Конспект

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Конспект

Конспект


Әзерләде: Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучы- сы Юсупова Г.И.


Максат. Укучыларда сәламәт тормыш рәвеше, дөрес туклану, көндәлек режимны төгәл үтәү, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту күнекмәләре булдыруга омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау. 1. Стенд "Саулык - зур байлык";

2. Язмалар: "Сәламәтлек", "Дөрес туклану",

"Актив эшчәнлек", "Уңай кичерешләр".

3. Төрле ризыкларның рәсемнәре.(Файдалы

һәм зарарлы ашамлыклр" уены өчен.)

4. Сәламәтлек агачы.

5. Сәламәтлек театры өчен маскалар, дару үләннәре, бал салынган савыт, алмалар һ.б.

Кичә үткәрелгән бүлмә театр өчен яраклаштырып бизәлде.

План.

1. Сәламәт булу өчен дөрес туклану кирәк.

"Файдалы һәм зарарлы ашамлыклар " уены.

2. Актив эшчәнлек нәрсә ул?

"Саулыгым - байлыгым " стенды буенча эш.

3. Уңай кичерешләр - сәламәтлек билгесе.

Берничә ситуация тәкъдим итү.

4. Сәламәтлек театры.

5. "Сәламәтлек агачы"н яшелләндерү.

Кичәнең барышы.

1.Укытучы. "Сәламәтлегебез үз кулыбызда "дигән кичәбезне

татар халык мәкален тыңлап башлап җибәрик әле.

"Акчаңны югалтсаң - бернәрсә дә югалтмыйсың, вакытыңны югалтсаң - күп нәрсәне югалтасың, ә сәламәтлегеңне югалт- саң - барысын да югалтасың". Ни өчен шулай дип әйтәләр?

-Сәламәтлек кеше өчен иң кадерле нәрсә, ләкин аны сак -ларга кирәк. Бер югалтсаң, аны кире кайтаруы бик авыр. Сәламәт булмаган кешегә дөньяның бер кызыгы да юк.

Укытучы. Әйе, укучылар, бик дөрес. "Дөньяда иң кечкенә бәхет - байлык, иң зур бәхет - саулык", дп юкка гына әйт- миләр бит. Сәламәтлек - ул физик һәм рухи иминлек,күңел күтәренкелеге, уңай кичерешләр белән яшәү.

Сәламәт булу өчен иң мөһиме - дөрес туклану.Безнең организмыбыз без кабул иткән ризыклар хисабына яши. Без нинди ризыклар ашыйбыз соң?

Ә хәзер игътибарыгызга бер уен тәкъдим итәм. "Фай -далы һәм зарарлы ашамлыклар "уены. Өстәл өстенә төрле ризыкларның рәсеме куела. Шуларны ике төркемгә бүләргә тәкъдим ителә.

Организм өчен безнең нинди ризыклар ашавыбыз гына түгел, ә аның кабул итү вакыты да гаять мөһим. Ризыкны көнгә 4-5 мәртәбә аз - азлап ашарга киңәш ителә, ләкин йоклар алдыннан ашарга ярамый. (Аның нинди зыяны бар икәнлеген ачыклап үтү..)

Әгәр без үз сәламәтлегебез турында кайгыртмыйбыз икән, авырыйбыз һәм дәваланабыз. Ә нәрсәләр белән дә -валанабыз соң без? Нинди дарулар һәм нинди дару үлән- нәре кулланабыз?

(Укучыларның җавабы тыңланыла).

Димәк , укучылар, дөрес туклану - организмга файдалы булган ризыкларны гына ашау, дару үләннәре белән генә дәвалану, туклану режимын үтәү.

Тактага беркетү. "Сәламәтлек = дөрес туклану+"

2. "Җәяү йөрү һәм хәрәкәт баш миен уйлата һәм фикернең эшли башлавына китерә", дип язган Ж.Ж Руссо. Әйе, укучылар, спорт белән даими шөгыльләнү, һәр көн иртән күнегүләр ясау да физик һәм рухи сәламәтлекне ныгыта. Хәзер игътибарыгызны "Саулык - зур байлык" стендына юнәлтегез. (Стендтагы рәсемнәр буенча әңгәмә).

Укучыларга сораулар бирелә.

-Иртәнге күнегүләр ясау ни өчен кирәк?

-Чыныгу ни өчен кирәк?

-Ничек дөрес итеп чыныгырга?

Һәрчак чиста, пөхтә булу да сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. Шәхси гигиена кагыйдәләрен искә төшерү.

Димәк, һәр көн күнегүләр ясау, чыныгу, шәхси гигие- на кагыйдәләрен үтәү - болар барысы актив эшчәнлекне барлыкка китерәләр.

Тактага беркетү. "Сәламәтлек = дөрес туклану + актив эшчәнлек+".

3. "Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит", диелә татар халык мәкалендә. Бу мәкальне сез ничек ажлыйсыз?

(Кешеләргә эшләгән яхшылык сиңа яхшылык булып кайта).

Димәк, физик һәм психик сәламәтлегебез нык булсын өчен,

безгә миһербанлы, шәфкатьле, ярдәмчел булырга, бер - бе-реңә матур, ягымлы сүзләр әйтеп, күңелләрне күтәрергә омтылырга кирәк.

Берничә ситуация тәкъдим итү.

1. Сез урамнан әйткән вакытыгыздан 3 сәг. соңарып кайт- тыгыз. Сезне ачулы кыяфәттә әниегез каршы ала. Сез ниш -лисез?( Истә тотыгыз: сездә ачулы караш булырга тиеш тү- гел.)

2. Сез "2"ле билгесе алдыгыз һәм сезгә моның өчен эләгә-чәк. Әти - әниегезгә нәрсә дип әйтерсез? Алар урынында булсагыз сез нишләр идегез?

Димәк , балалар, үзеңә кешенең нинди карашта булуын телисең, башка кешегә син дә шундый карашта булырга тиеш. Бу уңай кичерешләр - сәламәтлекнең өченче кушы -лучысы. Берегез дә моны истән чыгармагыз.

Сәламәтлегебезнең үз кулыбызда икәнлегенә төшендек .

Аны саклау бары үзебездән генә тора, балалар.

Тактага беркетү. "Сәламәтлек = дөрес туклану + актив эшчәнлек + уңай кичерешләр"

Җыр "Кояшлы ил" җырының көенә башкарыла.

Сәламәт булыйк.

Сау - сәламәт булыйк без.

Витаминнар ашыйк без.

Карлыганы, балы да

Бик файдалы бары да

Шуны истә тотыйк без.

"Хәрәкәттә - бәрәкәт", дигәннәр.

Шуны истән чыгармыйк.

Саф һавада уйнагыз

Зарядка да ясагыз

Гел сәламәт булыгыз.

Сау - сәламәт булыгыз.

Елмаегыз, көлегез.

Сәламәтлек - бәхет ул

Аның кадерен белегез

Сезгә шуны телибез.


© 2010-2022