Конспект по татарскому языку на тему килеш

Раздел Начальные классы
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

Максат:

1. Укучыларның зат алмашлыклары турындагы белемнәрен системага салу, гамәли куллана алуларына ирешү.

2. Иҗади фикерли белү сәләтләрен үстерү.

3. Укучыларны татар теленә кызыксынучанлык тәрбияләү.

Кулланылган әдәбият: 1)Дәреслек. 4нче сыйныф. Татар теле.

2) Кызыклы грамматика. С.Г. Вагыйзов.

Җиһазлау:ноутбук, экран,мультимедиа-проектор, презентация, компьютердан чыгарган күрсәтмәлекләр.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

  • Исәнмесез!

  • Хәерле көн!

  • Хәлләрегез ничек?

  1. Үткән дәресне искә төшерү.

  1. Энҗе Мөэминованың "Туган телем " шигырен уку.

  1. Шигырьне укытучының укуы. 1 нче слайд.

Туган телем
Дөньяда иң-иң матур ил

Ул - минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул - минем туган телем.

"Балам!" диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

"Әнием!" дип әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

"Туган ил" дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам!

- Бу шигырь нәрсә турында бара?

- Безнең туган телебез нинди?

- Сез үзегезнең телегезне яратасызмы?

2) Шигырьдән алмашлыкларны табу.

- Без теге дәрестә нинди теманы караган идек?

- Нәрсә ул алмашлыклар?

- Нинди алмашлыкларны беләсез?

- Шигырьдә нинди алмашлыклар кулланылган?

- Мин алмашлыгы ничәнче зат алмашлыгы?


  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

- Минем,миңа - болар нәрсәләр?

- Алар нәрсә белән төрләнгән? Сорау куеп карыйк.

Минем- кемнең?

Миңа- кемгә? Болар нәрсә сораулары?

Димәк, алмашлыклар нәрсә белән төрләнә?

Укытучы: Алмашлыклар исемнәр кебек, килешләр белән төрләнәләр.

  1. Мин, син, ул алмашлыкларын килешләр белән төрләндерү. Интерактив тактада эш. 2 нче слайд.

  2. Мин сүзен төрле килешләргә куеп, җөмләләр төзү.

  3. Дәреслек белән эш. нче бит.

  1. күплек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен уку, истә калдыру.

  2. нче күнегү

нче күнегү

нче күнегү

  1. Алмашлыкларның килешләрен билгеләү.

  1. Ул алмашлыгын төрле килешләргә куеп язу.

Курайлы елга ул без туганчы да аккан. (Т.к.) агудан туктатып булмый. (И.к.) сулары бетәрлек түгел, бик күп. (И.к.) юллары үлчәрлек түгел, бик ерак. География карталарыннан карап, мин (И.к.) нинди елгага барып койганын яхшы беләм. Минем өчен бер әйбер ачык - кайсы гына, нинди генә зур диңгезләрне алма, (У.-в.к.) безнең курайлы елганың да тамчылары бар.

  1. Смарт тактада дөреслеген тикшерү.

  1. Ныгыту.

Бер уен уйнап алыйк. Смарт тактада табышмаклар язылган. Балалар табышмакларны укыйлар, җавапларын әйтәләр.

1. Җәен - соры, кышын - ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)


  1. Гөрли-гөрли җырлый ул,

Кызыл читек кия ул.

Күлмәкләре күгелҗем,

Татулыкны сөя ул. (күгәрчен)


  1. Дүрттер аның аягы,
    Түбәсендә колагы;
    Илдән-илгә җиткерер,
    Таштан каты тоягы.
    (ат)


  1. Бер йомгакта мең энә,

Сиңа тими, син тимә. ( керпе)


  1. Көлтә-көлтә койрыгым,

Селки-селки барамын.

Кетәкләргә кереп мин

Тавык-чебеш алам мин. ( төлке )


  1. Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе,

Аннан мыек селкетеп,

Йоклап ята көн буе. ( Мәче )


  1. Йомгаклау.

  2. Өй эше. нче күнегү, нче бит


© 2010-2022