- Преподавателю
- Начальные классы
- Без шәһәрдә яшибез темасына дәрес планы, 3 нче сыйныф рус төркеме
Без шәһәрдә яшибез темасына дәрес планы, 3 нче сыйныф рус төркеме
Раздел | Начальные классы |
Класс | 3 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Зайнуллина Л.Ф. |
Дата | 17.01.2016 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Сыйныф: 3
Төркем: рус төркеме
Дәреслек: Р.З.Хайдарова .Уку
Тема: Без шәһәрдә яшибез. Максат:
1.«Безнең шәһәр» темасын өйрәтүне дәвам итү. Кайда? кая? кайдан? сорауларын кабатлау, ныгыту.
2.Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.
3.Туган шәһәребезнең матурлыгын күрә белү, аның белән горурлану хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, дәреслек.
Дәрес барышы.
I.1. Оештыру моменты.
а) Уңай психологик халәт тудыру.
-Исәнмесез,укучылар!
-Исәнмесез!
-Кәефләрегез ничек соң?
-Кәефләребез бик әйбәт.
-Дәресебезне башлыйбыз. Бүген ничәсе ?
- Бүген 25 нче февраль
-Атнаның нинди көне?
- Бүген пәнҗешәмбе.
- Дәрестә кемнәр юк?
- Дәрестә ... юк
2. Өй эшенең үтәлешен контрольгә алу.
- Укучылар, без үткән дәрестә нинди сүзләр турында сөйләшкән идек?
- Тәмле сүзләр турында сөйләштек.
- Дөрес, ә нинди сүзләр соң ул "тәмле сүзләр"?
- Хәерле иртә, хәерле көн, исәнмесез, тыныч йокы, рәхмәт.
- Булдырдыгыз, укучылар. Әйдәгез өй эшен тикшереп алыйк: бирелгән диалогларның кайсысы сезгә ошады? Нигә?
- а диалогы ошады, чөнки анда әдәпле сүзләр күп.
3. Фонетик зарядка.
- Молодцы, укучылар. Ә хәзер әйдәгез бирелгән сүзләрне дөрес итеп укып чыгыйк әле.
[и] авазы кергән сүзләр: ипи, әни, песи, ил, китап
II. Белемнәрне актуальләштерү.
-Укучылар, без үткән дәрестә авыл турында текст укыган идек. Бу тексттан нәрсәләр истә калдырдыгыз? Авыл нинди була?
- Авыл матур була.
Авылның урамнары нинди?
-Авылның урамнары тар.
- Авылда нинди йортлар бар?
Авылда бер катлы йортлар бар.
- Авылда нинди транспорт йөри?
- Авылда трактор, Камаз, комбайн йөри.
III. Уку мәсьәләсен кую.
- Молодцы, укучылар. Ә без кайда яшибез?
- Без шәһәрдә яшибез.
- Дөрес. Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
- Шәһәр турында.
- Дөрес. Казан нәрсә ул?
- Казан - Татарстанның башкаласы.
- Укучылар, шәһәр белән авыл арасында нинди аерма бар?
- Авыл кечкенә, анда бер катлы йортлар, өй артында яшелчә бакчасы.
- шәһәр зур, анда күпкатлы йортлар, музейлар, театрлар бар. Урамнарда трамвайлар, автобуслар йөри.
- Молодцы, укучылар, бик дөрес әйттегез. Ә хәзер әйдәгез ял итеп алыйк.
Физкультминутка
IV. Уку мәсьәләсен чишү.
-
Укучылар, әйдәгез дәреслектән текстны укыйк әле.
-
37 нче бит 3 нче күнегү. Текстны укыйлар.
-
Текстта кем турында сүз барды?
-
Текстта Дима исемле малай турында сүз барды.
-
Дима кайда яши?
-
Дима шәһәрдә яши.
-
Шәһәрдә ничә катлы йортлар бар?
-
Шәһәрдә 5, 9, 16 катлы йортлар бар.
-
Шәһәрдә нинди транспорт йөри?
-
Шәһәрдә трамвай, троллейбус, автобус, метро, такси йөри.
-
Дима мәктәпкә нәрсә белән бара?
-
Дима мәктәпкә автобус белән бара.
-
Молодцы, бик дөрес әйттегез. Укучылар, карагыз әле бүген безгә кунак килгән. Аның исеме - Юни. Әйдәгез Юнига Казаныбызны күрсәтик. (Экранда бирелгән рәсемнәр буенча бу нинди урын икәнлеге әйтелә) Бу нинди урам?
-
Бу Бауман урамы.
-
Бу нинди бина?
-
Бу Кремль.
-
Ә бу нинди бина?
-
Бу Галиәскар Камал исемендәге Дәүләт театры.
-
Ә бу нәрсә?
-
Бу - цирк.
-
Дөрес, укучылар. Юнига безнең экскурсиябез ошагандыр. Ә хәзер искә төшереп алыйк әле. Тәрҗемә итәргә кирәк: (карточкаларда эш)
Кая? -
Кайда? -
Кайдан? -
Я иду в цирк - мин циркка барам.
Мы были в театре - без театрда булдык.
Он пришел с улицы - ул урамнан керде.
V. Рефлексия.
Молодцы. Ә хәзер бирелгән карточкаларда эшләп алыйк әле. Җөмләләрне тулыландырып языгыз: Мин бүген дәрестә ... өйрәндем (о чем ты узнал сегодня на уроке). Кызыклы булды (было интересно):
Кыен булды(для меня было сложно):
Мин ... билгесенә лаек(какую оценку ты заслуживаешь)
VI. Өй эше.
39 нчы бит 10 нчы күнегү. "Минем шәһәрем" темасына хикәя язып килергә.
Билгеләр кую. Саубуллашу.
Исем, фамилия
1 нче күнегү. Надо перевесьти.
Кая? -
Кайда? -
Кайдан? -
Я иду в цирк -
Мы были в театре -
Он пришел с улицы -
2 нче күнегү. Йомгаклау.
Мин бүген дәрестә ... өйрәндем (о чем ты узнал
сегодня на уроке).
Кызыклы булды (было интересно):
Кыен булды(для меня было сложно):
Мин ... билгесенә лаек(какую оценку ты заслуживаешь)
Исем, фамилия
1 нче күнегү. Надо перевесьти.
Кая? -
Кайда? -
Кайдан? -
Я иду в цирк -
Мы были в театре -
Он пришел с улицы -
2 нче күнегү. Йомгаклау.
Мин бүген дәрестә ... өйрәндем (о чем ты узнал
сегодня на уроке).
Кызыклы булды (было интересно):
Кыен булды(для меня было сложно):
Мин ... билгесенә лаек(какую оценку ты заслуживаешь)
Исем, фамилия
1 нче күнегү. Надо перевесьти.
Кая? -
Кайда? -
Кайдан? -
Я иду в цирк -
Мы были в театре -
Он пришел с улицы -
2 нче күнегү. Йомгаклау.
Мин бүген дәрестә ... өйрәндем (о чем ты узнал
сегодня на уроке).
Кызыклы булды (было интересно):
Кыен булды(для меня было сложно):
Мин ... билгесенә лаек(какую оценку ты заслуживаешь)