- Преподавателю
- Начальные классы
- Разработка урока по родному языку на тему: Личные местоимения (3 класс)
Разработка урока по родному языку на тему: Личные местоимения (3 класс)
Раздел | Начальные классы |
Класс | 3 класс |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Басирова Ф.Т. |
Дата | 15.08.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
Предмет: татар теле
Тема: зат алмашлыкларының берлек һәм күплек санда килүе.
Класс: 3
Дәрес тибы: яңа белем ачу Максатлар:
Белем бирү: зат алмашлыкларының берлек һәм күплек санда килүе белән таныштыру.
зат алмашлыкларының берлек һәм күплек санда җөмләдә кулланырга өйрәтү;
матур язу күнекмәләрен ныгыту. Шәхесне үстерү: чагыштыру, классификацияләү, иҗади күзаллау, коммуникатив күнекмәләрен үстерү. Тәрбия бирү: мөстәкыйльлек, төгәллек, үз эшеңнән канәгатьлек кичерү хисе тәрбияләү . Сәламәтлекне саклау буенча: психологик комфортлылык тудыру һәм талчыгуны бетерү өчен шартлар тудыру. Кулланылган технологияләр: Сәламәтлекне саклау (физкультминутлар, эмоциональ халәт, мотивлаучы алымнар, уен формасы). Эшчәнлекле якын килү технологиясе (технология деятельностного подхода) Шәхесне үстерү метод һәм алымнары:
- проблемалы укыту;
- индивидуаль якын килү;
- иҗади фикер йөртүне үстерү.
- сүз методы;
- практик;
- өлешчә эзләнү;
- мөстәкыйль эшләү.
Җиһазлау: проектлы экран, презентация, төркемләп эшләү өчен карточкалар, яшел һәм кызыл төстәге түгәрәкләр, компьютер, дәреслек , алгоритм язылган плакат
Дәрес барышы.
- Оештыру өлеше.
а) предметның хәрәкәтен белдерә
б) үзләрен атамыйча гына, предметларга күрсәтә
в) җөмләдә сүзләрне бер-берсенә бәйли
2.Зат алмашлыгы кайсы сүз төркемен алмаштырып килә?
а) исем
б) сыйфат
в) фигыль
3.Сезгә таныш булган зат алмашлыкларын табыгыз?
а) ул, кояш, син.
б) мин, су, ул.
в)мин, син, ул.
Фронталь рәвештә дөреслеген тикшерәбез, кемдә ничә хата. Тикшерү барышында төзәтә барыгыз, үзегезнең эшегезгә бәя куя барыгыз, дәрес ахырында нәтиҗә ясарбыз. III. Яңа материалны аңлату. Белгәннәребезне таблицага тутырыйк.
Берлек
сан
1 зат
мин
2 зат
син
3 зат
ул
Укучылар, зат алмашлыклары тагын бармы икән. Шул сорауга җавап эзлик әле. Хәзер мин сезгә предметлар өләшәм. (өләшеп чыгам) - Кемнең предметы артына мин дип язылган минем янга килегез әле. Мин алмашлыгын кертеп бер матур җөмлә төзеп әйтегез әле. (Балалар җавабы) Кар бөртекләрен берләштерәбез һәм без алмашлыгы килеп чыга. (фикер алышу тиз генә) Рәхмәт әйтеп утырту. (тәрбияви момент) - Кемнең предметы артына син дип язылган, минем янга чыгыйк әле. Сез син алмашлыгын кертеп җөмлә төзегез, фикерләшегез, берегез җавап бирә. Тамчыларны берләштердек, сез килеп чыкты. (фикер алышу тиз генә). Рәхмәт өйтеп утырту. тәрбияви момент) - Кемнең предметына ул дип язылган, минем янга килегез. Сез ул алмашлыгын кертеп җөмлә төзегез. Фикерләшегез, берегез җавап бирә. Агачларны бергә утыртабыз, алар алмашлыгы килеп чыкты.(фикер алышабыз) Рәхмәт әйтеп утырту. (тәрбияви момент) Таблицага тутырабыз. Димәк, бу баганадагы алмашлыклар нинди санда киләләр? (күплек)
Берлек
сан
Күплек
сан
1 зат
мин
без
2 зат
син
сез
3 зат
ул
алар
IV. Ныгыту өстендә эш.
- Плакатта язылган текстны уку.
Ә син сеңлең белән кошларга ярдәм итәсезме? Ә син сеңлең белән сыерчык оясы ясарга уйлыйсызмы?
Алмаз белән Булат агач башыннан егылып төшкән кош оясын урнаштырып куйганнар. Алмаз белән Булат табигатькә зур файда китергәннәр. - Укучылар, сезгә текстның яңгырашы ошыймы? Ни өчен? Кабатлаулардан ничек котылып була? "Алмашлыктан исем яса"уены. ( төркемнәргә бүленеп, 1 минут эчендә алмашлык сүзендәге хәрефләрдән исемнәр ясыйлар) V. Йомгаклау. 1. Дәрескә нәтиҗә ясау. Димәк, зат алмашлыклары безнең сөйләмебез өчен бик мөһим. Исемне алмаштырып килеп алар безнең сөйләмебезне кабатланулардан коткаралар. Ә тормышта нәрсәнедер алмаштыру ярдәмендә уңышларга ирешергә мөмкинме? Мәсәлән, хоккей уйнаганда запас уенчы кирәк вакытта алмаштыра, (укучыларның мисаллары) 2. Өй эше бирү. Карточкалар буенча дифферециаль эш. 1 нче төркем -барлык зат алмашлыкларын кулланып, "Табигатьне саклыйк!" дигән темага хикәя язарга; 2 нче төркем - тиешле алмашлыкларны куеп һәм төшеп калган хәрефләрне куеп, күчереп языгыз. 3 нче төркем - тиешле алмашлыкларны куеп күчереп языгыз. 3. Үзбәя. Укуылар, дәрес башында кәефебез яхшы иде, ә хәзер ничек? Бик яхшы. Кояш аны сезгә бүләк итә. Хәзер уңышлар баскычы янына килик әле . Кем мин дәрестә барсын да аңладым ди, югары баскычка куйсын, кем минем кыенсынган урыннарым бар ди ул икенче баскычка куйсын, ә кем инде мин бер нәрсә дә аңламадым ди, ул түбән баскычка куйсын.