Учитель года-2016. Технологическая карта урока по окружающему миру. 2 класс, по теме Рыбы

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

УМК "Перспектив башлангыч мәктәп"

Класс:2

Тема: Балыклар

Максат: Укучыларны балыкларның төрләре, судагы тормышының бәйлелегенә карап төзелеш үзенчәлекләре, аерымлык билгеләре белән таныштыру; ерткыч, балыклар турында белешмә бирү;

Бурычлар:

Предметара:

  • Терек табигать буларак балык төшенчәсе формалаштыру. Балыкларның аерымлык билгеләре.

Шәхси:Булган белемнәр нигезендә уку эшчәнлеген мотивлаштыру(ел фасыллары, айлар)

  • үз эшчәнлегеңә бәя бирүдә беренчел ориентлашу;

Иллюстрацияләргә нигезләнеп терек табигать объектларын тану;

Метапредметлы:

  • уку материалында укытучы билгеләгән эшчәнлекне аңлау (регулятив);

  • Иллюстрацияләргә нигезләнеп терек табигать объектларын тану;

алынган информация ярдәмендә катлаулы булмаган практик мәсьәләләрне

чишү (танып - белү);

  • коллектив эш вакытында үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту, фикереңне әйтә белү (коммуникатив).

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

Дәрес төре: катнаш дәрес

Укучылар эшчәнлеге формасы: фронталь,парларда эш, төркемнәрдә эш

Җиһазлау: презентация, проектор, колонка, ноутбук, корабль, кабырчыклар,

балык рәсемнәре, кәефне билгеләү 2 төстәге өчен болытлар, моряк башлыклары

Материал: дәреслек 12 - 14 нче бит, интернет.

Дәрес барышы:

Дәрес этабы

Укучылар эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

  1. Оештыру.

Максат: дәрескә уңай халәт тудыру.




  1. Уку мәсьәләсен кую


  1. Актуальләштерү




  1. Дәреснең темасын һәм максатын ачу


  1. Материалны беренчел кабул итүгә әзерлек


  1. Яңа белемнәрне ачу









  1. Ял минуты


  1. Алган белемнәрне ныгыту



  1. Рефлексия

Тыңлыйлар.

Смайликлар күтәрәләр.

План пунктларын укыйлар

Табышмакны җавабын әйтәләр. Бу - диңгез...

Диңгез шаулавын тыңлыйлар

Сыйныф бүлмәсен күзәтәләр, предметларны әйтәләр.






Матрос башлыкларын кияләр.









Хатны укыйлар




Табышмакка җавап бирәләр
Сорауларга җавап бирәләр. (Алар суда яшиләр, судан башка тора алмыйлар, төрле суүсемнәр, ә ерткыч балыклар вак балыклар белән тукланалар).




Аккош, бобр, диңгез аты, оча торган балык, крокодил





Сорауларга җаваплар бирәләр





































Аквариумны күзәтәләр.







Музыка астында әйләнәләр, көй туктагач алтын балыкны алып, язылган сан буенча төркемнәргә бүленәләр

Төркемнәрдә эшлиләр. Бирелгән детальләрдән балык барлыкка китерәләр, балыкның исемен әйтәләр.


Дәрестә исләрендә калган балык исемнәре, балыкның төзелеше, аквариум балыклары, балыкларның нәрсә белән туклануы кебек җөмләләр алырга мөмкин?


Болытлар белән кәефләрне күрсәтәләр, үз-үзләренә бәя куялар, өй эше язалар

Эш урыннарын тикшерү.

-Хәерле көн укучылар. Кәефләрегез ничек?Өстәлдәге болытлар миңа сезнең кәефләрне кичек булуын күрсәтер. Кәефегез аяз көн кебек икән, сез зәңгәрсу болытны, ә кәефегез болытлы көнгә тиң икән караңгы төстәге болытларны күтәрерсез...

Мин сезгә Яңгул урта мәктәбеннән килдем. Мин Ландыш Хәйретдиновна булам. Үземнең беренче сыйныф укучыларыннан сезгә күп сәламнәр алып килдем. Мин сезне күрүемә бик шат...

Дәресебезнең планын укып китик әле.

-Мин беләм;

-Мин белдем;

-Моны белү нигә кирәк?

Бүгенге дәресебез гадәти генә булмаячак. Без бүген сезнең белән сәяхәткә чыгып китәрбез. Ә кайда сәяхәткә баруыбызны сез табышмакка җавапны тапкач белерсез...

Слайд 1

Иге-чиге юк аның,

Һәркем аны ярата.

Ә эченә керсәң батарсың,

Чыга алмый ятарсың.

Әйе чыннан да бу диңгез. Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз, үзегезне диңгездә кебек хис итегез....

Видео. Диңгез шаулавы.

Ә хәзер күзләрегезне ачыгыз...

Әйләнә -тирәбездә диңгездә булган нәрсәләрне күрәсез?

(корабль, кабырчыклар, баш киемнәре).

Слайд 2 корабль Ә сәяхәткә без шушы корабка утырып барырбыз. Дәреслегебез геройлары Әмир белән Әминә безне күзәтеп торырлар. Хәтерләсәгез 1 сыйныфта укыганда алар да бит водолазлар булып су астында сәяхәттә булганнар иде...
Ә без су астын корабтан гына күзәтербез... Юлга кузгалыр алдыннан кешеләр үзләре белән игътибарны, дуслыкны, ярдәмчеллекне һәм үзләренең барлык белемнәрен алалар. Сез дә бу сыйфатларны үзегез белән алырга онытмагыз. Ә мин үзем белән менә шушы тылсымлы таягымны да алырмын. Ул безгә гел ярдәм итеп торыр. - Һәр корабның үзенең капитаны һәм командасы була. Бүген мин - сезнең капитан, ә сез минем нәни матросларым булырсыз... - Матрос башлыкларын кидек, ишкәкләрне төшердек. Сез әзерме-матросларым? Серле утрау безне көтә. -Хәерле юлга, кузгалдык, алгааааа...

3 слайд. Акчарлак+хат

Диңгездә йөзүе ничек рәхәт. Матрослар, өстән безгә акчарлак ниндидер хат ташлады. Укып китик әле, ниләр язылган икән?

Хат: Сез диңгез өстендә хәрәкәт итәсез. Сез ниләр күзәтәсез? Дәресебезнең нәрсә турында баруын сез табышмакка җавап тапкач белерсез.

Канаты бар, очалмый,

Күккә таба карамый,

Коры җирдә тора алмый.

Тавышлар да чыгармый.

Бу нәрсә булыр икән? (Балык)

Әйе. Балыклар турында белемебезне арттырырбыз. Ә сез балыклар турында ниләр беләсез?

4 слайд. "Күпер"

Ә без юлыбызны дәвам итәбез.

1 тукталыш. Күпер(дәреслек)

Укучылар, карагыз әле алдыбызда ниндидер күпер. Ә күпер гадәти генә түгел. Ни өчендер анда безнең әйләнә-тирә дәреслегебез дә бар. Әйдәгез әле, дәреслекләребезнең 12 нче битен ачыйк. 12 нче биттәге рәсемдә кемнәр сүрәтләнгән?

5 Слайд (Аккош, бобр, диңгез аты, оча торган балык, крокодил)

Бу хайваннарны нәрсә берләштерә соң?

Алар кайсы яклары белән охшаш?

Рәсемдәге диңгез аты- балык.

Аккош- су кошы,ә бобр - су хайваны.

Оча торган балык- балык,

Крокодил -

Алар барысы да суда яшиләр.

6 Слайд (балык рәсеме төзелеше, уклар белән)

Балыкларның гәүдәсе тәңкә һәм лайла белән капланган. Күп кенә балыкларның тәне озынча һәм ул як-яктан тараеп киткән . бу балыкларга суда җиңел хәрәкәтләнергә булыша.

Балыклар нинди өлешләрдән тора соң?

  • Баш;

  • Гәүдә;

  • Койрык;

  • Йөзгечләр

7 Слайд-сорау

Ни өчен балыклар суда гына яшиләр, ә коры җирдә һәлак булалар?

Балыклар суда эрегән кислород сулыйлар. Сулаганда аларга саңак капкачлары астында яшеренгән саңаклары ярдәм итә. Саңаклар суда юылып тормаса, балыклар сулый алмый.

Юлыбызны дәвам итәбез.

8,9,10 Слайд- балыклар патшалыгы

Алдыбызда искиткеч балыклар патшалыгы. Монда нинди генә балыклар юк. Ә безне монда бик күп балык исемнәрен һәм рекордсмен балыклар белән танышырбыз.

11, 12 слайд- Рекордсмен балыклар

13 слайд . Утрау

Алдыбызда үтә алмаслык утраулар.

Видео Аквариум. Ә утрауда искиткеч аквариум бар.

Ә сезнең аквариумдагы балыкларны күзәткәнегез бармы?

Әйдәгез аларны күзәтик әле.

Алар ничек сулыйлар? (Сулаганда саңаклары селкенеп тора.)

Барлык балыкларны да бер аквариумда тотарга мөмкинме?(Юк, чөнки кайбер балыклар ерткыч булырга мөмки. Ерткыч балыклар белән суүсемнәр белән тукланучы балыкларны бер аквариумда тотарга ярамый.

Аларның тәңкәләре ничек урнашканын күзәтегез. (Тәңкәләр берсе-икенчесенә капланып тезелеп килә. Тәңкәләрне болай урнашуы балыкларга йөзәргә җиңеллек бирә).

Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. Аквариумда алтын балыклар. Без хәзер сезнең белән алтын балыкны кулга төшерәбез. Музыка куйгач аквариум тирәсендә әйләнеп йөрибез. Музыка туктагач һәр кеше 1 балык ала. Балык төренә карап ике төркемгә бүленәбез

Нәни матросларым. Менә сез ике төркемгә бүлендегез. Ә хәзер сезгә үзара ярдәмләшеп биремне үтәргә кирәк булачак. Бирелгән детальләр белән балыкны төзергә, һәм нинди балык килеп чыгуын әйтергә.

1 төркем: Чуртан балыгы

2 төркем: Алабуга балыгы

14 Слайд. Үзләре төзегән балыкның исемен тану

МЭД белән эшләү. (8 бит, 11 күнегү)

Слайд

Серле утрауны да үттек. Ә хәзер безгә кайтыр юлга кузгалырга кирәк. Әйдәгез әле, сәяхәт вакытында ниләр белдегез, нәрсәләр исегездә калды? План сорауларына җавап биреп карыйк әле.

- Нәрсә белдек?

-Моны белү нигә кирәк?

Сәяхәтебез ахырына сезнең кәефләрегез ничек? Ә хәзер дәрес өчен үзебезгә билгеләр куябыз. Кем үзенә "5" ле билгесе куя, балыкны 5 ле билгесе булган аквариумга, ;"4" ле куйсагыз "4" ле билгесе куйган аквариумга, "3" ле белән бәяләсәгез балыкны 3 ле билгесе куелган аквариумга ябыштырыгыз.Дәрестә актив булуыгыз өчен рәхмәт әйтәм,

сезгә диңгез төбеннән чыккан кабырчыкларны бүләк итәм.

Сау булыгыз!

























1 слайд

Нинди матур бүгенге көн

Кыш аеның бер көне.

Ап-ак карлар явып үтәр,

Һәркем күңеле көр бүген.

Тирә-як матурлыгына,

Кем генә соң сокланмый.

Кыш бәйрәме якынлаша

Каникулга күп калмый.

Чыннан да укучылар, ноябрь - кыш аена кердек. Алда әле безне ап-ак кыш, якты матур көннәр, шау-шулы уеннар, каникуллар...

Дәресебезне план төзү белән башлап җибәрик әле.

  1. Мин беләм.

  2. Мин белдем...

  3. Моны белү миңа нигә кирәк?

(план пунктлары тактага эленә)


  1. Дәреснең темасын һәм максатын ачу.



  1. Уку мәсьәләсен кую


  1. Материалны беренчел кабул итүгә әзерлек









  1. Яңа белемнәрне ачу







  1. Физкультминут


  1. Практик өлеш


  1. Рефлексия


Табышмак-шигырьгә җавап эзлиләр

Яңа ел.

Кыш һәм яңа ел бәйрәме турында...

Тиен Әмир белән Әминәгә яхшы киңәшләр бирә. Агачлар кеше өчен бик кирәк. Чөнки алар углекислый газны йотып безгә кислород бүлек чыгаралар. Агачларны кисәргә ярамый.








Төрле уенчыклар, гирляндалар, кулдан ясалган уенчыклар белән



Дәреслек белән эшлиләр

Технологик карта белән танышалар.

Төп төсләрне атыйлар

Ял күнегүләре ясыйлар

Детальләрне бөклиләр, ябыштыралар, элмәк бәйлиләр, бизиләр.

Уенчык өчпочмак формасында.

Тигез яклы өчпочмак.

Тизезянлы, турыпочмаклы, җәенке, кысынкы.


Чыршыга уенчыкларны эләләр

Мин нәрсә беләм, нәрсә белдем, моны белү нигә кирәк соравынга җавап бирәләр.

2 Слайд

Табышмак - шигырь укыла.

Һәр ел килә, бер дә калмый,

Һәркем аны ярата.

Ул бәйрәмдә кыш бабабыз,

Күчтәнәчләр тарата.

Ниләр генә кыланмыйбыз,

Без әлеге бәйрәмдә.

Яше-карты, бала-чага,

Көтәләр аны җәйдән.

Укучылар, табышмакның җавабы ни булыр?

Әлбәттә яңа ел. Яңа елны һәркем көтеп ала.

Шулай булгач бүген дәресебез нәрсә турында булыр икән?

Укучылар, хәзер мин сезгә серле урман дигән әкият сөйлим.

Әкият слайдлары. Беркөнне шулай Әмир белән Әминә яңа ел якынлашканын уйлап урманга чыршы эзләргә чыгып киттеләр. Сөйләшә-сөйләшә барып урманга барып җиткәннәрен сизми дә калды алар. Каршыда серле урман... Әминә белән Әмир бераз куркып та калдылар. Шулай да Әмир малай кеше булгач куркуын бер дә сиздермәде. Алар серле урманга кереп тә югалдылар. Урманның, агачларның искиткеч матурлыгына соклана-соклана алар үзләренә бәйрәмгә чыршы эзләделәр. Урманда чыршылар бихисап. Барысы да матурлар, күз явын алырлык. Шулчак алар кайдадыр серле тавыш ишетә. Эчкәрерәк керсәләр, серле урман аланына тап булалар. Ә аланлыкта урманның барлык җәнлекләре җыелышып Яңа ел бәйрәменә әзерләнеп яталар. Әмир белән Әминә куркудан артка чигенде. Шулчак аларны агач башында утыручы тиен күреп алды. Әмир белән Әминә тиен дуска ни өчен урманга килүләре турында сөйләп бирде. Ә тиен аларга урман хуҗасының бик усал булуын, агачларны кисәргә ярамаганлыгын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

Әмир белән Әминә кайтыр юлга кузгалдылар. Алар бәйрәмне ничек чыршыдан башка уздырырбыз дип бик борчылдылар. Урманны чыкканда кинәт кенә Әминә әнисенең Яңа елга кибеттән сатып алган чыршы бизәвен исенә төшерде. Ул үзенең кибет киштәтәсендә чыршыларның ниндие генә булмавы турында Әмиргә сөйләп бирде. Балалар шатланыша- шатланыша яңа елга нинди чыршы бизәргә икәнлеген аңлагач кайтып киттеләр.

Укучылар, ничек уйлыйсыз, тиен Әмир белән Әминәгә дөрес киңәш биргәнме? Ни өчен чыршыларны кисәргә ярамый. Алар безгә нәрсә өчен кирәк?

Укучылар, әйдәгез әле, без дә Әмир белән Әминәгә булышыйк. Яңа ел чыршысын без дә бизәп карыйк.

Чыршыбызны нәрсәләр белән бизәргә мөмкин соң? Аның өчен нәрсә кирәк?

Борын заманнардан бирле кешеләр чыршыны матур итеп бизәгәннәр, аң а төрле уенчыклар элгәннәр. Бүгенге көндә Павлов Пасад шәһәрендә борынгыдан алып хәзерге чорга кадәр булган уенчыкларның музее бар. Музейда пыяла, мамык һәм башка материаллардан эшләнгән уенчыклар бар.

Слайд. Кулдан ясалган уенчыклар.

Без бүген сезнең белән чыршыга кәгазьдән уенчык ясарбыз.

Дәреслек белән эш

Без бүген сезнең белән парларда эшләрбез. Бер-беребезгә ярдәм итеп, искитмәле уенчыклар барлыкка китерербез.

(Сингапур методы буенча музыка астында парлашу)

Слайд Технологик карта

Уенчыкны төп төсләрдән ясарбыз? Нинди төп төсләрне беләсез?

Слайд. Төп төсләр

-Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре

Гәүдәгә һәм кулларга күнегүләр эшләнә

Технологик карта буенча эш башкарыла. Эш барышын күзәтәм. Авырсынган укучыларга ярдәм итәм.

Уенчыгыбыз әзер.

-Ул нинди формада?

-Математикадан без өйрәнгән өчпочмакларның кайсына туры килә?

-Ни өчен тигез яклы?

-Тагын нинди өчпочмак исемнәрен беләбез?

-Әйдәгез, үзебезнең эшкә бәя бирик?

Ясаган уенчыкларыбызны күрсәтү өчен без хәзер сезнең белән тимбилдинг яки яңа командага берләшик. Зәңгәр төстәге, кызыл төстәге, сары төстәге уенчыклар ясаучылар белән тимбилдингка берләшик. Үз эшебезгә бәя бирик.

Ә хәзер чыршыбызны матур уенчыкларыбыз белән бизик.

План сорауларына җавап бирү.

Эш урынын җыю




19


© 2010-2022