Гаиләм-минем үрнәгем!

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Питрәч районы икенче номерлы урта гомүм белем бирү мәктәбе

Гибатова Гөлназ Сәлимҗановна

башлангыч сыйныф укытучысы

Гаиләм- минем үрнәгем!



"Үрнәк булып яшик җир йөзендә, Калдырыйк без бары яхшылык!"

Максат: гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны - олы, кечене - кече итә белү, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Экран аша Гүзәл Уразованың "Бал җимешем " җыры һәм клибы залга куела.

Укытучы чыгышы: Исәнмесез, кадерле әти-әниләр һәм балалар "Гаиләм-минем үрнәгем " дип исемләнгән кичәбезне башлап җибәрәбез.

Кадерле кунакларыбыз ! Кайберләрегезнең бәлки кичектергесез эшләре дә булгандыр. Әмма сез бүгенге көнегезне балаларга багышладыгыз. Рәхмәт сезгә! Гаилә терәге әтиләр булса, бала тәрбияләүдә әниләрнең йогынтысы бик зур. Ата-ана канаты астында балалар тыныч күңел белән яшиләр.

Дөнья мәшәкатьләрен бераз гына онытып балаларыбыз белән бергә булыйк. Шуңа да бүген сезне үзебезгә кунакка чакырдык.

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк. 1 укучы: Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 2 укучы: Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын Сөйләшәләр үзара: "Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!"

  1. укучы: Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;
Ансы да сөйли тагын:"Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!" Хамеева Алия "Бәйрәм бүген" җырын башкара.

Укытучы: Чыннан да, кадерле дуслар, ничек инде бүгенге көнне бәйрәм дип әйтмисең, бүген иң кадерле, газиз кешеләр - әти - әниләребез безнең яныбызда. Аларның мәктәпкә килеп, безнең белән уртак шатлыкларыбыз, бәйрәм итәрлек сәбәпләр булуын бәйрәм дими ни дисең?!. Һәрвакыт шулай бәйрәм итәрлек сәбәпләр, күңелләргә рәхәтлек бирүче очрашулар ешрак булса иде.
  • Хөрмәтле әти-әниләребез! Әйдәгез әле сүзне сезнең балаларыгызга бирәбез. Өйдә алар бик матур итеп үзләренең гаиләләре турында иншалар язып килергә тиеш иделәр.
(Балалар язган иншаларын укыйлар һәм презентацияләрен күрсәтәләр).

Ш. Галиев "Кем нәрсә ярата?"шигыре (балалар чиратлашып сөйлиләр)

- Мин үскәч абый булам.

Аннары бабай булам.

- Ә мин бабай булгач та

Гел әйбәт малай булам.

- Мин үзем әти булам,

- Ә мин дәү әти булам.

- Үскәч кем буласымны

Мин әле әйтми торам.

- Мин батыр солдат булам.

- Ә мин космонавт булам.

- Ә мин Гата Камский кебек

Шахматта җиңеп чыгам.

- Мин Рудольф Нуриев кебек

Булам оста биюче.

- Ә мин очучы булам да

Көн дә йөрим сунарга.

- Ә мин белмим, әнидән

Онытканмын сорарга.

- Ә мин бик озын булам.

Үсим әле тагын да.

- Ә мин бик көчле булам.

Әтием төсле булам.

- Мин комбайнчы булам.

Кырда иген урырга.

- Ә миңа әни үскәч,

Куша кеше булырга.

9. Бәхетле без бу дөньяда

Әти-әни булганга.

Туган җирем күкләренең

Күге аяз булганга.

10. Бәхет кайда? Безнең өчен

Ул бары янда гына.

Әти-әниле булу

Зур бәхет була безгә!

-Әйе, балалар сез бик бәхетлеләр. Сезнең үрнәк итеп куярлык әти-әниләрегез бар. Безнең районыбызда да андый гаиләләр аз тугел. Моны күреп күнел сөенә. Бүгенге кичәбезгә дә без, сыйныфыбызда үрнәк булып торган, иң тыйнак, иң күркәм дүрт гаиләне чакырдык. Сүз тыңлап килгәннәре өчен барысына да рәхмәт. Әйдәгез әле башлап танышыйк. (Һәр гаилә үзе турында кыскача сөйли).

Музыкаль пауза "Бәхетлеләр саклый гаиләне" җыры.

Гаиләләрне интеллектуаль яктан сынау. Әтиләргә "Табышмак әйтәм- тап" уены. Әтиләрнең зирәклеген сыныйк әле.

1. Ул бөтен өйдә дә бар. Аның белән әтиләр эшли. Кайчагында әниләр кулына да эләгә. Шаян малайлар кулына да эләккәли. Ул чагында бу корал кадакка түгел, бармакка төшә. ( чүкеч)

2. Ул төп аралашу чарасына әйләнеп бара. Аны сөйләшә белә торган һәркем куллана. Өйнеке дә, кесәнеке дә була. Ул булмаган бер өй дә юк. Хәтта әбиләр кулында да күрергә була, чөнки балалар хәлен белергә кирәк. (телефон)

4. Аны бөтен кеше дә ярата, чөнки ул - төп ял итү җиһазы. Аеруча әтиләр. Арып эштән кайтканнан соң, аңа утырып рәхәтләнеп телевизор карыйлар. Аның чүп- рәктән дә, күннән дә эшләнгәннәре була. (диван)

5. Ул - татар халкының милли ашамлыгы. Кунаклар килгәндә пешерелә. Түгәрәк була, мичтә яки духовкада пешә. Эчендә тәмле әйберләре була: йөзем, дөге, җимеш... (бәлеш, гөбәдия)

6. Ул әтиләрнең яраткан әйберсе. Кайчагында аның эчендә әниләрне дә күрергә мөмкин. Ләкин йөртә белмәсәң, кирәкле документың булмаса, аңа утырырга ярамый. Хокук саклаучылар да аны туктатырга бик ярата. (машина)

7. Аны барлык кеше дә ярата. Ул бер дә искерми, гел яңара. Арган чакта ял иттерә. Нәни балаларны йоклатканда да кирәк. Ул елата да, моңландыра да, күңелне дә күтәрә. (җыр)

- Молодцы, әтиләр! Афәрин! Сезнең хөрмәткә балаларыбыз "Әннәги- геннәги" җырын башкаралар.

Чират әниләргә. Аларны да сынап карыйк әле. Әниләргә мәкальләр.

- Ир баш, хатын... (муен)

- Ана күңеле - балада, бала күңеле-... (далада)

- Өйнең яме ... белән (бала)

- Оясында ни күрсә, очканда ... (шул булыр)

- Ни чәчсәң, шуны...(урырсың)

- Агач җимеше белән, кеше...(эше белән)

- Ата-анасын тыңлаган- адәм булган, тыңламаган- ..(әрәм булган)

- Ата - беләк, ана- ...(йөрәк)

- Әткәй - шикәр, әнкәй- ...(бал)

- Ата-анасын тыңламаган, олыгайгач үзе дә...(игелек күрмәс)

-Рәхмәт, әниләр! Мәкальләрне күп беләсез икән.

"Озак яшә әнкәй " җыры башкарыла.



Рәхмәт кадерле әти -әниләр. Күрәм сезнең һәркайсыгыз сынатмый бүген.

Балалар өчен дә табышмаклар әзерләдем.

1. Ул елга бер генә килә, аны һәркем көтеп ала.(туган көн)

2. Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли (әби)

3. Ул- гаиләнең алтын баганасы (әти)

4. Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен дә иң кадерле кеше - ...(әни)

5. Үзе кечкенә, үзе елак, ә шулай да аны яраталар (бәби)

6. Аның белән һәр бала уйнарга ярата (уенчык)

7. Ул миңа "балам" ди, ә әти-әни аңа "әти" дип дәшә. Ул миңа кем? (бабай)

8. Һәркемдә дә бар. (исем)

9. Нәрсәне әзерләсәң дә ашап булмый? (дәрес)

-Рәхмәт балалар, сез бик җитез һәм тапкыр булып чыктыгыз.

Ә хәзер балалар белән әти-әниләр нинди ягымлы сүзләр белән бер-берсенә эндәшәләр икән? Аларны тыңлыйк.

Балалар белән әти-әниләр әйтешәләр.

Бик матур сүзләр генә әйтешеп яшисез икән.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә!

Шатлык-куаныч һәм зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә!

Укытучы шигырь укый.

Ата-ана хакы дигән

Кануннар яшәп калсын.

Гаиләләр һичкайчан да

Кыйбласын югалтмасын.

Ата-анадан башка

Бар нәрсә дә табыла.

Һәр бала ата-анага

Изге итеп табына.

Биедек тә, җырладык та

Шигырьләр дә сөйләдек.

Бәйрәм итеп уйнап алдык

Матур көйләр көйләдек.

Бәйрәмебез бетеп килә

Гаиләләргә әйтик шуны:

Сәламәтлек, бәхет телик,

Һич белмәсеннәр борчуны.

Хөрмәтле әти - әниләр! Бу кичтәге якты теләкләребез тормышка ашсын! Балаларыгыз сезгә карата рәхим-шәфкатьле булсыннар иде. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшегездә җиңелрәк булыр. Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда дәвам итсен.

"Әтием-әнием" җыры башкарыла"
Шулай итеп безнең кичәбез тәмам. Сезгә алдагы көнегездә гаиләләрегезгә иминлек, хәерле озын гомер теләп саубуллашабыз. Бу дөньяда кемдер бәхетне зур акчада, кемдер саулыкта, кемдер байлыкта күрә. Бүгенге көннән һәркемгә үзегез көткән бәхет килсен, тыныч, матур гаиләләр булып яшәгез!



© 2010-2022