Сүз төркемнәре һәм җөмлә темасын кабатлау 3 сыйныф Мияссарова

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сүз төркемнәре һәм җөмлә темасын кабатлау

1 нче күнегү. Текстны укы. Сыйфат һәм исемнән торган сүзтезмәләрне табып күчереп яз. 4 нче җөмләдә җөмлә кисәкләренең астына сызарга, сүз төркемнәрен билгелә. Иртә белән көн матур һәм кояшлы иде. Кинәт кара болыт күтәрелде. Йомшак кына җил исеп куйды. Көчле яңгыр коя башлады. Яңгыр үтеп тә китте. Җәйге җылы яңгырдан соң гына була торган саф һава күкрәкләрне рәхәтләндереп җибәрде.

2 нче күнегү.

Шигырьне укыгыз. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, күчереп языгыз. Калын хәрефләр белән басылган сүзләргә сораулар куегыз. Без ял и…тек матур лаг…р…ларда. Су ко…ндык урман күлендә. Күбәләкләр кудык б…лы…нарда. Башак җыйдык к…лхоз җирендә.

Тик мәктәпне …зелеп сагындык без, Мәктәп безнең с…йгән анабыз. Шунда инде к…рәшчеләр булып Чыныгу өчен белем алабыз.

3 нче күнегү. Түбәндәге исенәрне күплектә килешләр белән төрләндереп языгыз. Төн, инеш, алма, китап.

4 нче күнегү. Түбәндәге исемнәрне чыгыш, юнәлеш һәм урын-вакыт килешләренә куеп, 4 җөмлә языгыз. Кыш, елга, урам, мәктәп.

5нче күнегү. Җөмләләрне тутырып языгыз. Куян куркак, ә бүре … . Диңгез тирән, ә елга … . Бал татлы, ә суган … . Куак тәбәнәк, ә агач … . Кар ак, ә күмер … . Белешмә өчен сүзләр: сай, усал, кара, ачы, биек.

6 нчы күнегү. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.. Алмашлыклар астына сызыгыз. попугаем, Наян, минем, бар; төстә, ул. сары; аның, без, дуслар, белән, бик; сөйләшергә, ярата, Наян бик; ярма, белән, һәм, сыйлыйм, су, аны, мин.

7 нче күнегү.

Түбәндәге сүзләрдән кушма һәм парлы сүзләр ясап языгыз. Кушма сүзләрне - бер юлга, парлы сүзләрне икенче юлга языгыз.

җиләк, почмак, бил, көн, чага, өч, тирә, җимеш, як, кул, бау, япкыч, хатын, бала, яулык, ал, кыз, көн, баш, багыш, кала, чага.

8 нче күнегү. Фамилияләрне, исемнәрен дә өстәп, алфавит тәртибендә күчереп языгыз.

Сәйдәшев, Тукай, Җиһанов, Такташ, Камал, Бакиров, Гафури, Ключарёв, Гобәй, Кәрим, Алиш, Ибраһимов, Кәрим.

9 нчы күнегү.

Өзекне укыгыз. Күп нокталар урынына бирелгән сыйфатларны куеп, күчереп языгыз. Сызылып … таң атты. Каракош сырты артыннан … кояш күтәрелде. Күк йөзе … төс алды. Һава суытып җибәрде. Төн буе буранлап яуган … кар… салкын белән җиргә ябышшты. Кинәт бөтен дөнья яктырып китте. Юл буйларында карга күмелеп бетмәгән маяклар калыкты, … кар эчендә утырган … өйләр күренде. Каршыдагы Каракош сырты, зур тартышлардан җиңеп чыккан арыслан кебек, бөтен гәүдәсен сузып ял итәргә яткан иде. Сыйфатлар: чалт аяз, кечкенә, кып-кызыл, ап-ак, җепшек, иртәнге, кышкы.





© 2010-2022