Сценарий на тему Осенний бал, 1 кл

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по познавательно-речевому направлению развития детей №59 «Дружба» города Набережные Челны РТ








Сценарий музыкального осеннего утренника

«Зайюшкина избушка»

(для детей второй младшей татарской группы)






Подготовили и провели: музыкальный руководитель 1 квалификационной категории Шафигуллина Гульнур Губайдуловна воспитатель 1 квалификационной категории Валиулина Гульназ Рифнуровна
















Г.Набережные Челны Сөмбелә бәйрәме. Зал бәйрәмчә бизәлә. Өстәлләрдә уңыш: җиләк-җимеш, яшелчәләр, башаклар куела. Салмак кына музыка астына балалар залга керәләр. А.Б. Балалар , бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе -"Сөмбелә" бәйрә- менә җыелдык. Елның сихри фасылында , көн белән төн тигезләшкән мәлдә , татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән . Ул-көзге бәйрәм, үңыш бәйрәме. Сөмбелә- ул " башак " ди- гән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы , сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дигәннәр. 1 бала. Сарыларга сарган ак каенга Шыбыр -шыбыр килеп кем дәшә? Уттай янган кызыл миләш белән Пышылдашып кем ул сөйләшә? 2 бала . Көзге җиргә гашыйк әрсез җилләр Яфракларга шулай эндәшә. Хушыгыз, хуш, язга чаклы, диеп, Алар белән уйнап сөйләшә. 3 бала. Көзге урман тып-тын булган, Агач башы- ялангач . Соңгы яфрак төшә калтырап, Әз генә җил шаяргач. 4 бала. Көз килде, Уңыш булды, Табын сый белән тулды. Рәхим итегез , дуслар , Көзге бәйрәмгә.
Җыр "Көз җиткәч". 5 бала. Көз килде дә керде өйгә, Яфраклар йөгерәләр. Ышык эзләп койма , капка Асларына керәләр. Бию "Кулчатыр" А.Б.Зифа буйлы , җитен чәчле, Зәңгәр күзле бу кызның Исемнәре ничек икән, Әйтегезче кем белә? Балалар . Сөмбелә. Сөмбелә . Мин- Сөмбелә, килдем сезгә Көзге байлык кулымда. Муллык белән байлык телим Кем очраса да юлымда . Җыр :"Сөмбелә". 6 бала. Син килүгә сөендек, Бик күп җырлар өйрәндек Шигырь , табышмак , мәкальләр Күп биюләр өйрәндек. Сөмбелә. Дусларым, күрәм, сез бик тапкырлар һәм уңганнар икәнсез. Минем дә сезгә бү- ләк - табышмакларым бар. Яле , тыңлап карагыз. Кар астында кыш үткәрә, Ямь яшел тунын киеп. Көздән чәчеп калдырганга Өлгерә ул иң элек. Башта буйга сикерә Аннан серкә очыра. Кыш чыкса да , янып көеп Урганны көтеп тора . Балалар : Арыш. Сөмбелә. Буеның озынлыгы белән Аз калыша арыштан Ул аңардан күп уздыра Уңыш өчен ярышта. Эшкәртсәләр бөртегенең Бөтен шартын китереп . Оныннан күмәч пешә Күбек кебек күпереп. Балалар. Бодай. Сөмбелә. Бик дөрес, дусларым. Зирәклегегез мине сокландырды. Ягез әле, башакларым, бире килегез. Ничек дулкынланып үсүегезне балаларга күрсәтегез әле. 1 башак. Җылы кояш җәй буе Безгә нурларын сипте. Алтынсу төс йөгертте Ярдәм итте яңгыр да. Шифасын бирде безгә. 2 башак. Әйе ,яңгыр вакытында Кичекми килеп җитте. Безгә ул дым эчертте Дөрес нык ярдәм итте , Җил дә безгә булышты. Башаклар бергә. Аннан игенче безне Тегермәнгә төшерде. 1 бала. Ипи басуда үсә Аннан амбарга күчә. Аннары мичтә пешә, Кызарып мичтән төшә. Шуннан килә өстәлгә Безгә куәт өстәргә. Ипи булса табында Булдырам мин барын да. 2 бала. Көзнең иң олы бүләге- Икмәк тора табында. Тормышыбыз ямьле була, Икмәк булган чагында. Сөмбелә . Яшәү чыганагы- кояш нурын Җир җылысын саклап үзендә. Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк Һәр табынның тора түрендә. (Сөмбелә тәрбиячегә икмәк тапшыра.) Әтәч (керә). Мин- әтәч Кикрикур, Кикригем дә шуңа зур. Һәр көн иртән җир себерәм , Кара, нинди чиста авыл!
Тукта бер башак таптым.(бала башакларны күреп). Нишлим икән, нишләтим? Тычканнарны чакырыйкчы, Алар белер нишлисен. (Әтәч тычканнарны чакыра , алар күренми). Балалар , сез кычкырып карагыз әле , чыкмаслар микән. Исемнәре дә аларның - Чәрли бе- лән Чүрли. Балалар. Чәрли , Чүрли , әйдә чыгыгыз! (Тычканнар килә.) Әтәч (тычканнарга карап) Менә таптым башак, Тегермәнгә барып Тарттырырга кирәк . Оннан , алла боерса, Пешерербез икмәк . Кайсыгыз бара соң тегермәнгә? Тычканнар . Мин түгел. Мин дә түгел . Әтәч . Ярый мин үзем барам, Сез сакларсыз өйне. (Әтәч чыгып китә. Тычканнар туп уйнап кала). А.Б. Балалар , тычканнарга бер-береңә һәрчак булышырга кирәклеген аңлатыйк әле . Балалар. Сез нигә әтәчкә булышмыйсыз ? Эшне бергә эшләргә кирәк. Бергә эшләсәң күңелле була. Тычканнар . Без арыйбыз, күтәрә дә алмыйбыз. А.Б. Бергә эшләгәндә эш авыр булмый ул. (Капчык күтәреп әтәч кайта). Әтәч. Менә он алып кайттым, Инде басыйк камырын. Кызарып пешәр бәлеш, Алмасын да салырмын. Йә кем баса камырын? Чәрли. Мин түгел. Чүрли . Мин дә түгел. Әтәч .(бармак яный). Эх, сезне! Балалар да көләр әле үзегездән. Балалар, мин камыр басыйм , ә сез берәр җыр җырламассызмы? Күңеллерәк булыр иде. Әтәч. Рәхмәт сезгә , дусларым. Күңелләрем күтәрелеп китте. Менә камырым да әзер, инде ясап мичкә генә тыгасы калды. (Әтәч бәлеш ясый, балалар аңа булышалар). Әтәч. Менә булды да. Йә, кем бәлешне мичкә тыгып куя. Чәрли, синме? Әллә, Чүрли, син ме? Тычканнар . Юк-юк, без түгел!.. Әтәч . Ярый инде, мичкә үзем тыгармын (Әтәч мичкә бәлешне тыгып куя). Бәлеш пешкән че нәрсә эшлик икән?. А.Б. Әйдәгез әле , биеп алыйк. Әтәч. Сез миңа да өйрәтегез әле , мин бит бии белмим. Әйдәгез, Чәрли, Чүрли, биергә ба- сыйк. Тычканнар .Без бит бии белмибез. А.Б. Бер дә борчылмагыз. Безнең балалар хәзер сезне биергә өйрәтерләр. Бию : "Татар биюе". Әтәч. Мин үземне бии белмим дип йөри идем.Була икән! Ә сез бик матур биисез , балалар. Чәрли, Чүрли сез дә бии беләсез икән бит. Минем бәлешем дә пешеп чыккандыр инде. Алып чыгыйк әле. (Әтәч бәлеш алып чыга). Әтәч. Кем ашый бәлешне? Тычканнар. (йөгереп килеп) .Мин ашыйм, мин ашыйм. Әтәч. Юк инде, мин сезне ашатмыйм. Сез бит берни дә эшләмәдегез.( тычканнар башла- рын иеп чыгып китәләр). Әтәч . Нишләргә инде бу тычканнар белән ? А.Б. Без аларны гафу итик ,әтәчкәй. Икенче алар сиңа булышмый калмаслар. Алар гаеп- ләрен аңладылар инде. Әтәч. Ярый алайса. Әйдәгез , мин сезне үземнең көзге уңышым белән сыйлыйм әле.(Бии- бии яшелчәләр керә). Сөмбелә. Ай-һай ! Быел уңыш бигрәк мул булды. Ул кишер, помидор, чөгендер. Үзләре шундый эре . Күрдегезме , үңышым ничек күп. Җыр :"Осенняя песенка". Ягез әле , балалар, минем яшелчә һәм җиләк -җимешләремне җыярга булышыгыз әле . Уен :"Яшелчәләр". Сөмбелә. Яшелчәләрне җыеп бетердек , хәзер бераз ял итеп алсак та була. Мин сезгә та -бышмаклар әйтәм , ә сез җавапларын табыгыз. 1.Утыра бер ак чүлмәк Өстенә кигән йөз күлмәк.Ул нәрсә?(Кәбестә). 2. Чибәр апага карыйм да елыйм.(суган). 3.Чәчәге агачында, алмасы тамырында (бәрәңге). 4.Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз(шалкан). Сөмбелә. Бигрәк тә тапкырлар инде үзегез.Булдырдыгыз! Бик матур җырлыйсыз, биисез. 1 бала. Һәр көн үзенчә килә ул, Һәр көн үзенчә матур. Елмаешып бер биесәк, Көзне ярату булыр. 2бала. Эш беткәч уйнарга ярый , дип әйтә безнең халык. Әйдәгез, дуслар , басыгыз. Бер уйнап көлеп алыйк. Уен :"Түбәтәй". Сөмбелә. Ай , бигрәкләр дә уңган балалар. Бигрәк матур уйнадыгыз, дусларым. Барысы өчен рәхмәт сезгә. Ә минем сезгә үземнең бүләкләремне тапшырырга телим .(Кәрзинне карый, бүләкләр юк. Агач артында чи-чи килеп тычканнар кәрзин карап утыралар). Сөмбелә. Ай , оятсызлар, беркемгә дә булыша белмиләр , ялкаулар, ә бүләкләрне беренче эләктергәннәр. Тычканнар . Гафу итегез инде безне, балалар ! Безнең дә бит сезнең кебек күңел ачып яшисебез килә.Без бүтән алай эшләмибез. Җыр "Золотая осень" Сөмбелә. Ярый алайса, бүләкләрем барыгызга да җитә.(тарата). Алдагы көннәрдә дә Телим сезгә уңышлар . Муллыкта , рәхәт тормышта Яшәгез, нәни дуслар!

















Литература.

  1. Веселые праздники. Пособие для воспитателей детских садов, классных руководителей. Издательство "Магариф" Казань 2005.
  2. Встаньте, дети, встаньте в круг! Учебное пособие для воспитателей детских садов и музыкальных руководителей. Издательство "Магариф" Казань 2003.
  3. Авторские песни В.Валеевой город Набережные Челны.








© 2010-2022