Конспект урока со Сингапурскими структурами на татарском языке

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

4 класста сингапурча укыту структураларын кулланып үткәрелгән

ДӘРЕС ПЛАН-КОНСПЕКТЫ 27.11.14

Укытучы: Төхфәтуллина Фәрдия Римхәт кызы

Предмет - технология . Дәрес №12

Дәрес темасы: "Чәйнек асты тегү"

Материал: методик ярдәмлек, дәреслек, презентациягә автореферат , компьютердагы тест биремнәре,технологик карта ,тукыма кисәкләреннән коллекция, энә кадагычлар, сантиметрлы тасма, кайчы, тегүче безе, бур яки сабын кисәге, энә , җепләр.

Җиһазлау: проектор, эш тартмасы, үрнәк эшләр, эш дәфтәрләре.

Дәрес тибы: катнаш

Предметара бәйләнешләр: математика,рәсем, музыка

Төркемнәрне оештыру: группада эшләү сәләтен формалаштыру, үзара яхшы мөгамәлә

булдыру

Планлаштырылган нәтиҗә: үзлекләренә карап, материал сайларга (картон, текстиль материаллар, үтильләштерелгән материаллар), аларны кулдан эшкәртүнең төп алымнары

Эшчәнлек максаты: чәйнек асты тегү өчен размер һәм сыйфатын исәпкә алып тукыма

сайлау

Белем бирү максаты: тукымалар классификациясе белән таныштыру;тукыманың сул һәм уң ягын билгеләү; тукыманы эш өчен әзерләү эзлеклелеген өйрәтү

Тәрбия бирү максаты: укучыларда сакчыллык, мөстәкыйльлек сыйфатларын үстерү, эстетик зәвык тәрбияләү;

Бурычлар. Размер һәм сыйфатын исәпкә алып тукыма сайлау.Тукыманың сул һәм уң ягын билгеләү. Гамәли эш башкару.

УУГ формалаштыру:

Шәхси гамәлләр: ( үзбилгеләмә, укуның дәлилләре, мәгънә төзелеше, әхлакый-этик бәяләү)

- мәгънә барлыкка китерү("Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?")

Регулятив гамәлләр: (максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль, коррекцияләү, бәяләү, үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү)

- кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга

Танып-белү гамәлләре: (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү)

- рәсем, схема, сызым, эскиз, шаблон, өлгеләр кулланырга;

Коммуникатив гамәлләр: (бергәләп уку эшчәнлеген планлаштыру, сораулар куелышы, конфликтларны чишү, иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итүе, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү)

- партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә;

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

Дәресне оештыру, мотивация

(1-2 минут)

  1. Төп максат һәм бурычлар белән таныштыру.

РГ

  1. Укучыларны барлау, журналда тамгалау,максат белән таныштыру.

Дәресебез безнең өчен

Үзгә булыр аз гына.

Хуҗабикә булыр бүген

Уңган кыз Азалия.

Чәй эчәрбез бал белән,

Бала-чагалар белән.

Бала-чага 9 җан:

Чәйнек асты тегү өчен,

Җыелдык монда менә,

Миңа ярдәм итәрләр,

Гүзәл белән Әдилә.

Бик кәефле күренәләр,

Әмир, Илмир һәм Булат.

Әйбәт кәеф булганда,

Без барыбыз да бик шат.

Тагын өч иптәшебез

Бар әле безнең монда:

Рәдис, Ислам һәм Ландыш,

Алар белән Сез таныш.

ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН (Урыннардан торып танышу)


  1. Укучыларның дәрескә хәзерлеген тикшерү.

ХАЙ ФАЙВ

Актуальләш-терү

(4-5 минут)


Үткән теманы үзләштерү дәрәҗәсен сорау-җавап формасында тикшерү, анализлау, ныгыту.

Әгәр тылсымчы булсаң бу минутта син кая барыр идең?

Ашханә

Спортзал

Кибет

Кеше хезмәтенең төрләре:

  1. Җитештерү хезмәте

  2. Интеллектуаль хезмәт

  3. Хезмәт күрсәтү

КОНЭРС

Почмакларга таралышалар

ТАЙМ-ПЭА-ШЭА

Сорауларга җаваплар бирә, иптәшенең җавапларын тулыландыра.

КГ

КГ

Бала нинди авырлыклар белән очраша?

(3-4 минут)




  1. Дәрескә әзерлеге буенча: без бүген нинди хезмәт төре башкарырбыз Һәм аны нинди материаллардан эшләргә мөмкин?

Танышу вакытындагы шигырьне искә төшерә.

1 нче өстәлгә урнаша

РГ


  1. Төркемнәргә бүленгәндә: куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү

Сорауларга дөрес җавап бирә .

2 нче өстәлгә урнаша

Авырлыктан чыгу юллары

(4-5 минут)



  1. Тукыма белән эшләү. Нәрсә тегәрбез?

РЕЛЛИ РОБИН . 1 секунд иптәше белән планлаш-тыра. 4,1

( каршыда утырган, йөзгә-йөз булган)

РГ

  1. Математика дәресенә кереп чыгыйк әле. Нинди геометрик фигуралар бар икән анда? Чәйнек астын тиз һәм сыйфатлы итеп тегү өчен сез нинди формаларын тәкъдим итәсез?

Фикерләренең туры килүе белән урталыкны таба.

3,2 (каршыда утырган, йөзгә-йөз булган)


  1. Үрнәк эшләр күргәзмәсе белән таныштыру.

Ошаган үрнәк эшне өстәлгә ала.

Яңа

материалны

аңлату

(9-10 минут)

1. Тукымалар классификациясе белән таныштыру; тукыманың сул һәм уң ягын билгеләүне искә төшерү. Әзер моделләр куела . "Тукыма"

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР: АЛЬТЕРНАТИВНЫЙ ВАРИАНТ

ТБГ



КГ

2.Презентация күрсәтеп белемнәрен системалаштыру.

3.Тест сорауларына җаваплар алу.

3,4,2 номерлары җавап бирә.

Ф.в. видеогимнастика

кабатлый

С Белемнәрне

беренчел

ныгыту

(4-5 минут)

1.Эш урынын әзерләү:

тукыма кисәкләреннән коллекция, энә кадагычлар, сантиметрлы тасма, кайчы, тегүче безе, бур яки сабын кисәге, энә , җепләр.

2.Кулдан тегү алымнарын өйрәтү .

3.Кул эшләре вакытында куркынычсызлык техникасы белән таныштыру .

4.Дымлы җылылык белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре

Кул эшләре вакытында куркынычсызлык техникасы белән танышу һәм кул кую.

  1. Кайчы белән эшләгәндә.

  2. Энә-җепләр белән эшләгәндә.

Дымлы җылылык белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре .

1.Эш башланганчы.

2. Эш вакытында.

3. Эш беткәч.

ТБГ

5.Тегү алымнары рәсемнәрен тактага куярга.

Өстәлдәге рәсем белән чагыштыра.

6.Эшләп күрсәтү.

Өйрәнгәннәрне

Н ныгыту

күнегүләре

Мөстәкыйль эш

(11 минут)

1.Технологик карта кулланып чәйнек асты тегү.

-Технологик карта буенча эшләсәк эшебезнең нәтиҗәсе яхшырак булыр. Моделләрен үзгәретергә теләгән укучылар булса рөхсәт ителә. Укучыларга үрнәк өлгеләр таратыла, технологик карталар өләшенә яки проектор аша тактада бирелә. Укытучы контроль ясый, булыша.

Укучы мөстәкыйль эшли.

ШГ

2.Эш урыннарын тәртипкә китерү.

Эш тартмасын тәртипләп җыеп куя.

3. Дизайн-папка ясау. Проект эше.

РАФТ. Төркемләп эшләү алымын куллану.

Дәрескә йомгак. Рефлекция

(2-3 минут)

- Матурлыкка омтылып кына матурлык тудырырга мөмкинме?

- Кул эше буларак кулдан тегү алымнары безгә чәйнек асты теккәндә ярдәм иттеме?

- Нинди яңа сүзләрне истә калдырдыгыз?

ХАЙ ФАЙВ. Молодцы! Барыгызга да "5" ле.

ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ (2,4 - эчке түгәрәк)

(1,3 - тышкы түгәрәк)

ШГ


Укучыларны барлау һәм максат белән таныштыру.

Дәресебез безнең өчен

Үзгә булыр аз гына.

Хуҗабикә булыр бүген

Уңган кыз Азалия.

Чәй эчәрбез бал белән,

Бала-чагалар белән.

Бала-чага 9 җан:

Чәйнек асты тегү өчен,

Җыелдык монда менә,

Миңа ярдәм итәрләр,

Гүзәл белән Әдилә.

Бик кәефле күренәләр,

Әмир, Илмир һәм Булат.

Әйбәт кәеф булганда,

Без барыбыз да бик шат.

Тагын өч иптәшебез

Бар әле безнең монда:

Рәдис, Ислам һәм Ландыш,

Алар белән Сез таныш.

Кул эшләре вакытында куркынычсызлык техникасы белән таныштыру һәм куллар куйдыру.

  1. Кайчы белән эшләгәндә.

  2. Энә-җепләр белән эшләгәндә.

Дымлы җылылык белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре .

1.Эш башланганчы.

2. Эш вакытында.

3. Эш беткәч.

Тукыма кисәкләреннән коллекция, энә кадагычлар, сантиметрлы тасма, кайчы, тегүче безе, бур яки сабын кисәге, энә , җепләр.

Чәй өстәле өчен: савыт белән бал, укучылар санынча чәй чокырлары, чәйнек, чәйнек җылыткыч, бал кашыклары, салфеткалар, үрнәк эшләр.


  • Нинди тукымадан тегәрбез икән?

  • Технологик карта буенча эшләсәк эшебезнең нәтиҗәсе яхшырак булыр.

(Укучыларга технологик карталар өләшенә яки проектор аша тактада бирелә)

  • Өлгеләр таратыла. Моделләрен үзгәретергә теләгән укучылар булса рөхсәт ителә. Үрнәк өлгеләр таратыла.

© 2010-2022