Внеклассная работа Гаилә бәйрәме

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



4-класста әти-әниләр белән үткәрелгән кичә.

Внеклассная работа Гаилә бәйрәме


Гаилә бәйрәме.

Укытучы: Хөрмәтле кунаклар! Без бүген укучылар һәм әти-әниләр белән бергәләп гаилә бәйрәменә җыелдык.Укытучы, әти-әни, балалар бер гаилә кебек яшибез.Кичәбездә дуслык тагын да тирәнәер, кунаклар да актив катнашыр дип өметләнәм.

Көннең яктылыгы-кояшта,

Күкнең матурлыгы- йолдызларда,

Җирнең гүзәллеге- хатын-кызларда.

Тормышны ямьләндерүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләр кемнәр соң?Гаилә ныклыгы, көче, иминлеге кемнән тора соң? Әйдәгез әле, жавапны балалардан сорыйк.

Монтаж.

1.Әтиләрне-әниләрне

Кадерлибез,зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

2.Уйныйк әле.җырлыйк әле

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагынып сөйләрлек итеп.

3.Син яраткан иң матур сүз

Нинди сүз ул бәбкәем?

Иң назлы сүз,иң якын сүз

Иң матур сүз-Әнкәем!

4.Бар тагын бер иң матур сүз

Һәрвакыт син әйткәнең.

Ансы нәрсә,ул матур сүз

Ул якын сүз-Әткәем!

6.Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәрдәй өй кирәк.

6.Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин ил кирәк.

Җыр ,,Кояшлы ил".

7.Тик син генә, Әнкәй ,тик син генә

Сабый чакта мине баккансың.

Төн йокыңны бүлеп уянгансың.

Юрганымны килеп япкансың.

8.Тик син генә,Әнкәй,балам диеп,

Сыйпагансың минем башымнан.

Җил-давылдан мине яшергәнсәң,

Җылы куеның һәрчак ачылган.

9.Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә- якты дөньяны?

Тойгылары-кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны.

10.Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы,ягымлы7

Шатлыкларын башкаларга бүлеп.

Кайгыларга түзем, сабырлы.

11.Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

12.Кем куллары өйне.җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә.яшәү чыганагы.

Бергә:Тормыш яме- Әнкәй.хатын-кыз!

Жыр ,,Кояш гомере".

13.Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше,гаҗәп кеше.

Сабантуйларда әле

Җиңгәне булмаса да,

Ул иң-иң көчле кеше,

Баһадир төсле кеше.

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да,әйбәт тә.

Кем дисезме?

Ул кеше-

Минем Әти,әлбәттә

Җыр ,,Әтием".

14.Күршегезне көлдерегез,

Үзегез дә көлегез.

Көләч кеше озак яши,

Таза була,белегез!

15.Бүген кайгыру урынсыз,

Рәхәтләнеп көлегез.

Тирә-юньдә уен- көлке,

Мәзәк хәлләр,күрегез!

Көлке хәлдән көлә белү-

Бик файдалы-белегез.

16.Әйдәгез бер рәхәтләнеп

Шаярыгыз.көлегез.

Рәхәтләнеп көлә белү

Витамин ул- белегез.

Көлегез.көлегез,

Файдасы күп, белегез.

Укыытучы: -Әйе.балалар. Әти-әниләр безгә иң якын кешеләр. Алар туган көнегездән алып бишек җырларын көйли-көйли бөтен өметләрен, хыялларын сезгә багышлыйлар. Әниләр бишек җырлары җырласа. әтиләр үчти-үчти сикерткән Һәм хәзер дә балаларының акыллы, белемле булулары өчен тырышалар.

Ә хәзер әти-әниләрнең,балаларның җитезлеген, ныклыгын, татулыгын үзебезнең уенннарда сынап карыйк.(2 команда җыю, жюри сайлау).

Уеннар.

1.Шар кабартып шартлату.

Концерт номеры.

2.,,Электростанция" сүзеннән кайсы команда күбрәк сүз җыя?

3.Күз бәйләп шашка ташу.

Концерт номеры.

4.Буй буенча тезелү(кайсы команда тизрәк).

5.Реклама уйлап тәкдим итү.

6.,,Дротики".Кайсы команда күбрәк очко җыя.

Концерт номеры.

7.Прищепка чүпләтү.

8.,,Боулинг".

9.,,Баш бухгалтер".(Акча санау)

Концерт номеры..

10.Күз бәйләп бала тану.

11.Блиц-турнир.

Жюрига сүз бирү,җиңүче команданы билгеләү , дипломнар тапшыру.

Күнелле булды кичә,

Мичтә бәлешләр пешә.

Хәзер инде ял итик

Бергәләп чәйләр эчик.

Чәй эчү.

© 2010-2022