» Һөнәрләрнең һәркайсы яхшы» әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:






Тема: Һөнәрләрнең һәркайсы яхшы!

Максат.Укучыларга игенче хезмәте Россия халкының борынгы һәм хәзерге көннәрдә дә мөһим хөрмәткә лаек һөнәр булуытурында төшенчә бирү, конкрет мисалларда һөнәр осталарына кирәкле сыйфатларны ачыклау; дөрес итеп фикереңне әйтә, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү; хезмәт кешеләренә хөрмәт һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә. Игенче хезмәтенең мөһимлеген аңлау, укучы үзенә сайлаган һөнәр һәм аңа кирәкле сыйфатлар темасына кагылган сүзлек запасын арттыру.

Җиһазлау. "Юрий Гагарин", "Кем шулай әйтә", "Иген әстерү" презентация, "Игенче" җыры , сыйфатлар язылган табличкалар.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

Укытучы.

-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез! Саумысыз!

-Кәефләрегез ничек?

- Бик яхшы. Кояшлы иртә кебек!

- Сез әйләнә-тирә дөнья дәресенә әзерме?

-Әйе, әзер.

Бик яхшы. Алайса. Дәресне башлыйбыз.

II. Актуальләштерү.

Укытучы.Мин сезгә бер шигыр укып күрсәтәм. Сез игътибар белән тыңлагыз, нәрсә турында язылган микән бу шигыр.

Төзүче йортлар сала,

Тегүче күлмәк тегә,

Күлмәкне тегеп булмый,

Кермичә җылы өйгә.

Ташчы эшли алмас иде,

Җайлы кием кимәсә,

Тегүче куртка, алъяпкыч

Аңа тегеп бирмәсә.

Матур итекләрне безгә

Тегеп бирә итекче,

Тәмле ашлар белән сыйлый

Оста куллы пешекче.

Төрле-төрле һөнәр, димәк,

Безнең өчен бик кирәк.

Файда тисен кешеләргә;

Һәркем тиеш эшләргә.

Укытучы. Нәрсә турында язылган бу шигырьдә?

(Һәнәрләр турында)

- Әйе, бу шигырьдә һөнәр ияләре , аларның хезмәтләре турында сүз бара.Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

(Һөнәрләр турында сөйләшербез.) III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү. 1.Игенче турында әңгәмә -Әйе, бүген дәреснең темасы да һөнәрләр һәм һөнәр ияләре турында: "Һөнәрләрнең һәркайсы яхшы!" (тактада язылган). -Менә бу җырда кем турында җырлыйлар? ("Игенче" җырын тыңлау) (Игенче турында.) -Дөньяда һөнәрләр бик күп. Әйдәгез, санап китик әле.(Укытучы, табиб, терлекче,шофер, очучы, биюче, җырчы) -Шул һөнәрләр арасында иң борынгы һәм иң хөрмәтлесе бар. Ул-игенче хезмәте. Чөнки бер генә кеше дә: врачмы, укытучымы , инженермы- ипи ашамыйча яши алмый. Ә ипине игенче үстерә. Ипи, игенче турында бик күп мәкальләр бар. Шуларның берсен укып китик: Икмәк-һәрнәрсәгә баш(тактада). -Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? -Әйе, чыннан да ипи һәрнәрсәгә баш. Ә тырышмыйча, эшләп тир түкмичә генә табынга ипи үзе килми. Шуңа күрә игенче җирне белергә һәм яратырга тиеш. Игенчегә шулай ук түземлелек һәм сабырлык кирәк. -Ничек җирне белеп була? (Җирне белү- ипи үстерү серләрен белү ул- кайчан басуны сөрергә, чәчәргә) -Ничек җирне яратырга? (Яратмыйча гына эшләгән эш яхшы булмый. Җирне ярату-аны саклау, кайгырту.) -Ә нигә игенчегә түземлелек һәм сабырлык? (Иген озак үсә, эшләгән эш тиз генә күренми. Игенне үстереп, җыеп алганчы бик озак вакыт үтә. Шуңа игенчегә сабыр һәм түзем булырга кирәк.) 2. Китап белән эш. а)36 бит. -Игенче хезмәте бик борыңгы хезмәт дигән идек. Ул вакытта тракторлар да, машиналар да, комбайннар да булмаган. Ничек үстерделәр микән игенне , әйдәгез, әле, танышып китик. -1нче ат белән җирне сөргәннәр, 2нче кул белән чәчкәннәр, 3нче үскән, өлгергән игенне урак белән урганнар, 4нче таяк белән башакларын сукканнар, 5нче җил тегермәнендә тартканнар -он булган, 6нчы ипиләр ясап, мич төбенә салып пешергәннәр. -Хәзер басуларда ничек икмәк үстерәләр? Э хәзер бөтен эшне техника белән эшлиләр.Техника белән эшләсәләр дә бик җиңел хезмәт дип әйтеп булмый. Эшне белеп , тырышып эшләргә кирәк. б)"Иген устерү" Презентация карау в)Безнең авылда да иген үстерүчеләр яши. .........................................................
37 бит. а)-Кечкенә кыз кулына нәрсә тоткан? (Түгәрәк ипи тоткан.) -Нәрсәгә куйган ул аны?(Чигелгән сөлгегә.) -Кайчан шулай итеп ипи тоталар? (Чигелгән сөлгегә ипи, тоз куеп кадерле кунакларны каршылыйлар. Бу аларны бик нык хәрмәтләү була.) б)Р.Миңнуллинның "Ипи булса" шигырен укучыдан укыту. Нәтиҗә ясау. -Ни өчен ипи табында булганда барсын да булдырып була? (Көч керә, тамак тук булгач эшләрне дә эшлисе генә килеп тора.) в)Пешерелгән ипи ризыкларын карау, исемнәрен әйтү. 3.Физминут. -Мин һөнәрләр әйтәм, ә сез хәрәкәтләрен күрсәтегез. Буяучы, чәч кисүче, шофер , очучы, футболист,язучы, сыер савучы, табиб,тракторист, идән юучы. 4.12 апрель-косонавтика көне белән таныштыру. -Укучылар буген 12нче апрель бәйрәм көн. Нинди бәйрәм микән ул? Космонавтлар турында ишеткәнегез бармы? Кемнәр алар? (Галәмгә очучылар.) -1961нче елда иң беренче тапкыр безнең илебездән Юрий Гагарин космик корабльдә галәмгә очкан. Хәзер 12нче апрель -Космонавтика көне бәйрәме итеп билгеләнгән. 4. "Ю.Гагарин" презентация карау. IṼ. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту. -Профессияләр бик күп. Кем генә, кайда гына эшләсә дә үз эшенең остасы булырга тиеш. Остасы нәрсә дигәнне аңлата. Ул эшен яратып, теләп һәм белеп эшли. 1.Эш дәфтәре 28-29 битләр буенча эш.Парлап эш. Эш осталары нәрсә белән шөгыльләнәләр? Уйлап карагыз әле, аларга нинди сыйфатлр кирәк? Йомгакларны һөнәрченең хезмәтен аңа кирәкле сыйфатлар белән тоташтырып чыгыбыз. 2. "Кем шулай әйтә?" уены.(Презентация.) - Нинди фәннәрне белергә кирәк? Ṽ.Дәресне йомгаклау. -Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс!-ди халык мәкале. Сез моны ничек аңлыйсыз? -Һәр кеше үзенә яраткан һөнәрен сайларга тиеш. Моның өчен кечкенәдән үк әзерләнергә: яхшы укырга кирәк. Сезгә рәсемнәр таратам. Өйдә үзегез кем булырга телисез, шул кызны яки малайны һөнәргә туры килгән киемнәрен кигертеп буяп килегез !

© 2010-2022