Татар телен һәм әдәбиятын укытуда инновацион технологияләр куллану

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


"Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,

чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр".

Р.Фәхреддин

Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Мәгарифне инновацион үстерү-республикабыз һәм илебез киләчәгенең нигезе. Шуңа күрә белем бирүдә инновацион юнәлешне үстерү-төп бурычларның берсе. Яңа нәтиҗәләргә ирешү, конкурентлыкка сәләтле, социаль яктан җаваплы, инициативалы һәм компетентлы гражданнар тәрбияләү-инновацион белем бирүнең төп бурычлары шулар. Соңгы унъеллыкта җәмгыятебездә барган үзгәрешләр белем бирү системасын да читләтеп үтмәде. Педагогик тәрбия һәм тәҗрибә заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш.Укучыга булган мөнәсәбәт белән бергә,укытуның эчтәлеге дә үзгәрергә тиеш. Мәктәпләрдә, белем бирүнең традицион формалары белән беррәттән, укытуның сыйфатын сизелерлек дәрәҗәдә күтәрүче яңа (инновацион) технологияләр дә уңышлы файдаланыла. Социаль-тари­хи һәм мәдәни процессның шундый субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Ул элегрәк мәктәптә укыту процессы белән генә тиңләштерелсә, хәзер киңрәк мәгънә ала бара. Моңа мәгълүмати технологи­яләр дә нык тәэсир итә. Бүген­ге мәгълүмати технологи­яләргә нигезләнгән мәгариф­нең нәтиҗәлелеге файдаланы­ла торган технологияләрнең төренә генә түгел, ә бәлки пе­дагогик эшнең сыйфатына да бәйле. Технологик инновацияләр педагогик метод һәм алымнар эчтәлегенең баюына китерә, шуның белән бергә алар педагогика үсешенә тула­ем тәэсир итә. Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алым­нарны үстерүгә укытучылар­га, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя. Татар телен инновацион технологияләр белән укыту -уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызык­сыну уяту, танып-белү актив­лыгын үстерү, аралашу про­цессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләт­ләрен ачыклау һәм үстерү тора. Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, укытучыларга да, яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә дәрес­ләребездә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш. Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Татар теле - халыкара мәйданда зур абруйлы телләрнең берсе. Шулай булгач, ул үзен саклаган, хөрмәт иткән халкына дәүләт теле буларак хезмәт итәрлек тулы көчкә ия. Туган телебезне камил­ләштерү, үстерү-дәүләт күләмендәге җитди һәм әһәмиятле бурычларның берсе. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүнең, аны үзләште­рүне тиешле дәрәҗәгә күтәрүнең төп юлы -рус мәктәпләрендә укучыларга татар теле һәм әдә­биятын сыйфатлы, нәтиҗәле итеп укыту. Татар телен һәм әдәбиятын укытуда инновацион технологияләр куллануСоңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Укытучы профессиясе дә уку эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технологияләрнең зур тиз­лек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә. Компьютер технологияләре белем бирүнең эчтәлеген, методларын, оештыру формаларын сыйфатлы итеп үзгәртә, укучыларның шәхси сәләтләрен, үзенчәлекләрен, танып белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә. Хәзерге вакытта дәресләрдә мультимедиа чараларын еш кулланабыз. Бу мультимедиа технологияләрен куллану яңалыклар белән кызыксыну теләге уята. Беренчедән, укучыларның белемнәре формалаштырыла, икенчедән, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре формалаша. Мультимедия технологиясе слайд- иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Укучыларның татар телендәге информация белән кызыксынулары татар әдәбияты дәресләрендә компьютер куллануның бик күп мөмкинлекләрен ача.

  1. Интеренет - татар әдипләренең әсәрләрен һәм танылган язучыларның сирәк басмалары белән таныша алу.
  2. Компьютер ярдәмендә укыту тиз һәм нәтиҗәле итеп үткән материалны актуальләштерә ала.
  3. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләүдә ярдәм итә.
  4. Әдәбият дәресләрендә иллюстрацияләр, сәнгатьле уку күнекмәләре бирү һәм шагыйрьләрнең көйгә салынган җырларын тыңларга мөмкин. Дәреснең төрле этапларында материал мультимедия аша бирелә.
Практика күрсәткәнчә, дәресләрдә компьютер куллану белем бирүдә традицион методлардан өстен булуын раслый, укучы дәресләрдә актив катнашучы була. Компьютер программалары укытуны индивидуальләштерүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен оештырырга мөмкинлек бирә. Яңа технологияләр буенча эшләү укытучының дәресләрдә төрле позициядән чыгып эшләвен күз алдында тота. Ул режиссёр да, укытучы да, укучы да, билгеле бер эшнең оештыручысы да була. Мәктәптәге традицион, бер төрле үткәрелгән дәресләр арасында, гадәти булмаган дәресләр үткәрү укучыларның хәтерендә ныграк кала. Ялкыткыч эш төрләрен һәр дәрестә кат-кат башкаруга караганда кызыклы ачышлар булганы укучының күңеленә тәэсир итә, аң-белемен киңәйтә,иҗади эзләнүгә теләк тудыра. Шуңа да укучының белем сыйфатын күтәрүдә, иҗади сәләтләрен үстерүдә яңа технологияләрне өйрәнү һәм дәрестә куллану мөһим.























Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль

районы Лениногорск шәһәре 4 нче урта гомуми белем

бирү мәктәбе





Татар телен һәм әдәбиятын укытуда инновацион технологияләр куллану.



татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Нуруллина Зилә Сәгыйть кызының эш тәҗрибәсеннән.

Лениногорск,2012ел.

© 2010-2022