Конспект занятия Борын -борын заманда

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Борын-борын заманда...... Тема:Милләт йөзе әкияттә Максат:1)Әкиятләргә халык акылы,тапкырлыгы,зирәклеге,батырлыгы салынуын аңлату,шул турда уйларга өйрәтү; 2)Укучыларны төркемнәрдә үзара дуслашып,фикерләшеп,бер-берсенә булышып эшләргә өйрәтү; 3)Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; Җиһазлау:Ф.Яруллинның "Сайланма әсәрләре",Ә.Бикчәнтәева шигыре,А.Алишның "Тылсымлы хикәяләр"е,әкиятләр сурәтләгән рәсемнәр. Дәреснең төре:Уку мәсьәләсен кую һәм чишү Дәрес барышы I.Ориентлашу этабы 1)психологик уңай халәт тудыру 2)белемнәрне актуальләштерү А)Үткән дәреснең УМ искә төшерү -Укучылар, үткән дәреснең УМ нинди иде? -Халык әкиятләре турында ниләр белдек? Көтелгән җавап: Әкиятләр Хайваннар , Көнкүреш Тылсымлы Героик Кошлар ("Ике әйттермә) ("Зөһрә") ("Ак бүре") Турында ("Сандугач) II.Иҗади өй эшләрен тыңлау. 1.Әкият иҗат итү.Өй эшләрен һәркем үзе бәяли.Иң яхшы дип табылган эшләр махсус җыентыкка туплана.

III.Уку мәсьәләсен кую. Әкияти хисең саумы,кеше ,җанда? Әкиятне җую-кешелекне җую - Әфсен-төфсен! Җаннан -җанга күчсен серле әкиятләр, Яз җилләре булып,җирне назлап иссен! Котсыз яшәп җирнең котын алучыга Ачы каргыш төшсен!- Әфсен-төфсен! Төркемнәрә тикшерү өчен сораулар: 1.Шагыйрь шәрсә турында әйтә? Көтелгән җавап:Әкият язмышы турында. 2.Аның әкияткә мөнәсәбәте нинди? Көтелгән җавап:Ул хафалана,якиятне яклап чыга,ул безне әкият укырга чакыра. -Укучылар,шушы сораулардан чыгып дәрескә УМ билгеләгез. Көтелгән җавап:Халык күңелендә туган матурлык-әкият турында. III.УМ чишү. Төркемнәрдә тикшерү. 1.Бирем. -Нәрсә ул әкият? -Әкиятләр безне кая алып бара? Көтелгән җавап:хыял дөньясына-уйда-күңелдә-яхшылыкка-яманлыкка. 2.Бирем. -Әкиятләр әдәбиятның кайсы төренә карый? Көтелгән җавап:Әкиятләр халык авыз иҗатының сөйләм төренә карый. Әкиятләргә анализ тәртибе 1.Әкиятнең төп героен табу. 2.Әкият героеның кайда хәрәкәт итүен билгеләү. 3.Тылсым көчен билгеләү. 4.Конфликтны табу. 5.Геройның нәрсәгә омтылуын,нәрсәгә ирешүен,нәрсә табуын билгеләү. 6.Чагыштырып сурәтләнгән эпизодлар. 3 нче бирем. Әкиятнең эчтәлегендә нинди көч сурәтләнә? Көтелгән җавап:Эчтәлектә тылсым көче ята. -Тылсым нинди өлешләрдән тора? Тылсым вакыйгаларны бер-берсенә бәйли,төенли,конфликтны катлауландыра,эчтәлекнең киеренкелеген тәэмин итә,маҗараларны үстерә. Үзбәя. 4 нче бирем -Әкият дөньясы ничек күз алдына килә? -Анда нинди вакыйгалар сурәтләнә? Көтелгән җавап:Әкият дөньясы гадәти түгел,күренешләр иксез-чиксез,гадәттән тыш хәлләр,чынбарлыктагы яманлык белән яхшылык,явызлык белән изгелек көрәше. Үзбәя. 5нче бирем. Әкиятнең төп героен табыгыз. Көтелгән җавап:Халык вәкиле:карт белән карчык,я төпчек ул,карт белән карчыкны бердәнбер газизе,егет,кыз. 6 нчы бирем. Халык әкият героена үзендәге нинди яхшы,асыл сыйфатларын биргән? Көтелгән җавап:батыр,елдам,көчле,гайрәтле,куркуны белмәс,тырыш,дошманнарына аяусыз,үз максатына омтылучы,халык бәхете өчен көрәшүче,гаделлек сөюче,әхлаклы,олыларны олылаучы,инсафлы. 7 нче бирем. Егеткә кемнәр ничек ярдәм итә? Көтелгән җавап:Аксакал картлар акыл тәҗрибәсе бирә,саф күңелле кызлар, тугрылыклы дус,ышанычлы иптәш юлдаш булып тора. 8 нче бирем. Явызлык ничек җиңелә? Көтелгән җавап:Тапкыр акыл,йөгерек зиһен белән. 9 нчы бирем. Бу җиңүнең нигезендә нәрсә ята? Көтелгән җавап:Якты идеаллар,уй-хыяллар,омтылышлар,халыкның киләчәк бәхете,өмет-хыяллары,татар халкының күркәмлеге,акылы,тапкырлыгы,кунакчыллыгы,тәҗрибә. IV.Рефлексия -Балалар,бүгенге дәрес сезгә охшадымы?Нәрсә турында сөйләштек,нәрсәләр белдек? Көтелгән җавап:Татар халык әкиятләре турында.Алар халкыбызның йөзе,югары әхлагы,рухи сафлыгы,гүзәллеге.Әкият яши,яшәргә тиеш һәм яшәячәк. Үзбәя. V.Өйгә эш:Рус халык әкиятләрен укып,шул халыкның сыйфатларын билгеләргә.



© 2010-2022