4 сыйныфта чыгарылыш кичәсе «Хуш, башлангыч мәктәбем!»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Хуш, башлангыч мәктәбем!

(4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе.)

Абдуллина Рәмзия Рөстәмовна

Арча районы Шекә башлангыч мәктәбе

Максат:Ата-аналарга балаларының сәләтләрен күрсәтү; дуслыкны , бердәмлекне ныгыту; гаиләдә ата-аналар тәрбиясен көчәйтү;укучыларның тормышка үз мөнәсәбәтләрен булдыру.

Җиһазлау:Бию һәм җыр көйләре язылган дисклар, плакатлар, шарлар.

Башлангыч мәктәп, беренче укытучы белән саубуллашу кичәсенә алдан әзерлек алып барыла.Укучыларның китап-дәфтәрләреннән , иҗади эшләреннән , хезмәт дәресендә ясаган әйберләреннән күргәзмә оештырыла. Зал матур итеп бизәлә. Фотостенд, газета, "Без инде зур үстек- бишенчегә үк күчтек" дигән плакат эленә. Бәйрәмгә ата- аналар, укытучылар чакырыла.

И.Хисамовның Э.Мөэминова сүзләренә язган "Укытучыма" җыры магнитофон язмасында яңгырый. Сәхнәгә алып баручы чыга.

Алып баручы. Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар! Без бирегә шатлыклы да , моңсу да кичәгә җыйналдык. 4 ел буе үз канатыбыз астында тоткан укучыларыбызны 5 сыйныфка озатабыз.

Бәйрәм бүген безнең йөрәктә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укучымның моңсу карашы

Озату сүзен яза йөрәккә.

(Сәхнәгә чыгарылыш сыйныф укучылары вальс биеп чыгалар)

Алып баручы.Сыйныфтагы 8 укучы да, укуларын уңышлы тәмамлап, 5 сыйныфка күчерелә. Классыбызда иң шаян, иң уңган,тырыш кызлар-егетләр белем алды.

-Иң тиз фикер йөртүче кызыбыз-Гөлназ.

-Иң пөхтә, һәрчак актив-Нәзир.

-Бик тә сөйкемле, тыйнак- Әлфия.

-Иң тыйнак егетебез-Шамил.

-Иң пөхтә, һәрчак җитез-Зөлфия.

-Иң шаян укучыбыз-Рәсүл.

-Һәрчак алга омтылучы кызыбыз-Зөһрә.

-Һич тә үпкәли белмәүче егетебез-Динис.

Әле кайчан гына сез мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идегез. "1 сентябрь кайчан җитә?"- дип, әти-әниләрегезне аптыратып бетердегез.Мәктәптә сезне укытучы апагыз елмаеп каршы алды, җитәкләп Белем иленә алып керде.Шул көннәрнең ничек узуын хәтергә төшерик әле.

Укучы.Чәчәкләр тотып кулга,

Без чыктык озын юлга.

Һәркем белә, әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә!

Безне котлый әтиләр:

-Бик дәү үстегез,-диләр.

Өйрәтәләр әниләр:

-Әйбәт булыгыз,-диләр.

Дәү әти, дәү әниләр:

-Хәерле юл, хуш!-диләр.

Укучы.Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым,

Сумка тотып, белем алырга дип,

Борма сукмак буйлап атлавым.

Укучы.Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың.

Яңа көч, яңа дәрт йөрәктә.

Син инде уйнарга бармыйсың,-

Кыңгырау чакыра мәктәпкә.

(Сәхнәгә кыңгырау булып киенгән укучы чыга)

Кыңгырау.Кадерле дуслар! Мин сезне иң беренче дәрескә дәштем.Ул матур иртәдә минем тавышымны тыңладыгыз.Аннары, укытучы апагызга ияреп, чиста, якты класска кердегез.Дөрес утырырга,китап-дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез.Белем иленә сәяхәт Әлифбадан башланды.

(Әлифба булып киенгән укучы керә)

Әлифба. 4 ел элек сез мине кадерләп кулыгызга алдыгыз. Башта хәрефләр танырга, иҗекләп укырга, аннары җөмләләр төзергә өйрәндегез.

Укучы.Әлифба, син барлык фәннең

Тәүге баскычы.

Син кадерле туган телнең

Алтын ачкычы.

(Җыр "Әлифбам")

Бер укучы Җ.Тәрҗемановның "Язу дәресендә" дигән шигырен сөйли.

Бүген беренче класста

Язу дәресе бара.

-Кем язып күрсәтә?-ди

Укытучы апа Сара.

Алгы партада утырган

Рушан никтер оялды,-

Бөтен класста берүзе

Кул күтәрмичә калды.

Юк, юк...Язарга бик теләп,

Ул эчтән яна иде.

Сара апа сизеп алды:

-Кил, акыллым,яз,-диде.

Яңа тактага зур итеп

Язды ул акбур белән.

Шул чак балалар тордылар,

Туган тел !-дип укыдылар

Бертавыштан, хор белән.

("Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җыры)

Укучы.Кайчан гына нәни килеш

Мәктәпләргә бергә килгәнбез.

Белем үрләренә менә-менә,

Бишенчегә инде җиткәнбез.

Укучы.Укытучым, ничә сынасам да,

Гел елмаеп карый күзләрең.

Җыелыштык синең янәшәңә

Әйтергә дип рәхмәт сүзләрен.

Укучы.Кайчан тудык,кайчан үстек,

Бу гомер бик тиз үтә.

Хуш,башлангыч, аерылабыз,

Безне киләчәк көтә.

Укучы.Кайгырганда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы,

Гаделлеккә өйрәтүче,

Рәхмәт сиңа,Укытучы!

Укучы.Хөрмәтле беренче укытучыбыз!Хәтерләсәгез, 4 ел элек ничәмә-ничә өмет тулы күзләр сезгә төбәлделәр.Сез, бар сабырлыгыгызны җыеп, һәрберебезнең күңелен тоеп, безнең зиһеннәребезгә гыйлем орлыклары салдыгыз.Кадерле укытучыбыз! Менә бүген иң олы рәхмәт хисләребез дә сезгә.

Укучы.Ул өйрәтте каләм тотарга һәм

Тәүге сызыкларны сызарга.

Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,

Иҗекләрдән сүзләр ясарга.

Укучы.Күзәтте ул һаман гомерем юлын,

Ялгышларым булса төзәтте.

Хезмәт яратырга, туган җиргә

Тугрылыкка мине өйрәтте.

Укучы.Кыенлыклар килсә, әле дә ул

"Бирешмә!"-дип гүя эндәшә.

Күңелемдә шулай гомерем буе

Укытучым килә янәшә.

Укучы.Беренче укытучыбыз! Зур мәктәпкә юл салганда сезнең теләкләрне дә ишетәсе килә.Рәхим итеп сүз сезгә.

(Беренче укытучы сөйли)

("Иң гүзәл кеше икәнсез" җыры)

Укучы.Биредә безнең өчен иң газиз, иң якын кешеләребез дә бар әле.Алар-әти-әниләребез.Алар безгә җил-яңгыр тидермичә үстерүчеләр, тырышып уку өчен барлык шартларны да тудыручылар.

Укучы.Т ик син генә, әнкәй, тик син генә

Сабый чакта мине баккансың.

Төн йокыңны бүлеп уянгансың.

Юрганымны килеп япкансың.

Укучы.Син әйткәнсең, әни, күз нурым дип,

Хәтеремдә калыр бу сүзең.

Гомер буе якты маяк булып,

Нур сибәрмен сиңа мин үзем.

Укучы.Әткәй-әнкәй- минем пар канатым.

Сез булганга, дөньям түгәрәк.

Иңне-иңгә, җанны-җанга куеп

Яшик әле , яшик бергәләп.

Укучы.Акыллы сүзең, алтын киңәш белән

Авыр чакта ярдәм итәсез.

Адашканда, ак юл күрсәтүче

Күңел күзе- ул сез икәнсез.

Укучы.Сезгә саулык телим һәр адымда,

Тигез бәхет телим һәрвакыт.

Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән

Карыйм сезгә сөеп, яратып.

(Җыр "Күгәрченнәр гөрләшәләр")

Алып баручы.Инде сүзне әти-әниләргә бирик.

(Әти-әниләр балаларын тәбрик итәләр)

Укучы. Хуш, башлангыч, сагынып сиңа килгәч,

Безнең күңел янә сафланыр.

Һәр бүлмәңдә, бер истәлек булып,

Эзләребез мәңге сакланыр.

Укучы.Хуш, башлангыч! Бәлки әле, безне

Онытмыйча искә алырсың.

Ә син безнең йөрәк түребездә

Гүзәл мизгел булып калырсың.

(Җыр "Хуш,балачагым")

Алып баручы.Хөрмәтле әти-әниләребез! Өйрәнгән һөнәрләребезне бүген сезгә күрсәтәбез.

(Ошрашу чәй өстәле янында дәвам итә)

Кулланылган әдәбият.Татар шагыйрьләренең шигырь ләр җыентыгы.





© 2010-2022