Разработка мероприятия для начальных классов «Иң кадерле кешем»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Иң кадерле кешем.

(Әниләр көненә багышланган әдәби- музыкаль монтаж)

1 укучы:

Хәерле көн безнең өчен иң кадерле кунакларыбыз-әниләребез. Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт,бәхетле булыгыз. Безнең бу чыгышыбыз сезгә бәйрәм бүләге булсын.

Әкрен генә карлар ява

Дөнья бик юмарт бүген

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.

Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

Иң кадерле кешеләрне

Кадерлибез,зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

Җыр яңгырый: "Әни кирәк"

(Тавык белән чебиләр чыга)

Минем сары томшыкларым

Иң яраткан кызчыкларым һәм улларым.

Әниләре артыннан

Бер генә дә калмыйлар

Чип-чип-чип киләләр

Җырлап һич тә туймыйлар.

Чебиләр:

Дөньяда иң акыллы

Иң уңган безнең әни.

Менә шуңа синең яннан

Һич китәсебез килми.

Без сине яратабыз

Бәйрәм белән котлыйбыз

Бүләк итеп үзеңә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

Җыр:"Чебиләр"

Тавык:

Ардыгызмы,томшыкларым,

Әйдә өйгә кайтабыз.

Җитешегез, чебиләрем,

Миннән артта калмагыз

Матур гына утырдык,

Менә тып0тыныч булдык.

Укучы:

Әни диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга,

Таптамагыз һич ярамый

"Әни" сүзен таптарга.

Бик күңелле, бик рәхәт,

Әниләр карап торгач,

Эшләрендә булышырбыз,

Үсеп зур кеше булгач.

Җырла дисәләр җырлыйбйз

Бер дә каршы килмибез.

Карап торыгыз, әниләр,

Җырлый-җырлый биибез.

"Челтәр элдем читәнгә" уен-бию.

Укучы:

Һау-һау.

Кая барасың,Акбай?

Бик ашыгасың бугай?

Акбай:

Һау,һау,һау

Кызык сорау.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа ашыгам әле.

Иртән иртүк тордым мин,

Кулъяулыклар юдым мин.

Бик уңган,булган балалар без. Әниләребезгә гел булышырга яратабыз. Әйдәгез, белик әле, кем ничек булыша?

Укучылар:

Иртән иртүк тордым мин

Идәнне тиз юдым мин.

Ә мин тизрәк гөлләргә

Тотындым су сибәргә.

Бәрәңге әрчеп табага

Куйдым өстәл өстенә.

Әнием бит ашыга

Иртүк китә эшенә.

Мин менә әти белән

Ясадым матур кашык.

Тәмле булсын ашаганда

Өстәлдә һәрбер ризык.

Үземнең урын җирне

Җыештырдым матурлап.

Әнием кергәч бүлмәгә

Менә тора аптырап.

Күлмәгемне,чалбарымны

Үтүкләдем әле үзем.

Мин дә ялкау түгел әле

Чистарттым таба йөзен.

Апама күлмәк тектем

Итәкләрен чигүләп.

Абый белән өстәл сөрттек

Ялтыратып икәүләп.

Ә мин менә җыр өйрәндем

Белсәгез, кушылыгыз.

Һәрбер әнигә бәхет телим

Уң булсын һәр юлыгыз!

Җыр:"Иң надерлем, әнием"

Иң кадерле кешебез син

Сөекле әниебез.

Син булганга, без бәхетле

Тыныч рәхәт яшибез.

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып янсын.

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын.

Туган җирем ал чәчәкле

Гүзәл бакчабыз булсын.

Җиребез, зәңгәр күгебез

Шат җырлар белән тулсын.

Сабыйларның шат авазы

Җиргә ямь биреп торсын.

Җыр: "Һәрвакыт булсын кояш!"


© 2010-2022