2нче сыйныф укучыларын Карлыгачлар сафларына кабул итү иртәсе

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

2 нче сыйныф укучыларын

"Карлыгачлар" сафларына кабул итү иртәсе.

Эшкәртмә авторы: Ракова Фәридә Тәлгатовна

1. Бүген бездә зур тантана

Елмаю йөзебездә.

«Карлыгачлар» - кыю халык,

Булабыз һәммәбез дә.

2. Без үсәрбез беләкләргә,

Баһадир көче туплап.

"Уңганнарым!"- дияр илем

Безнең хезмәтне хуплап.

3. Яңа шәһәрләр төзәрбез,

Игәрбез кырда иген,

Кирәксә Гагарин сыман

Айкарбыз җиһан иңен.

4. Нинди юлдан атласак та,

Нинди эшләр башкарсак та,

Һич белмибез куркуны без,

Без куәтле, без дәртле.

5. Яратабыз укуны без

Яратабыз хезмәтне.

Бишкә генә уку өчен

Көтеп алдык без көзне.

1 Беләсезме, без бу көнне

Түземсезләнеп көттек.

Әйдаман апалар безне

Тырышып хәзерләде.

2 "Карлыгачлар" кемнәр алар?

Нинди эш башкаралар?

Шулар ише сораулар

Безне кызыксындырлар.

3. Безгә әйдаман апалар

Өйрәттеләр бик күпне:

Уздырды төрле чаралар

Алар безгә һәр көнне.

4. "Оста куллар көне" ндә без

Тартмачыклар ясадык:

"Әниләргә бүләк! "-дип без

Чын күңелдән куандык.

5. "Өч күзле" патша иленә

Сәяхәт кылдык бергә:

Юл йөрү кагыйдәләренә

Уен оештырдыар безгә!

1. "Әкият аланында" без

Ял итеп утырмадык:

Бала хокукларын без

Әкият аша өйрәндек!

2. "Башваткычлар утравында"

Һәммәбезгә апалар

Табышмак та, сораулар да

Гел яудырып торалар!

Презентация күрсәтелә

Вожатый: Сез «Карлыгачлар"ның нинди кагыйдәләрен беләсез?

- Карлыгач - кыю кеше.

- Карлыгач - намуслы кеше.

- Карлыгач - кешелекле кеше.

- Карлыгач - үз Ватанын сөя.

- Карлыгач - юмарт бала.

- Карлыгач - игелекле булырга омтыла.

Вожатый: Бик яхшы. 2нче сыйныф укучылары «Карлыгачлар» кагыйдәләрен бик әйбәт үзләштергән икән. Сез яхшы «Карлыгач» булырга һәм «Карлыгачлар» кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирәсезме?

Вәгъдә бирү.

Мин,_________(фам., исемнәрен әйтеп чыгалар) яхшы «Карлыгач» булырга һәм «Карлыгачлар» кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирәм!

Вожатый: Нәни дусларым, сезгә хәзер «Карлыгач» тамгалары тагыла. Аны саклагыз! Аның белән горурланыгыз! Нинди генә эшкә тотынсагыз да, кая гына барсагыз да, «Карлыгач» булуыгызны онытмагыз!(«Карлыгачлар» тамгалары тагалар)

Котлау өчен сүз мәктәп директорына, ата - аналарга бирелә

1 Сүз бирәбез, сиңа, Ватан,

Укырбыз "4"кә, "5"кә.

Җиң сызганып өйрәнербез

Син кушкан һәрбер эшкә.

2. «Карлыгач» булдык без

Барыбыз да акыллы,

«Карлыгачлар»ның шигаре:

"Көн саен кыл яхшылык!"

3. Моңарчы укучы булдык,

"Карлыгачлар" сафына кердек.

"Карлыгачлар" кагыйдәләрен

Үтәргә дип сүз бирдек.

4. Ярдәмгә мохтаҗ булсагыз,

Ялгыз икән әгәр сез.

Шунда ук килеп җитәрбез,

Калдырмабыз ярдәмсез.

5. Әкиятләр сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла,

Су анасы, Шүрәлеләр -

Безнең дуслар барысы да.

"Туган тел" җыры

Әйдаман Кем укуда иң оста,

Китап - дәфтәре чиста ?

1Бала Ул баламы? Ул бала - уңган бала -

"Карлыгач" дип атала.

Әйдаман Кем булыша зурларга,

Кем бик оста җырларга?

  1. Бала Ул баламы? Ул бала - уңган бала -

"Карлыгач" дип атала.

Әйдаман Кем яратмый "өчле"не,

Ычкындырмый "бишле"не ?

  1. Бала Ул баламы? У бала - уңган бала -

"Карлыгач" дип атала.

Әйдаман Кем ялкаулыкны сөйми,

Кем туры - дөрес сөйли ?

  1. Бала Ул баламы?

Ул бала - уңган бала -

"Карлыгач" дип атала.

Әйдаман Кем ярата кошларны,

Кемнең бик күп дуслары ?

  1. Бала Ул баламы?

Ул бала - уңган бала -

"Карлыгач" дип атала.

1.Балачагым - нурлы ил,

Балачагым - җырлы ил.

Бергә - бергә уйныйк, әйдә,

Син дә безнең янга кил.

2. Балачакның бакчасында

Көлке уеннар гына.

Бергә - бергә уйныйк, әйдә,

Бергә күңелле була.

3. Биибездә дә, җырлыйбызда да -

Күңелләр ташып тора.

Балачак ул - иң ямьле чак,

Үзенә тартып тора.

  1. Без җырлаган дәртле җырлар

Истә калачак.

Дәртле җырлар кебек дәртле

Безнең балачак.

5 Безнең илгә белемле һәм

Намуслы кеше кирәк.

Туган ил өчен яшәрбез

Үсик кенә тизрәк.

  1. Уку безнең иң төп бурыч,

Тырышып уку - эшебез,

Тирән белем сорый илем,

"Биш"ледә бит көчебез.

2. Хыяллар безнең канатлы,

Хыяллар шундый матур.

Киләчәктә барыбыз да

Булырбыз кыю, батыр.

3. Без - тырышлар токымы,

Йөрәктә зур көрәш очкыны.

Күп юллар бар безгә узасы

Без илнең киләчәк хуҗасы.

4. Кояш керә тәрәзәдән,

Нурлары җем - җем итә.

Күңелле безнең балачак

Безнең киләчәк көтә.

  1. Якты мәктәп залларында

Яңгырый безнең аваз.

Күңелле безнең балачак,

Тормышыбыз изге яз.

Бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итә.


© 2010-2022