Внеклассное мероприятие 23 февраля-праздник храбрых и смелых

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Данис: Хәерле көн, сыйныфташларым, укытучыларыбыз, килгән кунагыбыз!

Ильвина: Сезне чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз.

Сезгә сәламәтлек, зур уңышлар телибез.

Данис: Минем сезгә бер соравым бар иде. 23 февраль нинди бәйрәм соң ул?

Ильвина: И-и-и, Данис, син дә барлык малайлар кебек мактанырга яратасың икән бит. Кем белмәсен инде бу бәйрәмне-ул бит малайлар, егетләр, әтиләр, бабайлар бәйрәме. Гомумән, ирләр бәйрәме.

Данис: Дөрес, Ильвина , 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. Бу батырлар һәм кыюлар көне. Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган.

1 нче укучы: Еракта-еракта тора,

Минем абый сакта тора.

Әни эштә чакта тора,

Әти юлда чакта тора,

Мин уйнаган чакта тора,

Син йоклаган чакта тора!

2 нче укучы: Телевизор да карамый,

Читкә карарга ярамый,

Чиккә генә карап тора,

Дошман килеп кермәсен ди,

Безнең серне белмәсен, ди.

3 нче укучы: Әниләр эштэ булганда,

Берүзең генә калганда,

Түгел өйне саклап тору

Бу бит-илне саклап тору!

4 нче укучы: Еракта-еракта тора,

Минем абый сакта тора.

Сакта һәр-һәр чакта тора.

Әйтмим кайсы якта тора

Син үзең дә сорап торма,

Бусы-хәрби сер!

Данис: Ильвина, ә син беләсеңме, без дә, үскәч,Азат белән Ватанны саклаучылар сафына басачакбыз.

Ильвина: Ә без сезгә хатлар язып торырбыз. Әйтергә онытып торам минем дә бабам Ватанны саклаган бит.

Минем бабай-капитан,

Германиядән кайткан,

Утлар-суларны кичкән,

Берлинга барип җиткән.

Фашистларны җиңгән ул,

Сугышны бетергән ул,

Инде бөтен кешегә

Тынычлык китергән ул.

Данис: Булмасын ул, булмасын,

Кирәкми безгә сугыш!

Булмасын бер куркыныч,

Булсын бөтен ил тыныч.

"Һәрвакыт булсын кояш" дигән җыр башкарыла.


© 2010-2022