Внеклассный урок Мы разные, но мы вместе

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема «Без төрле, ләкин без бергә» Максатлар:

  1. Укучыларда хыяллану һәм уен эшчәнлеге аша бүгенге тынычлыкка омтылуга карата җаваплы караш, хезмәттәшлек, толерантлык әхлаклылык кебек сыйфатлар, белемле шәхес тәрбияләү.
  2. Толерантлык төшенчәсен аңлату, барлык укучылар төрле булсалар да сыйныфта дуслык, толерантлык атмосферасы мөмкин.

3)Бәйләнешле сөйләм, актив фикер йөртү осталыкларын, иҗади сәләтләрен үстерү. Җиһазлау: компьютер, салфетка-кәгазь,йолдызлар, рәсемнәр. Тәрбия сәгате барышы: I. Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру. Сау кешегә таң да атты, Елмаеп кояш көлде. Җир -анабызны сәламләп, Җылы нурларын сипте.

  • Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн барыгызга да. Бүген безнең сыйныфыбыз икеләтә нурлы. "Кунаклы өй - нурлы өй ", диләр. Таныш булыйк, мин Светлана Михайловна булам. Бүген сыйныф сәгатен мин үткәрәм. Безгә бирелгән вакыт файдалы һәм кызыклы булыр дип уйлыйм.

-Нәрсә турында сөйләшербез, хәзер бергәләп ачыкларбыз.

-Барыгызның да партасында салфеткалар бар. Сез аларны урталай бөкләгез. Иң уртасыннан башлыйбыз. Башта баш формасында ертабыз, аннан муен, хәзер куллар, гәүдә һәм аяклар. Булды балалар, инде ачып карагыз, бер-берегезгә күрсәтегез. Барыгызныкы да бер төрле булдымы? Минекенә ошаганы бармы? (юк)

-Дөрес балалар, төрлечә булды. Ә ни өчен төрле булды?( без төрле)

-Бу эшне ничек эшләдек?( без бергә Вместе). Тема «Без төрле, ләкин без бергә» 1слайд

- Укучылар, бер-берегезгә карагыз да елмаегыз, игьтибар итегез әле Сез ниндиләр?

Укучылар:- төрле. 2слайд

  1. Ә сез ник бергә?

  2. Укучылар:

-Чөнки без, бер сыйныфта, бер шәһәрдә, бер районда, бер Планетада яшибез! 3слайд

- Безнең зур планетабызда төрле халыклар яши. Алар төрле телдә сөйләшә: Тик дөньяда яшәүче барлык халыкларның тормышка карашлары бертөрле. 4 слайд Толерантлык Толерант 5 слайд

Сез бу сүзне ишеткәнегез бармы? Толерант - латин теленнән кергән. Ул- түземлелек, сабырлык, кеше нинди генә милләттән булуына карамастан, аның фикеренә, гореф-гадәтенә уңай карау дигәнне аңлата.

Кешене барлык физик һәм дини үзенчәлекләре белән хөрмәт итү, сүзенә колак салу, игътибарлы булу!

Димәк, толерант булу толерантлык ул-кешеләргә карата түземле, кешелекле, шәфкатьле, игелекле, яхшы булу! Сабырлык-тыныч мөгалләмәдә булу. Түземле, башкаларга игьтибарлы булу II. Алган белемнәрне актуальләштерү.

-Сезнең алдыгызда нәрсә ята, ул нәрсәгә ошаган? (Әйе, бу планета)

Мин сезгә бүген үзенең елгалары, диңгезләре, океаннары, илләре булган планетада материк төзергә тәкъдим итәм. Бу материктагы тормыш нинди булыр, сез моны үзегез хәл итәрсез.(Сегодня я вам предлагаю создать планету, на которой будут материки со своими реками, океанами, странами. Вам самим предстоит решить, чем наполнится жизнь каждого материка.)

Ләкин юлга кузгалганчы бер-берегезгә яхшы энергия бирергә кирәк. Кулга кул тотынабыз, күзләрне йомабыз. (Но прежде чем отправиться на планету, нужно почувствовать друг друга, передать друг другу положительную энергию. Для этого возьмемся за руки и закроем глаза. Ну, что в путь!) Ә хәзер, юлга!

1 МАТЕРИК ОБЩЕНИЯ. Аралашу материгы. 6 слайд

- Балалар, сез инде беренче ел гына мәктәптә укымыйсыз, бер берегез белән аралашасыз. Шуның өчен дә сезнең аралашу материгында үзегезнең законнар, принциплар бар. Бу эшне 5 укучы эшләр. (Ребята, вы учитесь уже не первый год, вы всё время общаетесь друг с другом. Поэтому на вашей планете вместен МАТЕРИК ОБЩЕНИЯ со своими законами и принципами.(Работать и оживлять ее будут первые 5 человек)

-Сез бергәләп велосипедта йөрисез, чаңгыда шуасыз, кинога йөрергә яратасыз. Сезнең материк КҮҢЕЛ АЧУ материгы булсын. Бу материкта 5 укучы эшли. (Вы любите развлекаться, вместе гулять, кататься на велосипеде? Следующий материк, который наполнится жизнью будет называться МАТЕРИК РАЗВЛЕЧЕНИЙ (наполнять жизнью его будут следующие 5 человек) 7 слайд

- 3 нче материк хыяллар материгы булсын. Чөнки зур кешеләр дә хыялланырга ярата. (наконец, 3 материк ждет нас. Даже взрослые не скрывают того, что любят мечтать. Пусть на вашей планете будет МАТЕРИК МЕЧТЫ. 8 слайд

-Сез үзегезнең материкны күрсәтә белергә тиеш. Эшлибез.(Но вы должны представить свои материки. (дети работают и представляют свои материки) III. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

1 нче группага сорау.

-Балалар,сез бу материкны нинди хисләр белән тулыландырдыгыз. (Ребята, какими чувствами наполнили этот материк?)

Класска- Аларның бер төрле теләкләре бармы? Ни өчен? (Есть ли у них одинаковые желания? А почему?)

2 нче группага сорау.

-Сезнең материк нинди кызыклы шөгыльләр белән истә калыр? (Какими вы развлечениями и интересами наполнили?)

Класска: - Бу балаларның шөгыльләре бертөрле булса сезгә кызык булыр идеме? (Ребята, скажите а если бы у них были одинаковые развлечения и интересы? Что бы с ними происходило?)

3 нче группага сорау.

-Сезнең материк нинди хыялларга бай? (А какими же мечтами наполнен ваш материк?)

Класска: -Аларның хыяллары төрле булу яхшымы, әллә начармы? (Хорошо или плохо, что они мечтают по- разному?)

-Балалар, сез төрле биремнәр эшләдегез, төрлечә хыялландыгыз, ләкин сез бергә эшләдегез, бергә киңәштегез. Сез бергә киңәшеп эшләгәч безнең планета яши, сулый, сөенә, яңадан-яңа үрләр яуларга омтыла.

(-Ребята,посмотрите, несмотря на то, что вы выполняли разные задания, по- разному мечтали, у вас разные интересы, вас многое сближает и объединяет. И благодаря тому, что вы работали сообща, все вместе ваша планета живет. Она дышит, она действует, она радуется и стремится к новым вершинам.

9 слайд

-Сезнең алда йолдызлар ята, сез шуларга үзегезнең характердагы яхшы якларыгызны язып планетагызны яктыртыгыз, үстерегез. (Перед вами лежат звездочки, напишите свои хорошие черты характера, которые вы считаете главными. И поместите их вокруг вашей планеты, таким образом, осветив и озарив ее.)

- Сезнең характер бертөрлеме? Кайсылары күбрәк? (Получились ли у вас одинаковые черты? Каких больше?)

-Ни өчен?

-Без төрле, ләкин без кешеләр. IV.Рефлексия. 10 слайд Якты юлдан барыйк дуслар, Дөрес туры юл салыйк. Нәрсә генә булсада, Чын кеше булып калыйк.

Тынычлыкта яшәр өчен, кешеләр яшәргә өйрәнергә тиеш. Бергә, бердәм булырга тиеш. Без төрле булсак та бергә яшибез. Бергәлектә - көч! Үзебезнең планетаны матур җыр белән бизик. Бу җырны бергә җырлыйк. «Вместе весело шагать»

Рәхмәт! 11 слайд

Толерант булу -башкаларны хөрмәт итү, игьтибарлы булу ул.

Ә хәзер әйдәгез бер-беребезгә мактау сүзләре, матур, тылсымлы сүзләр, комплиментлар әйтик. Утырган килеш кулга кул тотынабыз. Күзләргә карап бер-берегезне мактагыз. Кабул итеп алган кеше башын болгый һәм "Бик зур рәхмәт, миңа бик күңелле булды" дип үзенең иптәшенә әйтә. Шулай дәвам итәбез.

-Син шундый матур, акыллы!

............

Күрәсезме, сездән нинди шатлык бөркелә! Безнең сыйныф сәгате ничек дип атала?

- Без - төрле, әмма без бергә! Укучылар әлеге дәрестә алган җылы хисләр беркайчан да сүрелмәсен. Сезне гел озатып йөрсен! Кешеләр шулай, дус, тату, толерантлы булып яшәсеннәр. Илебез тыныч булсын! Беркайчан да сугышлар булмасын! Бердәм булыйк, бергә булыйк. Укучылар, менә безнең тәрбия сәгате ахырына якынлашты. Сезгә бу дәрес күңелле булдымы? Нәрсәләр белдегез? Укучылар, мин сезнең тормышка белемле булып кына түгел, сәламәт булып та аяк басуыгызны телим. Авырмагыз, үзегезнең сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз, исәнлек-саулык сезгә.

Барыгызга да бик зур рәхмәт! Благодарю всех за активное участие 12 слайд Начало формы

Конец формы


© 2010-2022