Әнием-кадерлем (класстан тыш чара)

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: "Әнием-кадерлем" (Класстан тыш чара. )

Максат:-әниләргә ихтирам тәрбияләү,

сөйләм телен үстерү,

Алып баручы: Ана! Әни! Инәкәй!

Нинди бөек исем. Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә.

Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк әнисенең йомшак кулларын сизеп, ягымлы карашын тоеп яши. Ана өчен бала җир йөзендә бер нәрсә белән дә тиңли алмаслык йөрәк парәсе. Еллар үтеп, чәчләргә чал керсә дә, газиз әниләребез өчен без һәрвакыт бала булып калабыз.

Музыка"Бала елавы"

Э.Шарифуллинаның " Бала тудырды ана" шигыре.

Галибанә яктырып

Ал таң аткан чагында,

Сандугачлар җиһанга

Моң тараткан чагында,

Зилзиләләр куптарып

Үзе яткан карында,

Җанлыдан җан яралды.

Чәчәкләр баш калкытып,

Нурга күмелгән мәлдә,

Бәгырьне парә- парә

Җан ачысы телде дә,

Җанлыдан җан яралды.

Җиргә, күккә, тирә-юньгә

Яңа аваз таралды.

Шабыр тиргә баткан ана

Бер рәхәт сулыш алды...

Бар матурдан матуррак,

Кыйммәтледән кыйммәтлерәк,

Үз җаныңнан газизрәк

Бала тудырды Ана.

Бүген таңда дөньяга

Кеше тудырды Ана.

1. Әнием, әнием

Кадерлем син минем

Син назы, шатлыгы,

Кояшы күңлемнең.

2. Яшә гел кояштай,

Сүрелми, сүнмичә,

Яшә гел бәхеттә

Кайгылар күрмичә.

Кадерле әниләр, апалар, кызлар! Сезнең барыгызны да язның беренче бәйрәме 8 нче Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз.

Язгы гөрләвекләр сезгә эшегездә, тормышыгызда бәхет-куаныч, саулык-сәламәтлек, бәхетле, шатлыклы көннәр алып килсен!

Язгы бөреләр белән күңелегездә матурлык, изгелек, сафлык чәчәк атсын.

Эшләрегез уң булсын, якты хыяллар тормышка ашсын!

Илебез имин, күгебез аяз, тормышлар мул булсын! Бәхетле булыгыз.

Әни!

Әни җирдә иң кирәкле кеше,

Әниләрнең белик кадерен.

Җил-давылдан саклап үстергән ул,

Кызганмыйча бөтен гомерен.

Җыр "Әниемнең кочагы"

Тик син генә әнкәй, тик син генә
Сабый чакта мине баккансың.
Төн йокыңны бүлеп уянгансың,
Юрганымны килеп япкансың.

Тик син генә балам, җаным диеп
Сыйпагансың минем башымнан.
Елмайганмын, әнкәм сиңа карап,
Сиңа карап, телем ачылган.

Тик син генә әнкәй мине шулай
Бар нәрсәдән артык сөясең.
Инде үсеп, буйга җитсәм дә мин
Син һаман да балам "бәбкәм" диясең

Мәрхәмәтле безнең әниләр
Җиргә матурлыкны,
Илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гүзәл әниләр.

Сездә яши сүрелмәслек хисләр
Йөзегездә шәфкать нурлары.
Сезнең җырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызның моңнары

Җыр "Әнием бар шул минем"



Дөньядагы һәрбер яхшылыктан Өлеш чыксын сезгә мул гына. Без телибез сезгә ак бәхетләр, Шатлыкларга илткән юл гына.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез Урын алсын йөрәк түрендә . Шатлык - куаныч , зур бәхетләр Юлдаш булсын гомер - гомергә

Бүләкләр бирү.
Гомер юлларыгыз озын булсын , Тигез тормыш аны бизәсен. Яшәү дәвере якты көннәр бирсен, Авырлыклар мәңге килмәсен

Җыр "Рәхмәтлемен ходаема"

2 өлеш. Кызлар өчен конкурс "Башваткычлар илендә кунакта"



© 2010-2022