Урок татарского языка на тему:, Сугышта булган Ватандашларыбыз. (4 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Сугышта булган Ватандашларыбыз -Җәлилчеләр исемнәре.

Максат:

1)Хәрефләр һәм тартыкларның төрләре, сүз төркемнәре турында, җөмләләрнең төрләре турында белемне үстерү һәм ныгыту.

2)Укучыларның хәтерләрендә Җәлилчеләрнең исемнәрен истә калдырырга тырышу.

2) Укучыларның бирелгән текстлар өстендә эшли белү, сугышта катнашкан ватандашыбызның исемнәрен истә калдыру.

Җиһазлау: 1) Текстлар : а) ,,Муса Җәлил биографиясе.", ,,Җәлилчеләр." ,,,Абдулла Алиш биографисе."

2) таблицалар:а),,Тартык һәм сузык авазлар."

ә) ,,Җөмләнең баш кисәкләре һәм иярчен кисәкләре."

Б),,Сүз төркемнәре. "

Дәрес барышы.

I.1. Исәнләшү.

2. Дәреснең темасы белән танышу.

3.Туган -сүзенә фонетик анализ ясау.

Туган- сүздә 5 хәреф. 5 аваз, 2 иҗек.

Т- саңгырау, парлы, тел алды тартык аваз.

У- басымсыз, арты рәт(калын), иренләшкән ,озын сузык аваз.

Г- яңгырау,парлы, кече тел(увуляр) тартык аваз.

А- басымлы, иренләшмәгән, озын, арткы рәт( калын) сузык аваз.

Н- яңгырау, парсыз, тел алды, сонор тартык аваз

II.1.Ватандаш, язучы, шагыйрь ,журналист - сүзләренең ясалашын әйтегез( ясалма, тамыр, ясалма)

2а).Җөмләләрне язу:Муса Җәлил 1906 елның 15(2) февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында алтынчы бала булып дөньяга килә.

-Бирем: Җөмләнең баш кисәкләрен әйтегез.(Муса Җәлил- дөньяга килә)

Ә) Муса Җәлилнең әтисе: Мостафа ага, әнисе: Рәхимә апа, абыйсы: Ибраһим, сеңелләре: Хәдичә һәм Зәйнәп, хатыны: Әминә, кызы: Чулпан.

3. 1. Текстның эчтәлеге буенча эш.

-сорауларга җавап табыгыз.

А) Муса ничә яшеннән укый башлый?

Ә) Язучы ничә яшеннән шигырьләр яза башлый?

Б)Муса Җәлилнең нинди әсәрләрен беләсез?

В)Язучы фашистлар кулына кайчан эләгә?

Г)Фашистлар кулы астында булганда, Муса Җәлил нишли?

Д) Суд кайчан була?

Е) Җәлилнең көрәштәшләрен әйтегез.

ж)Советлар Союзы Герое исеме кайчан бирелә?

Җ) Туган илгә Җәлилнең ничә дәфтәре кайта?

З) Муса Җәлилнең,,Моабит дәфтәре." безнең илебезгә ничек әйләнеп кайта?

3.2. Берничә җөмләләрне рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәбез:

1а))Муса Джалиль родился в семье шестым ребёнком.

ә) Он пишет свои первые произведения в девять лет.

б)В 1942 году он попадает в плен к фашистам.

в)В 1944 году Муса Джалиль вместе с соотечественниками был убит в тюрьме Плетцензея.

г) На Родину вернулись две тетради Мусы Джалиля.

д)Среди одиннадцати соотечественников был и писатель Абдулла Алишев и журналист Ахмет Симаев.

3.3. а)Абдулла Алиш турында укучылыр сөйли:

Абдулла Алиш утыз алты яшенә кадәр дә яши алмаган. Габдуллаҗан Габделбари улы Алишевнең туган җире - элекке Казан губернасы Спас өязе ( Татарстанның хәзерге Спас районы) Көек авылы. Егет, Спас педагогия техникумы каршындагы җидееллык рус мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1927 нче елда Казанга килә. 1930 нчы елда Җир төзү техникумын тәмамлый. Минзәлә кантоны җир бүлегендә мелиоратор булып эшли. 1931 - 1932 нче елларда Казангресс (Тэц №1) төзелешендә десятник булып эшли, 1936 нчы елда, эштән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогика институтының тарих - филология бүлегенә укырга керә . 1941 нче елның 14 нче июлендә сугышка китү сәбәпле, өченче курсны гына тәмамлап кала.

Абдулла Алишның исеме аның әсәрләре белән бергә яши. Аның ,,Нечкәбил.", ,, Чуар тавык.", ,, Аны һәркем ярата." әкиятләрен балалар бик яратып укыйлар.

ә)Абдулла Алиш 1908 нче елның 15 сентябрендә туган. Абдулла Алишнең әтисенең исеме- Габделбари, әнисенең исеме: Газизә Ул 1944 нче елда үлем җәзасына хөкем ителгән.

Бирем:

-Беренче җөмләнең баш кисәкләрен әйтегез.(В первом предложении найдите главные члены предложения)

-Икенче җөмләнең сүз төркемнәрен әйтегез.(Во втором предложении назовите части речи)

( Алмашлык, сан, исем, сыйфат, хөкем ителгән- тезмә фигыль)

Б) Туган илем, барлык рухым сиңа,

Барысы синең өчен!....

Ялкынлыгың синең белмәдем мин

Ерак китми торып,

Ничек яшьлек тәмен без белмибез,

Картлык килми торып. (А. Алиш)

III.Сугыш кырларында да солдатлар үзләренең иң якын кешеләре турында онытмаганнар. Үлем җәзасын көткәндә дә алар үзләренең иң якын кешеләре турында кайгырганнар. Сез дә үзегезнең якын кешеләрегез турында онытмаска тиеш.

IY. Дәресне йомгаклау.

  1. Без бүген дәрестә нинди исемнәрне искә төшердек?

  2. Өй эшен көндәлегебезгә языйк: Җәлилчеләр турында 5 җөмлә төзеп языгыз.

  3. Дәрестә тырышып эшләгән балаларга рәхмәт әйтү һәм билгене кую.



© 2010-2022