Праздники детства (для начальных классов)

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, Исәнмесз, дуслар, исәнмесез,

Бар бер ямь бүген. Җыелдык без чыршы әйләнәсенә.

Нәрсәдән бу?-Мин беләм Барыбыз да бүген көләч йөзле

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Шатланабыз Яңа ел бәйрәменә.

Ә хәзер сүзне бирәбез

Мәктәп директорына.

Ул әйтәсе теләкләрен

Җиткерер барчагызга.

( Сүз мәктәбебез директоры Гиниатуллин Наил Нурулловичка бирелә)

Һәр ел саен бергәләшеп монда Котлыйбыз барчагызны

Җыелабыз күңел ачарга. Яңа ел бәйрәме белән.

Һәммәбез дә әзер булыйк әле Каршы алыйк Яңа елны

Яңа елны каршы алырга. Бәхет шатлыклар белән.

Хөрмәтле килгән кунаклар, укытучылар, укучылар !Әйдәгез Яңа ел бәйрәмебезне башлап җибәрик. Карагыз әле безгә кунакка Бүре белән Куян да килгән. Нәрсә турында бәхәсләшә икән алар? Әйдәгез, тыңлыйк әле үзләрен.


Бүре: Әй, Куян, тукта әле. Куян: Йөдәтмә әле, вакытым юк. Бүре: ( кәрзингә карап ) Нәрсә ул синең? -О,о,о, монда бүләкләр! Нинди күп! Куян, бу бит минем кәрзин, мин аны югалткан идем. Менә монда чыршы астына куйган идем, шуннан юкка чыкты. Син алгансың икән аны. Куян: Бу кәрзинне миңа Кыш бабай бирде. Бүре: Ха-ха-ха, син нәрсә Куян, бу урмандагы бөтен нәрсә дә минеке икәнен белмисеңме әллә? Куян: Урман һәркемнеке дә ул. Бүре: Юк шул, Куян! ( Бүре кәрзинне тартып ала) Сау бул, әгәр тагын берәр нәрсә тапсаң бел, аны мин югалткан булырмын.
(Куян елый-елый китә башлый, кинәт туктап кала)
Куян: Ай-яй-яй, нәрсә бу? Бүре тукта әле, тагын бер әйбер таптым. ( Куян капкынны күрсәтә) Бу әйберне син югалтмадыңмы? Бүре ( йөгереп килә) :Минеке. Ай-ай. ( Бүре кулын капкынга кыстыра, Куян кәрзинне тартып ала)

Куян: Сау бул, Бүре. Мин мәктәпкә киттем.Кыш бабайга балаларга бүләк өләшергә булышам, хуш!

Бүре ( елаган тавыш белән): Куян, җибәр инде, минем дә мәктәпкә барасым, балалар белән күңел ачасым, бүләк аласым килә. (Артыннан чыгып китә) Укытучы: Балалар, күрдегезме Бүрене? Андый комсыз булырга ярыймы икән? Сезгә кем күбрәк ошады һәм ни өчен? Без бүген сезнең белән күңелле итеп ял итәргә җыелдык. Әйдәгез, безнең иң нәни дусларыбызның шигырьләрен тыңлап китик әле.
Без бүген чыршы янында Нинди матур безнең чыршы Әйлән-бәйлән уйнарбыз. Җем-җем килеп тора ул. Кыш бабайны каршыларбыз, Башлыйбыз чыршы бәйрәмен Матур җырлар җырларбыз. Котлы булсын Яңа ел!
Исәнме, чыршы, исәнме, Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына Яңа ел килеп җитте. Җитәкләгән күркәм бәйрәмне. Күңелле чыршы бәйрәмен Нинди бәйрәм?- диеп сорасагыз, Нәниләр күптән көтте. Бүген бездә чыршы бәйрәме. Үсте чыршыбыз урманда, Хәзер чыршы бизәлгәнсең, Шаулап торды анда. Муенсалар элгәнсең. Җәен дә, кышын да зифа Безгә шундый матур бәйрәм Яшел ул һаман да. Син алып килгәнсең.
Котлы булсын Яңа ел! Яңа елның бәхетле ел Сагынып көткән бәйрәм бу! Буласын без беләбез. Кешеләргә Яңа ел Шуңа күрә бергәләшеп Алып килгән бәйрәм бу! Яңа елга керәбез.
Каршылыйк, дуслар, бергәләп Кыш бабай килгәч булачак Яңа ел килә безгә. Котлаулар да, бүләк тә. Әнә күпме кунак килгән Яңа елда чынга ашар Әйләнә-тирәбезгә. Безнең бөтен теләк тә.

  • Балалар, безгә кунак булып килгән бу зифа буйлы, яшел күлмәкле чыршы кайда үсте икән? Әйдәгез әле, "В лесу родилась ёлочка" дигән җырны җырлап, чыршыбызны сөендерик әле.
  • Бәйрәмебез башланып та китте. Ә Кыш бабай белән Кар кызыбыз һаман юк та юк. Чакырып карыйк әле аларны.Бәлки, ишетеп килеп тә җитәрләр.Әйдәгез, "Кыш бабай", "Кар кызы" дип кычкырыйк.

( Кыш бабай белән Кар кызы керә)
Кыш бабай: Кар кызы: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, балалар! Исәнмесез¸әниләр! Исәнмесез, кунаклар! Исәнмесез, әбиләр! Яңа ел белән сезне, Тирән карларны ерып, Яңа бәхетләр белән! Борынымны өшетеп, Яңа елда зур үсегез, Озын юллар үттем мин, Көн дә артсын көчегез! Сезгә килеп җиттем мин. Ел үсәсен, ай үсегез! Бәхетле һәм сау булыгыз, Илгә хезмәт итегез. Котлы булсын Яңа ел! Яңа елда уңышлар Телим сезгә мин, дуслар! - Балалар, Кыш бабай белән Кар кызы нинди матур теләкләр теләделәр. Сылу Кар кызын хөрмәтләп "Кар кызы" җырын җырлап китик. - Бабакай, без сез килеп җиткәнче бәйрәмне башлап җибәрдек. Әйдә, син дә тыңла әле, 2 нче класс укучылары үзләренең чыгышын башлыйлар, ә син бабакай бүләкләреңне кызганма яме.
Яңа карлар ява җиргә Яңа бәхет, яңа шатлык Яңарган төсле урам. Алып килсен Яңа ел. Искесен күмәргә теләп Яңа җиңүләре белән Тузынып йөри буран. Котлы булсын Яңа ел.
Урманнарга, бакчаларга Һава саф-рәхәт суларга Урман, кырлар өстенә Яп-якты бөтен урам. Ак мамыктай күбәләк кар Кыш бабай килде кунакка Төшә дә төшә генә. Җир киде йомшак тунын.
Кыш бабай килгән Чыксаң чеметә, Ап-ак тун кигән. Битне өшетә. Көтә: кем генә Менә шул аның Чыгар дип өйдән! Бөтен эше дә. Хөрмәтле кунаклар! Безнең укучыларыбыз мәктәптә төрле-төрле түгәрәкләргә йөриләр. Шуларның берсе "баян" түгәрәге. 4 нче класс укучысы Сабирҗанов Илнур әлеге түгәрәккә йөреп өйрәнгән көйләрен сезгә дә уйнап күрсәтер.
Фарухова Миләүшә башкаруында "Кыш бабайны көткәндә" шигырен тыңлыйк.
  • Хәзер күрсәтеләсе әкиятебезне бигрәк тә нәни дсларыбыз, нәни кунакларыбыз игътибар белән карарлар һәм андагы киңәшләрне тотарлар дип ышанып калабыз.

Абдулла Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү
Автор: Бер соры куянның үзе төсле үк озын колаклы, бик иркә, бик кадерле кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән. Көннәрдән бер көнне Куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.
Әни куян: ( итекләрен тотып керә) Кызым, кызым, син кайда? Мә, бәбкәм, ки, аякларың туңмасын, сызламасын. Куян кызы: ( чыршы янында уйнап утыра) Әнием, бик зур рәхмәт (торып киеп куя) Ай, аякларыма шундый җылы, рәхәт. (йөгереп карый) И, уңайсыз ич болар, йөгереп тә булмый.( Итекләрен салып, чыршы астына яшерә) Әнием күрмәсен әле. Әни куян: Кызым, нигә итекләреңне салдың? ( Табып алып бирә) Мә, киеп куй әле. Автор: Әнисе кидерә, ә ул салып ташлый икән. Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгергән. Бер көн шулай йөгергән, икенче көн йөгергән, өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән. Куян кызы: Әни, әни, минем аягым авырта! Әни куян: Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аякларың шешкән бит ( аягын тотып карый) Инде ни эшләргә? Бу баланы кая алып барырга?

Юлда Тиен үтеп бара.


Тиен: Нәрсә булды сезгә? ( Куян кызының аягын тотып карый) Сезгә табиб янына барырга кирәк. Әйдәгез, мин юлны беләм, сезне озатып куям.
( Табиб янына китәләр. Чыршы янына урындык, өстәл куела, табиб урындыкта утыра)
Әни куян: Исәнмесез, табиб! Безгә сезнең ярдәмегез кирәк. Кызымның аяклары шешкән. Табиб: Нишләп шеште ? Кая карыйм әле. Куянкай, кайда йөрдең син болай? Куян кызы: Табиб, мин гаепле. Әнием алып биргән итекләрне кимәдем, шуңа аягым шеште. Табиб: Менә болайрак утыр әле, Әниеңнең сүзен тыңларга Кирәк икән һәрчак туганкай, Аякларың ай-һай-һай, Дару сөртмичә булмый.
( Дару сөртә, бәйләп куя) Табиб: Басып кара әле хәзер. Куян кызы: ( басып) Ай, рәхмәт табиб. Табиб: Бирәм, дускаем, бер киңәш! Терел генә тизрәк. Шундый суык көннәрдә Итек кияргә кирәк. ( итекләрен алып бирә)
Куяннар: Бик зур рәхмәт сезгә , Табиб. Автор: Өч көн дигәндә Куян кызының аягы төзәлгән. Ул инде киез итеген бер дә салмый киеп йөри икән.

  • Ә хәзер 2 нче класс укучысы Гобәева Миләүшә башкаруында "Әбием" дигән җырны тыңлап китик.

( Бик каты итеп әтәч кычкыра. Залга Яңа ел керә)


Яңа ел: Дөнья әйләнеп, Мин килдем менә, Урман-кырларга Чиксез бай җиргә. Монда-матурлык! Монда-батырлык! Зур төзелешлә- Шаклар катырлык!

Кил, Яңа ел, безне кууандырып Төн узар да, чыгар кояшың. Белеп торам әле матурлыкның Матуррак тагын буласын. Җир ишетсен синең адымнарны Юлларыңда тагын яз булыр Синең исемең Җиңү һәйкәленә Безнең куллар белән язылыр.
- Балалар, чыршыбыз моңаеп тора шикелле. Әйдәгез, чыршы турында да җыр башкарыйк әле. ( "Чыршы, чыршы, без сине" )

4 нче класс укучылары Гарифҗанов Айнур һәм Фазылҗанова Илүзә ашкаруында шаян бию "Әпипә"


  • Бәйрәмебезне 3 нче класс кучыларының чыгышы белән дәвам итик.

Бала календарьны ача, Февральдә, февральдә Менә гыйнвар башлана. Җил уйный басуларда. Гыйнварда, гыйнварда Көрт иелә кырларга Кар күп була урамда. Кар таулары шәп булса да Кар урамда, баскычларда Суык була шуарга. Ә кояш зәңгәр күктә. Морҗалардан чыккан төтен Күтәрелә биеккә.
Балкып йолдызы яна, Чыршыбыз шундый нәфис, Балкып утлары яна, Аңкып тора тәмле ис. Ялтыравык уенчыклар Йолдызлары җем-җем итә Бик күп эленгән аңа. Уенчыклар искиткеч. Түгәрәккә җыйналып Урман җиләкләре бар анда Басыйк , дуслар, тизерәк. Кунакка дип килгәннәр. Әй, Яңа ел, өр-яңа ел Кыш бабайның күчтәнәчен Кил син безгә тизерәк. Исеннән үк сизгәннәр. Чатнама суыклар Кызганмый, җәлләми Санламый кояшны. Ут куя борынга. Кысыла сулышлар Сорамый, эзләми Өшетә колакны. Керә ул куенга. Этмичә, тартмыйча Буламы, булмыймы Кушмыйча тыңлата. Туның ки, дип әйтә, Какмыйча, этмичә Уйнамый, көйләми Сукмыйча елата. Ә сине биетә.

"Кем тизрәк" уены 7 бала чакырыла, 6 урындык куела. Музыка туктагач, балалар урындыкка утыралар. Кем утыра алмыйча кала, шуңа җәза бирелә.

3 нче класс укучылары чыгышларын дәвам итәләр.
Декабрь, декабрь Җир өстенә матур булып Яңа елны кертәдер. Энҗе карлар коела. Төн эчендә Кыш бабай Бар урманнар һәм елгалар Күпер сала елгага. Энҗе нурда коена. Көзге төсле боз өстендә Кырлар-болыннар өстенә Нинди рәхәт шуарга. Ап-ак юрган ябыла. Агачларга матур булып Ап-ак энҗе коела.
Әнә кара, энҗе карлар Менә килде безгә кыш Чәчелә ай нурыдай. Кар-бураннары белән. Күктәге якты йолдызлар Биек-биек таулары Ялтырыйлар алтындай. Кыш бабайлары белән. Әнә ничек матур булып Энҗе карлар сибелә Мин дә чыктым урамга Минем белән табигатьтә Чана-чаңгы шуарга Матурлыкка сөенә. Бик күңелле шул анда Карда, бозда уйнарга.
Әй, күңелле дә шул тауда Яшел чыршы ылыслары Ауныйбыз без гел шунда. Бүлмәдә калтырана. Бураннарны туздырып, Инде аның түбәсендә Бер-беребезне уздырып. Ак, кызыл утлар яна. Иң югарыдагы йолдыз Алтын нурларын сибә. Ботакларындагы утлар Бер кабына, бер сүнә.

Күмәк бию "Буги-буги , о-кей "


  • Әйдә, бергә биеп алыйк
Әйдә, бергә унашыйк. Бизәлгән чыршы янында Гөрлик, көлик, җырлашыйк.
4 нче класс укучылары Минҗанова Айгөл, Казакова Алинә, Сабирҗанова Рамилә, Фазылҗанова Гөлия, Фазылҗанова Илүзә башкаруында " Чишмә" җыры.

  • Әйдәгез әле, без әниләребезгә нинди матур сүзләр әйтәбез икән? Алмадан шырпы чүпләп матур сүзләр әйтәбез. Бер әйтелгәнне кабатларга ярамый.

4 нче класс укучыларының чыгышын дәвам итәбез:


Гимаева Равия " Салкын каян килә?" Хафизова Райлә " Җәяүле буран" Фарухова Миләүшә " Таягым онытылган" Фазылҗанова Гөлия "Яңгырлы Яңа ел" Сабирова Гөлия " Кышкы бакча"

  • Әйдә, басыйк парлашып
Тормыйк әле шаккатып. Чыршыга биеп күрсәтик Аяклар тыпырдатып..

4 нче класс укучылары башкаруында "Полька" биюе


Сабиров Әлфис "Алдан ук белеп торам" Минҗанова Айгөл "Чаңгы шуабыз" Фазылҗанова Илүзә " Бу ни эш ?" Сабирҗанов Илнур " Ялкау көрәк" Мөхәммәтҗанов Әмир " Яңа ел каян килә" Казакова Алинә " Хикмәтле сурәт"

Уен "Алма ашау"


-Хөрмәтле кунаклар! Безнең бәйрәмгә чит ил кунаклары да килгән. Алар Англия татарлары. Хәзер сезгә шуларның икесен тәкъдим итәбез. Алар Илүзә Фазылҗан һәм Алинә Казак. Әлеге кунаклар башкаруында "Весёлое лицо» җырын тыңлап үтик.

  • Балалар, Кыш бабай елән Кар кызы ерак ук килгәннәр. Алар беән дә уен уйнап алыйк. Минем янга ике укучы чыксын. Кыш бабай белән Кар кызы аларны "Мумиё" итеп төрерләр. Рәхим итегез!

  • Безнең бәйрәмгә Салават Фәтхетдинов та ( Хаметшин Альфред) килеп җитте. Ул "Салкын чәй" җырын башкара.

2 нче класс укучысы Гобәева Миләүшә "Торуын торам ла ул " дигән шигырь сөйли.


Уен "Урындыкка аяк киеме киертү"


Гарифҗанов Айнур "Суык " дигән шигырь сөйли.


  • Безнең иң нәни дусларыбыз, 1 нче класс укучылары башкаруында бию "Яблочко"

2 нче класс укучысы Гобәев Вильдан "Хикмәт" дигән шигырь сөйли. Тыңлыйк әле: кайда, нәрсәдә икән хикмәт?
Уен "Ромашка" ( төрле биремнәр язылган.
"Матрёшкалар" биюе - 4 нче класс укучылары

-Без биибез, җырлыйбыз Буран уйнап торганда. Биеп аргач ял итәбез Чыршы үскән урманда.
Килгән кунакларыбызның аяклары да камашып беткәндер. Аякларыгы бераз язылып китәр, 2 нче класс укучысы Касыймов Илмир сезне татарча биергә чакыра. ( Татарча күмәк бию)

Кемнәр уйнарга ярата? Безнең белән ярышырга Кемнәр өлгер һәм җитез? Җитез әниләр кирәк. Безнең белән ярышырга Кемнәр ярышырга әзер, Кемнәр тели әйтегез? Чыгып басыгыз тизрәк.


Уен: Әниләр күзләрен бәйләгән килеш үз балаларын танырга тиешләр.
1 нче класс укучылары җыр башкара: "Безнең дусларыбыз"

Уен:"Түбәтәй бирешле" Түбәтәй кулдан-кулга күчерелә. Көй тукташка, түбәтәй кемдә кала шул кеше сорау ала.
Сораулар:
  1. "Туган тел" шигырен кем язган?
  2. Сыер ни өчен ята?
  3. Сезнең класста ничә укучы?
  4. Без кайсы районда яшибез?
  5. "Иртәнге таң нурыннан..." дәвам ит.
  6. Беренче сыйныфта иң шук малай кем ул?
  7. Быел Җиңүнең ничә еллыгын билгеләп үттек?
  8. Искечә Яңа ел кайсы көнне була?
  9. Иң яраткан һәм иң яратмаган дәресең нинди?


-Безнең хәзер төрле ансамбльләр оешып тора. Менә безнең мәктәптә дә шундый ансамбль бар. Ул - "Кызлар- йолдызлар" . Җитәкчеләре-Нигъмәтҗанова Альбина Раисовна. Алар башкаруында «Бер яшькә үстем" дигән җыр тыңлыйк.
  • Соңга калып булса да, Англиядән тагын бер дуэт килеп җитте. Ул Гарифҗан Айнур һәм Мөхәммәтҗан Әмир. Алар "Как дела" дигән җыр башкаралар.


Уен: "Күз бәйләш" Чибәр егет, ныклап уйла Алдыңда кем булганын. Ялгышмыйча әйтеп кара Исеме кем булганын.

  • Кадерле балалар! Безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Ә хәзер "Костюмнар парады".
( Балаларга бүләкләр өләшү, костюмнарга урыннар билгеләү)



© 2010-2022