Разработка урока

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Фатих Хөснинең «Сөйләнмәгән хикәя» әсәре.

Максат. «Сөйләнмәгән хикәя» әсәренең эчтәлеге белән танышу; укучыларның сөйләм телен үстерү, фикер йөртергә, нәтиҗә чыгарырга өйрәтү; укучыларга ата-ананың кадерен белергә кирәклеген төшендерү.

Җиһазлау. Интерактив такта, мультимедиа аппараты, компьютер, Ризаэддин бине Фәхреддин «Тәрбияле бала » китабы.

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты

II. Актуальләштерү

Укытучы. Экрандагы портретка игътибар итегез әле. Таныдыгызмы, кем бу? Бу рәсемдә Фатих Хөсни нинди халәттә төшкән? Ни өчен шулай уйлыйсыз, җавапларыгызны дәлилләгез. Монда аның күз карашы нинди? Елмаюы ничек? (укучыларның җаваплары тыңлана)

Фатих Хөсни кем ул?

Укучы. Фатих Хөсни язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург.

Укытучы. Ул кайларда белем алган?

Укучы. Ул авыл мәдрәсәсендә, Казан финанс-икътисад институтында укыган.

Укытучы. Аның нинди әсәрләрен беләсез?

Укучы. Фатих Хөснинең «Җәй башы», «Урманда», «Авыл өстендә йолдызлар» исемле әсәрләре бар.

III. Яңа төшенчәләр бирү

Укытучы. Укучылар, бүген без сезнең белән «Сөйләнмәгән хикәя» әсәре белән танышырбыз. Ә хәзер әсәрдәге кайбер сүзләрнең мәгънәләре белән танышып китик. (Экранда язылган сүзләр укып аңлатыла).

Сипкелле - чуар битле

Таба - мичкә куеп коймак, бәлеш пешерә торган савыт.

Чабата - юкәдән үрелгән аяк киеме.

Киндерә - чабатаны аякка бәйләп куя торган нәзек бау.

Яманлар - хурлар.

Укытучы. Ә хәзер әсәрнең үзенә керешик. Иптәшегез укыганда сез карап барыгыз.(Әсәр аерым укучылардан сәнгатьле итеп укыла).

IV. Дәресне ныгыту

Укытучы. Укучылар, әйтегез әле әнисе Биктимергә ни өчен йомышны ка-кат куша?

Укучы. Чөнки Биктимер әнисе кушканны, берәр нәрсә белән мавыгып китеп онытырга мөмкин.

Укытучы. Биктимернең холкында нинди уңай һәм кимчелекле сыйфатлар бар?

Укучы. Ул сүз тыңлаучан, яхшы күңелле, тырыш, хыялый, әмма шул ук вакытта мавыгып китүчән, әнисе әйткәнчә "ачык авыз".

Укытучы. Ни өчен әсәрне автор «Сөйләнмәгән хикәя» дип атады икән?

Укучы. Чөнки автор бу хикәяне зур үскәч кенә сөйли, ә башта ул аны дустының сере итеп саклый.

Укытучы. Укучылар, ә хәзер слайдлар буенча эшләп карыйбыз. Бу рәсемгә игътибар итегез әле, нинди күренеш тасвирланган?

Укучы. Бу рәсемдә Биктимернең табага утырып шуган вакыты тасвирланган.

Укытучы. Һава торышы нинди?

Укучы. Салкын, күктән кояш карый, елга боз белән капланган.

Укытучы. Биктимер нинди халәттә төшкән?

Укучы. Ул елмая, шатлана, аңа рәхәт.

Укытучы. Ни өчен ул шатлана?

Укучы. Чөнки ул башка укучылар кебек таудан шуа ала.

Укытучы. Ә башка балалар ни өчен чана шумыйлар?

Укучы. Чөнки аларның да Биктимер кебек тиз иттереп таудан шуасы килә.

Укытучы. Ә менә бу рәсемдә кайсы күренеш тасвирланган?

Укучы. Бу рәсемдә Биктимернең әнисе аны таба алырга җибәрә.

Укытучы. Ә хәзер хикәяне өлешләргә бүлик. Аларның һәрберсенә исем кушыгыз һәм кыскача эчтәлеген сөйләгез.

Димәк, беренче өлешкә кайсы вакыйга керер һәм без аны ничек дип атарбыз? Кем сөйли?

Укучы. Беренче бүлектә Биктимерне әнисе таба алып кайтырга җибәрә. «Әнинең камыры кабара дигән исем бирербез.

Укытучы. Икенче өлешкә кайсы вакыйга керер һәм аны ничек дип атарсыз?

Укучы. Биктимернең таба алып кайтуы һәм шунда чана шуучы балаларны очратуы. «Таба һәм Биктимер» дип атар идем.

Укытучы. Яхшы, өченче өлешкә кайсы вакыйганы кертербез һәм аны ничек дип атарбыз? Кем сөйли?

Укучы. Биктимернең соң гына өйгә кайтуы һәм әнисенең аны каршы алуы. «Әни, әти һәм сырлы бәләк» дип атарбыз?

Укытучы. Хәзер экрандагы җөмләне укыгыз әле.

(Ата-ананың кадерен бел!)

Укытучы. Безнең дөньяга килүебезгә ата-аналарыбыз сәбәпче булган. Алар безне тәрбияләпүстергәннәр. Тормышларының иң кыйммәтле вакытларын безгә биргәннәр, безне караганнар. Күпме тырышсак та, ата-ана хакын түләп бетерү мөмкин түгел. Ләкин, алар бездән канәгать, эшләребездән риза булсалар, без балалык вазыйфаларыбызны үтәгән булабыз.

Димәк, укучылар, нинди нәтиҗәгә киләбез?

Укучы. Әти-әнинең сүзен тыңларга, кушканны үтәргә, аларның кадерен белергә.

V. Дәрескә йомгак ясау

Укытучы. Без бүген Фатих Хөснинең нинди әсәре белән таныштык?

Укучы. «Сөйләнмәгән хикәя» әсәре белән таныштык.

Укытучы. Бу әсәр нинди үгет-нәсихәт бирә?

Укучы. Ата-ананың сүзен һәрвакыт тыңларга, алар кушканны үтәргә, кадерләрен белергә.

Укытучы. «Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә, тәрбияле баладыр. Тәрбияле бала, дөньяда җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер». Р.Фәхретдин

(Габдулла Тукайның «Тәрбияле бала» шигыреннән өзек укыла).

Әй, бәһале, әй, кадерле, гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте бик киң Аның, һәрдаим таян син Аллага!

Йә, Ходай, күрсәт диген, ушбу җиһанда якты юл;

Ул рәхимле, әткәң, ңнкәңнән дә күп шәфкатьле Ул!

VI. Өй әше. Биктимер образына характеристика язарга.

VII. Билгеләр кую.


© 2010-2022