Конспект урока по татарскому языку

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Е,е хәрефләре Максат: Е, е хәрефләренең ике авазга билге булып йөрүен, сүз башында һәм сузык аваз хәрефләреннән соң калын сүзләрдә (йы), нечкә әйтелешле сүзләрдә (йэ) дип укылуын истә калдыру..Тартыклардан соң килгән е хәрефенең (э) дип укылуын аңлату, матур язу күнекмәләрен камилләштерү; критик фикер йөртү сәләтен үстерү; туган телгә ихтирам, кызыксынучанлык, дуслык, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Метод һәм алымнар. Әңгәмә, тикшерү, өлешчә эзләнү. Технология. Коммуникатив үстерелешле укыту, компьютер технологиясе.

Танып белү универсаль уку гамәлләре (УУГ): - дәреслектә ориентлаша белү; - рәсем , карточкалар һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү; - төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру; - авазларның урнашу тәртибен белү ; - дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү. Регулятив УУГ: - кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; - гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау; - үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү; - тормыш тәҗрибәсен куллану; - эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү. Шәхескә кагылышлы УУГ: - дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү; - үз мөмкинлекләреңне бәяләү; - үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру; - мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» дигән сорау кую.). Коммуникатив УУГ: - тормыш тәҗрибәсен куллану; - күршең белән хезмәттәшлек итү.
Планлаштырылган нәтиҗә. 1. Е, е хәрефләренең ике авазга билге булып йөрүен, сүз башында һәм сузык аваз хәрефләреннән соң калын сүзләрдә (йы), нечкә әйтелешле сүзләрдә (йэ) дип укылуын истә калдыру. 2.Тартыклардан соң килгән е хәрефенең (э ) дип укылуын аңлату. 3. Атна исемнәрендә е хәрефенең язылышын истә калдыру Җиһазлау:Татар теле: татар мәктәпләренең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. I кисәк. / И.Х. Мияссарова, К.Ф Фәйзрахманова. - Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.- 62-63 нче битләр Вәгыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма. 3 нче басма. Тулыл. - Казан, 2002. - 207 б.;"Мәгариф" журналлары,TATARSHOOL сайты, компьютерда слайдлар, индивидуаль-дифференциаль карточкалар.

Сингапур структуралары: РАУНД ТЭЙБЛ, СТЁЗЕ-КЛАСС, ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН, КЛОК БАДДИС, РЕЛЛИ РОБИН,КОНЕРС , ТАЙМД ПЭА ШЭА, МИКС- ФРИЗ- ГРУП КОПИ КЛЭП,
Дәрес барышы.

1 Дәрескә оештыру моменты

Бүген барыбызның да йөзе шат, көләч. Шулай булмый мөмкин түгел. Бүген сыйныфка чын дуслар җыелган.Һәр укучы үзенә ошаган дусны эзләп таба.Гадәти булмаганча исәнләшә.

Бу минем борын,

Бу синең борын

Бу минем колак,

Бу синең колак.

Бу минем битем,

Бу синең битең

Син минем дустым,

Мин синең дустың.

Сәлам дустым! Урыннарга килеп бастык. -Балалар, дәресебезгә кунаклар килде."Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач" дигән әйтем бар.Без дә, елмаеп, кунакларны сәламлик. Хәзер кара-каршы утыручы партнерлар бер-беребезнең кулларын тотып, исәнме дустым диеп исәнләшик!!! Мине дә онытма дип иңне иңгә куеп алыйк!!! Сылу кызларыбыз утыра, батыр егетләребез утыра. II. Төп өлеш. 1. Матур язу күнегүе Язганда туры утырам , Тигез тора иңсәләр. Баш иелми, баш бармаклар Күз читенә тисәләр. Ручканы мин дөрес тотам, дәфтәрне авыш итеп . Яза башлыйм хәрефләрне Тигез һәм матур итеп. Дәфтәрләрне ачу, число язу

И хәрефенең өстенә

Сызсаң әгәр ярымай.

Кыска и хәрефе

Килеп чыга шулай.

- 1-юл- баш Й хәрефен язу;

- 2-юл- юл й хәрефен язу; 2. Алган белемнәрне актуальләштерү

- Ә хәзер узган дәресне кабатлап алыйк, чөнки кабатлап торганда гына, белем нык була

1.«Телеграмма» уены Укытучы: "Ерак-ерактан сиңа кунакка килгән бер .." - дип рәсемне бер балага бирә. Рәсемне алган бала сүзне иҗекләргә бүлеп әйтә бара. (малай, аю,куян, төлке, ат....)

2.Карточкалар белән эш. РАУНД ТЭЙБЛ структурасы ( Укучылар бер кәгазь битенә чиратлап язалар).

КАРТОЧКА

..дрык ..рәк тө..мә а.

..кы ..зүче кө. мә ма.

..лдыз .. ..кче ко.мак ба.

Й хәрефе турында нәрсәләр беләсез?

III. Яңа материал өстендә эш.

1) Кызыклы сорауларга җавап табу

-"Е" га башланып,

Бетә ул "а" га,

Ә үзе һаман

Ага да ага. (елга)

-Елан башында нәрсә бар?

2) Дәрес темасын ачу

АВПРОНМАСИТИЕеХӘРЕФЛӘРЕМИПАРИМСПРИТИ

Ее хәрефләре турында без 1 нче сыйныфта укыганда белемнәр алган идек. Бәлки бу хәреф турында башкаларга аңлата алучы табылыр. Үзең белгәнне башкаларга өйрәтү- бик мактаулы эш.

3) Стё-зе класс структурасы. Е хәрефеннән башланган сүзләр язу. 15 секунд уйлыйсыз. (Вакыт куела) Урыннарда язар өчен 1 мин вакыт бирелә. (Вакыт куела) Сызык сызабыз. Урындыкларыгызны этеп куясыз.Планшетларыгызны алып ,күбрәк партнерлар белән очрашып сүзләрегезне арттырырга тиешсез. 2 мин. (Вакыт куела) Сызык сызабыз. Партнерларыгызга рәхмәт әйтегез. Урыннарга утырып, группаларда эшләп алабыз. ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН . №1 саны нда утыручы сүзләрне укый, № 2,3,4 калганнар тыңлап утыра, язылган сүзләр кырына билге куя, яңа сүз ишетсәгез икенче сызык астына язып барасыз. 1 мин бирелә. Вакыт бетте. Кем иң күп сүз язды. 7, 8 ,9, баса. Теләк буенча җавап бирү. Укытучы яза.

4) Ә хәзер бераз эзләнү эше алып барырбыз. Атна исемнәрендә е хәрефе.

1 атнада ничә көн? Атна исемнәрен беләсезме?

Әмир белән Әминә безне дәреслекнең 63 нче битенә чакыра..Игътибар белән карагыз әле, укучылар атна исемнәрендә е хәрефе нинди аваз хәрефеннән соң килә? Ул ничек укыла ?

Димәк без үзебез өчен нинди яңалык ачтык?

- Тартыклардан соң килгәндә е хәрефе э дип укыла. Атна исемнәрен дәфтәрләргә язып куйыйк.

5.TATARSHCOOL сайтына кунакка бару

Слайдтан биремне үтәү өчен сүзләрне 1 кат эчтән укып чыгыгыз . Балалар бәлки сез Е хәрефенең кайсы очракта ЙЫ, кайсы очракта ЙЭ, э дип укылуын хәзер аңлата алырсыз?

Кагыйдәне уку, укучылар фикере белән чагыштыру.

Сүзләрне 3 төркемгә бүлеп язу

IV. Физминутка: Укучылар, урыннардан тордык.Урындыкларны этеп куегыз.

МИКС - ФРИЗ - ГРУП (Mix-Freeze-Group)структурасы

  • Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.

Татар халык бию көенә йөриләр. Музыка туктый.Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр:
  • Дүшәмбе сүзендә ничә хәреф бар? (7)
  • Аю сүзендә ничә аваз? (3)
- Татар алфавитында гына булган хәрефләр санынча? (6)(Ә, Ө, Ү, Җ, Ң, Һ)

V. Яңа материалны ныгыту.

1.Карагыз әле, балалар, өстәлләргә яфраклар коелган.

Әйтегез әле, бу яфрак кайсы агачтан төшкән ? (Каен , өрәңге )

а) Каен , сүзен тикшерү.

- ничә хәреф , аваздан тора ?

- сузыклар ( калын, нечкә )

- тартыклар ( яңгырау, саңгырау )

- ничә иҗекле ?

- ничек әйтелә ?

өрәңге сүзенең моделен төзү

2. Яфраклар артына мәкаль яшеренгән. Сезгә шуларны бергәләп киңәшләшеп, сүзләрне тәртипкә китереп, укып күрсәтергә кирәк.

Кунак ашы- кара-каршы. Мәгънәсен аңлату.

3. Слайдтан текстны тыңлау. Ахыргы җөмлә алдыннан туктату. Акыл штурмы: Кошлар малайга нәрсә дип әйттеләр икән? ( КЛОК БАДДИС структурасы) сәг 12 дә кем белән очрашырга сүз куешкан идегез. Партнерыгыз янына барасыз кемнең сәдәфләре күбрәк беренче ул башлый. РЕЛЛИ РОБИН алымын куллануФикерләрне тыңлау. Ә чыннан да кошлар малайга нәрсә дип әйткәнен белер өчен дәреслекнең 65 нче битендәге 59 нчы күнегүнең соңгы кызыл юлын табып укырбыз..

- Кунак ашы- кара-каршы дигән мәкаль бу хикәягә туры киләме? 4.Грамматик материалны кабатлау. КОНЕРС (Corners) структурасы. Сезне парталарда зәңгәр төсле конвертлар бар. №2 саны астында утыручы укучылар 1шәр карточканы тарата. Сүзләрегезне игътибар белән укыгыз. Бу сүзләрдә е хәрефенең ничек укылуын ачыклагыз.( Почмакларга язылган е [йы] Е [йэ] Е [э]) Бу сүзләрнең ничек укылуына карап кирәкле почмакны сыйлыйсыз.

( суер киен мөгез кое кием кишер елата сөен чөгендер елан ертык төен бәрәңге ерак бие тимер бөер кер елан)

Почмакларда үзегезгә пар табыгыз, аңа "5" бирегез. Ни өчен бу почмакны сайладың? Соравына ТАЙМД ПЭА ШЭА (Timed- Pair-Share) структурасын кулланып җавап бирәсез. 5 сек уйлыйсыз.

Фикерегезне партнерыгызга 15 әр секунд аңлатасыз.Кемнең буе озынрак,шул башлый..(Вакыт башланды. Таймер куела. Вакыт бетте.) Фикерләр тыңлана. Молодцы,укучылар.Булдырдыгыз

VI. Дәресне йомгаклау. Бүгенге дәрестә сезнең белемнәрегез арттымы?

Рефлексия . Сул кулларыгызны алга сузасыз. Менә күктән учларыгызга 1 тамчы тамды уң кул имән бармагын сул учка куябыз, ике тамчы , өч тамчы, 4 тамчы көчле яңгыр тавышы сезгә кул чабулар бүләк итә. Мин сезгә шулай ук кул чабулар бүләк итәм.

VI Өй эше бирү. Атна исемнәрен дөрес яза белергә.


© 2010-2022