» Әйләнә-тирә дөнья» дәрес эшкәртмәсе

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әйләнә - тирә дөнья

Тема: "Яз көне чәчәкләр"
Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү.

Максат һәм бурычлар: 1.Яз көне табигатьтә булган үзгәрешләрне өйрәнү; язгы чәчәкләр белән танышу;

2. Укучыларның хәтерләү, фикер йөртү сәләтләрен үстерү; сөйләм телен үстерү;

3. Тәрбияви максат: Табигатькә кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү.Матурлыкны күрә белергә; чәчәк үстерү серләренә төшенергә; эстетик тәрбия бирү.

Фән белән кызыксыну хисе тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Табигатьтә барган үзгәрешләрне аера белү.

Коммуникатив УУЭ: информация табу, иптәшләре белән бергә эшли белү, тикшерү, үз фикерен әйтә белү.

Регулятив (көйләгеч) УУЭ: проблеманы һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү.

Танып- белү УУЭ: табигать бербөтенлеген , бәйләнешләрен белү, танып-белү максатын билгеләү, сорауларга тулы җавап бирә белү, предметара бәйләнешләрне кулланып, кирәкле информация туплау, эзләнүле һәм иҗадихарактердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль таба , үсемлекләрнең культуралы төрләрен тану, үсемлекләрне, чәчәкләрне белү.

Дәресне оештыру формасы:яңа материалны өйрәнү дәресе.

Җиһазлар: "Әйләнә-тирә дөнья" дәреслеге, 2 нче кисәк, эш дәфтәрләре, 2 нче кисәк,

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге


УУЭ

I.Оештыру моменты Максат: белем алуга әзерлек булдыру.

------------------- Өйрәнгән материалны кабатлау, ныгыту




















































II.Өй эшен тикшерү

Белемнәрне

Актуаль

ләштерү

Исәнләшү, уңай халәт тудыру

Матур үтсен көнебез! Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле, Отыйк матур гадәтне. Дөрес, матур утырыйк, Тырышып җавап бирик.

----------------------------------------------------Табигать нәрсә ул?

Табигать нинди ике төркемгә бүленә?

Терек Һәм терек булмаган табигать нәрсә белән аерыла?

Хәзер мин терек һәм терек булмаган табигатьне аера беләсезме икән, шуны тикшереп карыйм. "Кем игътибарлы" дигән уен уйнап алабыз. Мин терек һәм терек булмаган табигатьне әйтәм, сез терек табигатькә кергән сүз ишетсәгез кул чабарсыз, терек булмаган табигать булса,тик утырасыз. Әзерме?

Уен : салават күпере, агач, үлән, таш, карга, йолдыз, аю, чәчәк, төлке, кар, чыршы, боз)

Укучылар, ә терек табигатьне нинди 2 төркемгә бүлергә була?

АКЫЛ ШТУРМЫ:

1. Хәзер табигатьтә нинди ел фасылы?

2. Ничә ел фасылы бар?

3. Яз кайсы айдан башлана?

4. Яз айларын әйтегез.

5. - апрель язның ничәнче ае?

6. Яз көне көннәр нинди була?

7. Яз көне үткәрелә торган иң матур бәйрәм нинди?

8. Март- кыш аемы?

9. яз беренче булып нинди кошлар кайта?

10. Яз көне кошларга булышырга кирәкме?

Укучылар, искә төшерегез әле, без барлык үсемлекләрне нинди группаларга бүләбез?

1. Агачлар -кулларны өскә күтәрәләр;

2.куаклар - кул чабалар;

  1. үләннәр -чүгәлиләр

Слива, пихта, алмагач, крыжовник, тузганак, карагай, чия, әрекмән, үги ана яфрагы, имән, кура.каен, карлыган


"Терек булмаган табигатьтә яз"

Хәерле көн, алсу таңнарга

Хәерле көн, сайрар кошларга!

Хәерле көн, зәңгәр күкләргә!

Хәерле көн, якын дусларга

Хәерле көн, матур кызларга

Хәерле көн, батыр улларга!

Табигать - ул безне чолгап алган кеше кулы белән ясалмаган тирәлек.

Терек һәм терек булмаган табигать.

Терек табигать сулый, туклана, үсә, үрчи һәм үлә.



үсемлекләр һәм хайваннар

яз


4

март

март, апрель, май

2

җылы, кояшлы

Нәүрүз (кышны озату 21 март)

Юк

Кара карга, тургайлар, сыерчык

Кирәк, кошлар чөнки әле аларга бөҗәкләр, үләннәр юк

-Агачлар, куаклар, үләннәр.












өй эшен сөйләү


Регулятив УУЭ

күнекмәләрне үзара бәйли белү


Проблемалы сорау

------------------------

"Чәчәкләр вальсы" музыка тыңлау, анализлау. Музыканы тыңлаганда нинди хисләр кичердегез.Нәрсә күз алдына килде?

Яз нинди соң ул? Ул вакытта табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

  • Әйе, балалар, яз килүгә без кошларны ничек каршы алабыз?

  • Кошларга оялар ясыйбыз.

Язлар ничәү була?

------------------------------------------------

Дәрес темасын ачыклау.

Дәреслек белән эш. Текстны уку.анализлау. Сорауларга җавап табу. Презентация. Чәчәкләр белән танышу. Эш дәфтәре белән эшләү

(балалар язны тасвирлап сөйлиләр: көннәр озая, төннәр кыскара, кояш ныгырак җылыта, карлар эри, гөрләвекләр ага, агачлар яфрак яра, кошлар җылы яктан кайталар, тамчылар тама,бөҗәкләр уяна, табигать җанлана һ.б.)

Яз башы- яктылык язы -март ае

21 март язгы көн-төн тигезлеге көне.

Су язы -апрель

Яшеллек язы- май башы.

Сирень чәчәк ату белән язның соңгы чоры Җәй алды башлана.

-----------------------------------------------

"Табигать бизәкләре" китабыннан өстәмә материалны мөстәкыйль уку.

Коммуникатив УУЭ

информация табу, үз фикерен әйтә белү


-------------------------------------

Рефлексив эшчәнлек

Рефлексив эшчәнлек.

Үзанализ: Мин кайсы сорауларга төгәл һәм тулы җаваплар бирдем? Миңа аеруча ошаган бирем? Минем өчен үтәве авыррак булган бирем? Үзбәя. Чәчәк рәсемен ясау

Мин бу дөрестә бик яхшы эшләдем (уку­чылар кулларын күрештереп күтәрәләр)

Миңа бу дөрестә яхшы эшләргә сый­ныфташларым булышты, (укучылар ике кулны күтәрәләр)

Миңа әле тырышыбрак эшләргә кирәк икән. (укучылар бер кулларын күтәрәләр)

Танып-белү УУЭ

Анализлау, чагыштыру, классификацияләү,гомумиләштерү.



© 2010-2022