Урок развития речи

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. В. Осееваның "Зәңгәр яфраклар" хикәясе белән танышу.

Тип: ЛГКК

Максат:

1. Белем бирү максаты:

Укучыларны В. Осееваның "Зәңгәр яфраклар" хикәясенең эчтәлеге белән таныштыру.

2. Үстерү максаты:

Дөрес уку күнекмәләрен үстерү;

3. Тәрбия максаты:

1) яхшы дус булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәклегенә төшендерү;

4. Танып белү максаты:

безнең төбәктә үсә торган агач исемнәре.

Җиһазлау: Татар теле : 5 нче сыйныф өчен дәреслек / Хәйдарова Р.З., Белоусова Л.Д., Хәбибуллина Э.Н. - Казан: Мәгариф, 2006. - 121 - 122 нче битләр.

Дәрес барышы. I. Оештыру. Уңай психологик хәләт тудыру. Дежур укучы белән сөйләшү. II. Өй эшен сорау. - Мин сорарга онытканмын. - скажи, что ты забыл прочитать …; - что ты будешь беречь карандаш ...; - чтобы он не точил и т. д. III. Актуальләштерү. - как ты скажешь, что мама разрешила играть (рисовать, одолжить карандаш)? - скажи, что Лена забыла карандаш; - скажи, что Лена забыла зелёный карандаш; - попроси у друга что-нибудь; IV. Яңа текст белән танышу. (Тактага таныш булмаган пассив лексика тәрҗемә белән язып куелган). IV. 1. Текстны уку: а) укытучының укуы; б) балаларның пышылдап укуы; в) чылбырлап уку (укыганда җибәрелгән хаталар төзәтелә, аңлашылмаган сүзләр аңлатыла).







IV. 2. Текст буенча күнегүләр эшләү. 1. Ике раслаудан кайсы дөрес? 1) - Катяның ике яшел карандашы бар; - Ленаның ике яшел карандашы бар. 2) -"Рәсемнәрне күп яса, ләкин каты басма", - диде Катя; - "Рәсемнәрне күп ясама, каты басма, авызыңа капма, очлама", - диде Катя. 3)- Лена Катяның караңгы йөзен күрде дә карандашларны алмады; - Лена Катяның караңгы йөзен күрсә дә карандашларны алды; 4) - "Леночка, нишләп синең яфракларың зәңгәр төстә?"- дип сорады укытучы; - "Леночка, нишләп синең яфракларың зәңгәр төстә?"- дип сорады әнисе; 2. Җөмләләрне хикәя эзлеклегендә урнаштыр (3нче күнегү, 123 нче бит) 3. Сорауларга җавап бир: 1) Ленаның нинди карандашлары юк? 2) Катя, карандашларны бирү өчен, кемнәрдән рөхсәт сорады? 3) Ленага яшел карандаш ни өчен кирәк? 4) Лена ни өчен карандашларны алмады? 5) Ленаның яфраклары ни өчен яшел төстә? 6) Укытучы нәрсә әйтте? 4. Бу сүзләрне кем әйтте? - Миңа яшел карандашыңны биреп тор әле. -Абыем рөхсәт итте, ләкин мин үзем куркам, я карандашларымны сындырырсың. - Леночка, нишләп синең яфракларың зәңгәр төстә? - Алырлык итеп бирергә кирәк иде аны. V. Ныгыту. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп, җөмләләрне төгәллә. (4 нче күнегү, 122 нче бит). VI. Йомгаклау. VII. Өй эше. 7 нче күнегү, 123 нче бит. (Хикәяне сәнгатьле укырга өйрән).



© 2010-2022