү күнегүләре

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү)

Шәхес буларак эшчәлек (мәгънә төзелеше)

6 этап. Йомгаклау.

Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия

Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Көтелгән нәтиҗә:

-Дәрестәге эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү

-җөмләләрне дөрес тавыш белән уку,

-дөрес тыныш билгесе куеп яза белү,

-алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү.

-Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

-Үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?

-Җөмлә ахырында куелырга тиешле тыныш билгеләрен без ничек белә алабыз?

-Аны безгә ни өчен белергә кирәк?

-Тагын хәтерегездә яхшырак калсын өчен , хәзер бер-берегезгә сөйләп карагыз.

Өй эше бирү. Шәхси биремле карточка.

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү.

Шәхес буларак эшчәлек(мәгънә төзелеше, укуның дәлилләре)

Регулятив эшчәнлек(бәяләү)

Коммуникатив эшчәнлек(фикерне әйтә белү)


© 2010-2022