Конспект Әлифба бәйрәме 1 класс

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әлифба бәйрәме

УКЫТУЧЫ:

Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр, укытучылар! Бүген бездә зур бәйрәм-Әлифба бәйрәме. 1нче класс укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар.

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме.

Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле.

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме!

ҖЫР " БЕЗ ИНДЕ ХӘЗЕР ЗУРЛАР"

1укучы. Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска.

Әлифбаны кулга алдык

Әй, сөендек шул чакта.

2укучы. Кичә әни белән бергә

Әзерләдек сумкамны.

Пеналыма тезеп куйдым

Карандаш һәм ручкамны.

3укучы. Әтием дә, әнием дә

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып

Мине озата килделәр.

ҖЫР "ӨЙРӘТӘЛӘР МӘКТӘПЛӘРДӘ"

УКЫТУЧЫ.

Әле 1нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Аларга хәреф тану, алардан сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар. Хәзер класстагы һәр бала укый, яза белә. Әлифба- баланың беренче уку китабы.

Балалар, ӘЛИФБА сүзен төзеп күрсәтик әле:

Әтәчем иртән тора

Һава ярып кычкыра.

Ашыгырга куша ул

Мәктәп- белем иленә.

Күзләремнән яшьләр чыкты

Капкан идем лимонны.

Сары булгач, бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

И хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә.

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

Ябалакның зур күзләре Ф хәрефенә бик охшаган

Ялтырый караңгыда. Туп-туры караганда.

Бәр барабан, уйна быргы,

Бар кешеләр ишетсен.

Б дан башка бәйрәм ягын

Барчасы күреп китсен.

Әлифба башлана

Сузып А авазын.

А-ана, а-авыл,

А-Ватан, а-Казаным.

БЕРГӘ : ӘЛИФБА.

УКЫТУЧЫ.

Балалар, без әлифбаны тәмамладык. Әлифба сезне нәрсәләргә өйрәтте икән? Сөйләп күрсәтегез әле.

Тышта ап-ак кар яуганда

Без җыелдык бәйрәмгә.

Безнең шатлык эчкә сыймый,

Сезгә ничек сөйләргә?

39 хәреф белән

Таныштык без тиз генә.

Олы ярдәмче булдың син

Рәхмәт инде, Әлифба!

Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син Әлифба.

Кызларны ул зур ярдәмче,

Булышчы булсын , диде.

Эшләгән һәрбер эшләре

Елмаеп торсын, диде.

Ә малайларны Әлифба

Өйрәтте җитез булырга.

Батыр, кыю кешеләрдән

Үрнәк алып торырга.

Өйрәтте Әлифба безне

Табигатьне сөяргә.

Кечкенә дусларыбызга

Бул син дустым, дияргә.

Курыкмаска салкыннан,

Яңгыр,яшен, карыннан.

Дус булсагыз, яратсагыз, Файда тияр барыннан.

Өйрәтте чиста булырга,

Пөхтәлекне сакларга.

Усал, ямьсезләрдән безгә

Кечеләрне якларга.

Әлифба, әлифба,

Китәсең бит инде.

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.

ҖЫР "ӘЛИФБА"

Әлифба алгач әтием миңа,

Бик-бик сөенгән идем.

Белдем-Әлифба- телнең ачкычы

Белем иленең тәүге баскычы.

Бәхетле мин Әлифбам

Анам телен өйрәндем.

Үстем инде, әлифбам,

Тәртипкә дә өйрәндем.

Кадерлем әлифбам,

Инде китәсең миннән.

Әлифбам- беренчесе,

Әнием күк кадерлесе.

Белем сараен ачып керергә

Безнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Һәрбер укучы бик күп укысын,

Китап иң якын дустыгыз булсын.

МАЛЬВИНА КЕРӘ:

Исәнмесез, балалар! Сез мине таныйсызмы? Мин-Мальвина булам. 1нче класс укучыларын Әлифбаны уңышлы тәмамлаулары белән котлыйм. Сез инде хәзер укучылар булдыгыз. Минем сумкада бүләкләрем, биремнәрем бар. Әлифба сезне күп нәрсәләргә өйрәтте, сез яхшылап өйрәндегез микән?

(Конверттан биремнәр,табышмаклар ала.)

Тагы бер бирем: сез хәрефләр турында шигырьләр сөйләп күрсәтегез әле.

Сезнең өйнең түбәсенә

Карап тордым мин кичә.

Антенна тора селкенеп

Т хәрефен охшап.

У- уйлап укыгыз, ди

Урындыкка утырыгыз, ди.

Г-күәтле күтәрү краны

Төзүчеләр ярдәмчесе.

Зур ташларны күтәрә ул

Бик биеккә тиз генә.

А- охшаган ул ракетага,

Ул басуда багана да.

Аны белә һәрбер бала,

Алфавитны башлый ич-А.

Н-волейбол сеткасы

Спорт залындада бар ул.

Бик тә килә укыйсы

Башта өйрәнәсе бар.

Т-охшаган тырмага,

Әйтә -тизрәк тырмала.

Е-хәрефе еланда

Е-хәрефе елгада.

Е хәрефе карый безгә

Елмаеп елаганда.

Ясадык без урманда

Л-хәрефе, уйлап тап.

Л-бит урман шалашы,

Әллә шуны белмисез.

БЕРГӘ: ТУГАН ТЕЛ

ҖЫР "ТУГАН ТЕЛЕМ"

МАЛЬВИНА.

Әйе, сез хәзер "Туган тел" дәреслеген укырсыз. Бик уңган балалар икәнсез.Сау булыгыз. Тырышып укыгыз!

УКЫТУЧЫ.

Әлифбага алмашка "Туган тел" китабы килә.

Нигә безгә куанмаска

Без бит инде зур үстек.

Әлифбаны тәмамлап

Туган телгә дә күчтек.

Туган тел- иң әйбәт шигырь

Туган тел- иң әйбәт җыр,

Туган тел- иң әйбәт китап,

Туган тел- иң якын тел.

Туган тел- иң татлы тел,

Туган тел- иң тәмле тел.

Тәмле тел, дип, телең йотма-

Туган телне онытма.

УКЫТУЧЫ.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кадерле затлы тел.

Если мамы дома нет,

То не стану я скучать.

Я зажгу настольный свет,

Чтобы книжку почитать.

Книга добрая, живая,

Чудеса она творит!

Обо всем на свете знает

И со мною говорит.

Я бросила куклы,

Играть не хочу,

Мне некогда очень , я буквы учу.

Из них я сама составляю слова,

Из них написала

«Трава» и «Дрова».

Букв сначала мы не знали.

Мамы сказки нам читали.

А теперь читаем сами,

Подружились сказки с нами.

Вот я и большая,

Вот и ученица.

И такой, как раньше,

Быть мне не годится.

Умной и послушной

Стала я, конечно,

И свои уроки

Я учу неспешно.

Мне просты в учении

И письмо, и чтение.

А возьму задачи,

Чистое мучение!

Как ни бьюсь над нею,

Нет, не то в ответе,

Вот бы знать, как мама,

Все-все-все на свете!

Как хорошо уметь читать!

Не надо к маме приставать,

Не надо бабушку трясти:

«Прочти, пожалуйста, прочти!»

Не надо умолять сестрицу:

«Ну, прочитай еще страницу!»

Не надо звать, не надо ждать,

А можно взять и почитать.

УКЫТУЧЫ.

Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар- әти-әниләребез, әбиләребез. Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик.

Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез.

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

Әткәй-әнкәй, газизләрем

Гомер биргәнсез безгә.

Яхшы итеп үстердегез

Мең рәхмәтлемен сезгә.

Сезнең алда сүз бирәбез:

Ялкауланмаска,

Артта калмаска,

Тырыш булырга,

Бишкә укырга.

Мәктәп юлы якты юл

Зур уңышларга илтә.

Укырбыз, өйрәнербез,

Сынатмабыз без һич тә.

УКЫТУЧЫ. Өйрәтте сезне Әлифба

Туган нлне сөяргә.

Биергә дә, җырларга,

Дус һәм тату яшәргә.

Әлифбадан башлап киттегез

Юлны белем иленә.

Зур белемле булып үсегез, Кеше булыгыз илебездә.







© 2010-2022