Рәхмәт сиңа, Әлифба! темасына бәйрәм кичәсе

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

МБГБУ "Түбән Сон урта гомуми белем мәктәбе"

Рәхмәт сиңа, Әлифба! темасына бәйрәм кичәсе

(Әдәби-музыкаль кичә)



Рәхмәт сиңа, Әлифба! темасына бәйрәм кичәсе









Эшләде: башлангыч сыйныфлар укытучысы

Питкова Мария Васильевна


Түбән Сон, 2014










Укытучы:Шакирова Р.Р.

Бәйрәмне "Бүген бәйрәм " җыры белән башлау:


  1. Күтәренке күңелле

Бар да көләч , шат бүген!

Күктә кояш елмая ,

Яшерә алмый шатлыгын.

Куш:Олы бәйрәм бүген бездә

Бәйрәмнең дә бәйрәме.

Котлы булсын, гөрләп торсын,

Әлифбабыз бәйрәме.

2)Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

Куш-та шул ук

3) Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Безнең "Әлифба " бәйрәме,

Котлагыз безне бүген.

Куш-та шул ук

Кадерле укучыларым, хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм- Әлифба бәйрәме! Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Әйе, хәрефләрне тану, иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез тырыштыгыз, өйрәндегез. "Тырышкан табар, ташка кадак кагар" диләр. Булдырдыгыз! Бүген безнең сыйныфтагы барлык балалар да укый, яза, саный, исәпли беләләр.

Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны тырышып үзләштерүендә Сезнең дә өлеш бик зур! Сезгә дә бик зур рәхмәт.

Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме.

Бәйрәм белән барыгызны да!

Борын-борын заманда ук түгел, безнең замандарак, бик-бик еракта ук

та түгел, безгә шактый якындарак бик матур, бик гүзәл серле бер бакча булган. Бик күп төрле агачлар үскән анда: алмалар, грушалар дисеңме, каеннар,

имән агачлары, Математика, Азбука дигән агачлар да үскән анда.

Ләкин араларында бигрәк тә матур, бигрәк тә серле бер агач булган. Кояш та күбрәк шул агачка карап елмайган, кошлар да гел аңа кунып сайрый икән, тыныч-

лык кошлары ак күгәрченнәр дә күбрәк шул агач тирәсендә бөтерелгән. Ләкин бу агачның исемен бер кеше дә, бигрәк тә укырга кермәгән балалар берничек тә белә алмыйлар икән Мин дә каравылчы бабайдан аның исемен сораган идем, ул миңа

болай дип җавап бирде: "Сеңлем, бу агачның исемен Мишәбаш мәктәбенең 1 сый-

ныф укучылары шул агачка яшеренгән кроссворд ярдәмендә һичшиксез беләчәкләр, син шулардан сора"- диде. Әйдәгез сынап карыйк әле үзегезне.









  1. Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр.

  2. Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең бармагын кыстырган герой.

  3. Тәгәрәп китеп әбидән, бабайдан, куяннан кача алган, төлкедән кача алмаган.

  4. Әлифбаның Ф битендә сүрәтләнгән хайван.

  5. Суда яши сөйләшә алмый, канаты бар оча алмый.

  6. Озын сачен алтын тарак белән кем тарый?

- Нинди сүз килеп чыкты балалар?

- Ә-лиф-ба.

-Дөрес балалар, бабай бик дөрес әйткән икән, нинди тиз генә чишеп тә бирдегез.

Бу Әлифба агачы икән.

(Ишектән Убырлы карчык килеп керә)

У.к: Туктагыз әле ,туктагыз! И, ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр.

Миңа ник бер кеше дәшсен. Миңа бер кош теле кадәр чакыру җибәрүдән кәгазегез бетәр идемени, сездә дә кризис түгелдер бит? Менә кызык итәм әле үзегезне . Тылсымым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.

Укучылар: Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәм үткәргәндә чакырырбыз. Бәйрәмебезгә комачаулама.

У.к: Ярый инде бер юлга гафу итәрмен, тик бер шартым бар. Мин сезгә биремнәр алып килгән идем. Шул биремнәргә дөрес җавап бирсәгез бәйрәмегезне дәвам итәрсез. Сез ризамы?

Укучылар: Риза, риза Убырлы.

У.к: - Алфавитта барысы ничә хәреф?

- .....

-Әлифбадагы берәр табышмакны әйтегез.

-.....

- Әлифбадагы берәр шигырьне ятлап күрсәтегез.

- ...

Әтиләрегезне алфавит тәртибендә тезеп бастырыгыз.

  • Данил, Ильяс, Мөдәрис, Рифат, Раиф.

  • Әниләрегезне алфавит тәртибендә тезегез.

  • Гөлнур, Гөлназ, Зилә, Миләүшә, Рәсүлә.

У.к: Рәхмәт балалар , булдырдыгыз! Болай булгач бәйрәмегезне дәвам итә аласыз.Мин бик шат.Миңа әкиятемә китәргә вакыт җитте. Сау булыгыз!

Укучылар: Сау бул, Убырлы!

Концерт номеры : Динә җыр "Чын дустым".

Кулларына хәрефләр тоткан өлкән сыйныф укучылары кереп тезеләләр.

"Ә" Ә бар әнидә, әбидә,

Әтәчтә, кәпәчтә...

Тагын "ә" кайда бар,

Әйтегезче, дусларым.

Укучылар ә хәрефеннән башланган сүзләр әйтәләр.

"Л" Өйрәндегез күп хәрефләр

Тырышып түгеп тирләр.

"Л" хәрефенә башлана

Тагын нинди исемнәр?

Укучылар л хәрефеннән башланган сүзләр әйтәләр.

"И" Әти-әни ,әби , бәби-

"И" хәрефе бар бездә.

Син дә әйдә сүзләр уйла

"И" хәрефенә тизрәк.

Укучылар и хәрефеннән башланган сүзләр әйтәләр.

"Ф" Фаил,Фәния, Фәнил,

Син әйдә сана тизрәк.

Тагын ниләр уйлыйк икән?

Фикер йөртергә кирәк.

Укучылар ф хәрефеннән башланган сүзләр әйтәләр.

"Б" Бүген бәйрәм бит безнең,

Бар балалар да белсен.

"Б "дан башка бәйрәм булмый,

Барысы күреп торсын.

Укучылар б хәрефеннән башланган сүзләр әйтәләр.

"А" Алтын ачкыч хәрефләр

Бүген безнең кулларда.

Алда биек баскычлар,

Чыгыйк олы юлларга.

(Хәрефләр чыгып китәләр)

1 ук: Хәрефләр серле-серле,

Хәрефләр тылсым- тылсым

Тылсымлы бу хәрефләр

Һәрвакыт юлдаш булсын!

Хәзер инде без, дуслар,

Тылсымчылар үзебез.

Рәхәтләнеп укыйбыз

Татарның һәрбер сүзен.

2ук: Әлифба тормышта

Беренче баскычым.

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

Әлифба,синдә бит

Чыныкты канатлар.

Чакыра әкиятләр,

Канатлы ак атлар.

3 ук: Әлифба, син алып кердең,

Безне белем иленә.

Ялкаулык та, тырышлык та

Шушы илдә беленә.

Өйрәттең син миңа

Ватанны сөяргә.

Рөхсәт ит зур рәхмәт

Мең рәхмәт дияргә.

Укучылар бергә: Бик зур рәхмәт сиңа Әлифба!

4 ук: Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр тезеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.

Язарга да өйрәндек без

Каләм тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек ап-ак

Тигез, туры юлларга.

5 ук: Аннары мисал, мәсьәлә

Чишү юлын эзләдек.

Укыдык, яздык, сөйләдек,

Аруны һич белмәдек.

Дус, тату, матур яшәүнең

Серләренә төшендек.

Бик тырышып укыганга,

Уңышларга ирештек.

Хор белән җыр: Әлифба"

Концерт номеры.Вальс.

Укытучы: Бәйрәмебезне дәвам итәбез. Алдагы биремебезне тыңлыйк әле. Безнең 1 сыйныфта 5 бөртек бала. Хәзер балалар мин укыган шигырь юллары аша үз-

ләрен танырга тиеш. Таный алмаганнарга әти-әниләр булышса да ярый.

1.Ике абыем да минем

Үсте инде,зур хәзер.

Әти-белән әниемә

Булышырга мин әзер.

Исемем дә бик матур,

Йөземдә балкый гел нур.

Иркәләнергә яратам,

Барысын үземә каратам. (Рамазан)

2.Олы кыз мин гаиләбездә,

Кечкенә энем дә бар.

Әнием башка авылда эшли

Эшем күп, вакытым тар.

Тик шулай да тырыш кыз мин

Барысына өлгерәм.

Җырлыйм, биим, дәресемне дә

Бик оста сөйләп бирәм. (Әдилә)

3.Энем, сеңлем өчен иң кадерле

Апай булам - беләмсез.

Бар әбием, әтием, әнием

Бәхетле мин - сизәмсез.

Русча да белеп сөйлим,

Яратам исәпләргә.

Матур - матур сүзләр өстәп

Әкиятләр сөйләргә. (Динә)

4.Мин гаиләдә олы малай

Булышам бөтен эштә.

Нәни сеңлемне карау да

Әле бит минем өстә.

Малларны да карашам мин,

Юл ачам, карлар көрим.

Бик тырышам мәктәптә дә

Яхшы укырга телим. (Рәис)

5.Гаиләдә без 5 кеше

Кечкенәсе мин булам.

Карлар көрим,җыештырам

Бар эшне дә булдырам.

Сыйныфта иң кечкенәсе мин

Шуңа бар бер теләгеи.

Куып җитәрмен сезне дә,

Көтегез иптәшләрем. (Рүзәл)

Концерт номеры: Рәис җыр " Туган телем "

(Ишектән атылып-бәрелеп 1 малай керә)

-Әй, нишлисез сез монда? Нәрсәгә дип барыгыз да җыелдыгыз?

Укытучы: Абау кем бу? Нинди тәртипсез малай бу? Ишек шаку юк, исәнләшү юк, атылып, бәрелеп килде дә керде, әллә нинди ямьсез сүзләр сөйли башлады. (Малай кызларның чәчләрен тарта)

Башлангыч сыйныф укучысыдыр әле син бәлки? Әле дәресләрен дә хәзерләп йөрми торгандыр?

Малай: Мин укучы түгел , ләкин укучы булсам да өй эшләрен эшләмәс идем.

Сез дә эшләмәгез.Нәрсәгә ул өй эшләре. Рәхәтләнеп уйнагыз.

Укытучы: Абау, кем соң син малай,ә?Безнең балаларны әшәкелеккә өйрәтеп йөрисең бит син.

Малай: Танымыйсызмы?Белмәсәгез, белегез.(Кофтасын сала, анда "2"ле дигән язу килеп чыга.) "2" ле булам мин! Сезнең янда калырга килдем.

Укытучы: Ә менә ни өчен шундый тәртипсез икәнсең син. Балалар, сезнең арада андыйлар юкмы?

Бал-р: Юк, юк.

Малай: Димәк, без сине кабул итмибез. Бар, кит.

("2" лене куып чыгаралар)

(Ишектән "2"лене бәреп ега язып "3" ле керә)

  • Гафу итегез, ишекне шакып керергә онытканмын. Нинди бәйрәм сездә?

Укытучы: Бездә Әлифба бәйрәме, "3" ле. Әле син тагын 1 нәрсәне оныттың, исеңә төшер әле .

-Нәрсәне?Ә,ә,ә гафу итегез.Исәнмесез.

Укучылар: Исәнмесез "3"ле.

-Мине сезнең янга билгеләр патшалыгы җибәргән иде. Сезнең янда калырга кушты.

(Бергәләп киңәшкәннән соң бик теләмиче генә "3" лене алып калалар)

Концерт номеры: Әдилә җыр " Күңелне ачыйк әле"

(Ишектә "4"ле)

-Исәнмесез! Әлифбаны өйрәнеп бетергәнсез дип ишеткән идем.Бәйрәм итәсезмени?

Укытучы: Әйе шул "4"ле Синдә кал безнең бәйрәмебездә.

-Ярар, дусларым.Мин сирәк-мирәк булса да онытылгалап куям шул.

Укытучы: Зыян юк "4"ле . Андый хәлләр бар кеше белән дә булгалый.

(Ишектә Туган тел күренә)

Т.т.:Исәнмесез , балалар! Көттереп кенә булса да мин дә килеп җиттем.

Укучылар: Исәнме, Т.т.

Т.т.: Туган тел- иң татлы тел ,

Туган тел- иң тәмле тел.

Тәмле дип телеңне йотма,

Туган телне онытма! (дәреслекләр өләшә)

Балалар , сез минем битләремне ертмый, таушалтмый гына бик тырышып укырсыз дип ышанып калам. Уңышлар сезгә.

Укучылар: Рәхмәт Туган тел!

1 ук: Рәхмәт Туган тел сиңа

Безгә килүең өчен.

Дуслашырбыз, серләшербез,

Белем алып үтәр безнең

Туачак һәр көнебез.

Укытучы: Балалар, безгә кунакка кем килми калды соң әле?

Укучылар: Без "5" лене көтәбез.

Укытучы: Әйе балалар, Әлифба агачына күз салыгыз әле.Әнә кайда үсә икән ул "5" леләр.Алар сезнең үзләрен һичшиксез кабул итәчәгегезне белделәр һәм бәйрәм башыннан ук безнең янда булдылар.Димәк, Әлифба агачы, сезне бәйрәмдә актив катнашканыгыз, барлык сорауларга да дөрес җавап биргәнегез өчен , үзенең җимешләре - "5" леләр белән бүләкли һәм сезнең һәрвакыт "5" легә генә укуыгызны теләп кала.

Укучылар: Укытучыларыбыз,әти-әниләребез!

Сезнең алда вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

Тырыш булырга,

"5" кә укырга.

Концерт номеры: Күмәк татар биюе.

Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итә.

© 2010-2022