Конспект урока по математике «4 санын берурынлы саннарга кушу»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Конспект урока по математике «4 санын берурынлы саннарга кушу»Конспект урока по математике «4 санын берурынлы саннарга кушу»Конспект урока по математике «4 санын берурынлы саннарга кушу»Конспект урока по математике «4 санын берурынлы саннарга кушу»Конспект урока по математике «4 санын берурынлы саннарга кушу»Конспект урока по математике «4 санын берурынлы саннарга кушу»Конспект урока по математике «4 санын берурынлы саннарга кушу»Конспект урока по математике «4 санын берурынлы саннарга кушу»Конспект урока по математике «4 санын берурынлы саннарга кушу»Конспект урока по математике «4 санын берурынлы саннарга кушу»Конспект урока по математике «4 санын берурынлы саннарга кушу»Конспект урока по математике «4 санын берурынлы саннарга кушу»Конспект урока по математике «4 санын берурынлы саннарга кушу»Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе







Тема: 4 санын берурынлы саннарга кушу.

Сыйныф:1



1 нче квалификацион категорияле

укытучы Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы.



2014 ел, февраль Максат: -Кушуның икенче кушылучысы 4 булган очракларын карау, +4 төрендәге кушуны эшләргә өйрәтү; - кушуның урын алыштыру үзлеген куллана белү күнекмәләрен камилләштерү;

  • саннар нумерациясе турындагы белемнәрне ныгыту;
  • үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, кушу таблицасын белешмә сыйфатында куллану осталыгы булдыру;
  • игътибарлылыкны, логик фикерләүне, математик сөйләмне, танып-белү активлыгын үстерү;
  • үзара дуслык һәм бергәләп эшләү дәверендә бер-береңне аңлый белү, авыр хәлдә калучыга ярдәм итә белү хисләре тәрбияләү.
Дәреснең бурычлары: - теория һәм практиканы бәйләп теманы аңлату, - алган белемнәрне тормышта кулланырга өйрәтү
Дәрес тибы: яңа тема аңлату. Укыту ысуллары: ИКТ куллану, сурәтләүле аңлатмалы. Җиһазлау: проектор, ноутбук, өләшү өчен материал, күрсәтмә материал, дәреслек, эш дәфтәре. Материал: дәреслек - математика, 1 класс, А.Л.Чекин, 2 нче кисәк, эш дәфтәре



Дәрес планы.


l. Оештыру өлеше.


  1. Уку эшчәнлегенә уңай халәт булдыру.

  2. Уку проблемасын куюга әзерлек.
    Белемнәрне актуальләштерүгә биремнәр эшләү. Телдән исәпләү.

Тэйк оф -тач даун структурасы

Презентация "Принцессага булышыйк".

ll. Яңа материал өстендә эш.

  1. Яңа материалны беренчел кабул итү. Дәреснең темасын, максат һәм бурычларын билгеләү.

  2. Раунд Тэйбл структурасы

  3. Микс - Фриз -Груп структурасы

  4. Алган белемнәрне биремнәр башкарганда куллану.

  5. Дәреслек белән эш.

  6. Куиз-куиз-трэйд структурасы.

  7. Дәфтәрләрдә эш.

lll. Йомгаклау. Дәрескә йомгак ясау. Рефлексия.



Дәрес барышы.

l.Оештыру өлеше.

Укытучы. Укучылар, әйдәгез әле, бер-беребезне сәламләп алыйк.

-Хәерле көн, уң күршем!

-Хәерле көн, сул күршем!

-Хәерле көн, дусларым!

-Хәерле көн, кунаклар!

-Укучылар, бер-беребезгә иҗади уңышлар теләп, дәресебезне башлыйбыз. Барыгыз да дәрескә әзерме?

1. Уку эшчәнлегенә уңай халәт булдыру. Безнең бүгенге дәресебезнең девизын әйдәгез бергәләп бер кычкырып укыйк әле, балалар. Мәктәптә без тик тормыйбыз, Ялкауланмыйбыз, укыйбыз. Укытучы апабызны Игътибар белән тыңлыйбыз. -Сез дәресебезнең девизын ничек аңлыйсыз? Без дәрестә ничек эшләргә тиеш инде?

2. Уку проблемасын куюга әзерлек.
Белемнәрне актуальләштерүгә биремнәр эшләү. Телдән исәпләү.

Безнең математика дәресенә гадәттәгечә Әмир белән Әминә дә килгәннәр. Алар сезнең ничек эшләвегезне күзәтәләр. Тэйк оф -тач даун (встать- сесть) (Мәсәлән, 4+2 аңлатмасы. 1 укучы җавапны әйтә, 6 ди. Кемнәр җавапта 6 дип саный басыгыз.) (Презентация "Принцессага булышыйк". Явыз сихерче принцессаны урлап тау куышына ябып куйган. Әйдәгез, бергәләп аны азат итик әле. Моның өчен безгә куыш авызына куелган ташларны алырга кирәк.

-Аңлатмаларны исәпләгәндә алдагы дәресләрдә өйрәнгән нинди кагыйдәләрне кулландык?

-кушылучыларның урыннарын алыштырудан сумма үзгәрми ;

- кимүчене табу өчен аермага киметүчене кушабыз.

ll. Яңа материал өстендә эш.

1. Яңа материалны беренчел кабул итү.

Без принцессага ярдәм иткән вакытта Әмир белән Әминә безгә менә шундый биремнәр әзерләп куйганнар.






  • Беренче баганада беренче рәсемдә ничә түгәрәк?
  • 1 түгәрәк.

  • Икенче рәсемдә?

  • 2 түгәрәк.

  • Өченче рәсемдә?

  • 3 түгәрәк.

  • Дүртенче рәсемдә?

  • 4 түгәрәк.

  • Ә икенче баганадагы рәсемнәрнең һәрберсендә ничә түгәрәк?

  • Һәрберсендә 4 түгәрәк.

Димәк, безгә башта 1гә 4 не, аннары 2 гә 4 не, 3 кә 4 не, 4 кә 4 не кушарга кирәк. Без һәр юлга туры килә торган саннар суммасы язылган карточкалар куярга тиеш.

1+4

1+4 2+4 3+4 4+4

Бу карточканы дөрес итеп укыйбыз һәм тиешле урынына куябыз. Бирелгән суммалар безгә дәреснең темасын билгеләргә ярдәм итәрләр. Ягез,укучылар безнең бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр икән?

4 санын берурынлы саннарга кушу.

-4 кә 4 не кушканнан соң хәзер ничек итеп дәвам итәрбез икән? Кем ничек уйлый?

- 5+4

- 6+4

- 7+4

- 8+4

- 9+4 (шушы аңлатмалар язылган карточкаларны балалар беркетеп чыгалар)

- Ә хәзер әйдәгез, башта бергәләп 4 санының составын искә төшерик әле.

- 4 ул- 3 һәм 1, 4 ул - 2 һәм 2

- Хәзер менә шуны истә тотып тактага беркетелгән аңлатмаларның кыйммәтләрен исәплик инде.

1+4=5

2+4=6

3+4=7

4+4=8

5+4=9

6+4=10

7+4=11

8+4=12

9+4=13

Нәтиҗә ясала: Беренче кушылучы үскән саен сумма да үсә бара.

-Таблицада 4 кә кайсы берурынлы санны кушу язылмаган.

- 4+0 очрагы.

- Әйе, бик дөрес. 4 кә 0 не кушкач ничә була инде?

- ....

- Ә кушылучыларның урыннарын алыштырсак ничек була?

- 0+4

Шул ук таблицаның дәреслек тышлыгында да булуы әйтелә.

Соңыннан дәфтәрнең 36 нчы битендә җаваплар язып чыгыла.

2.Раунд Тэйбл структурасы.

3 группага да 4 санын кушу таблицасы язылган кәгазьләр бирелә. Балалар түгәрәк буйлап чираттан җавапларны язып чыгалар. Мәсәлән, А1 нче башлый һәм сәгать теле уңаенда дәвам итәбез. Яхшы укучылар авыррак укучыларга ярдәм дә итәргә мөмкиннәр. Аңлатмалар эшләнеп беткәч,

тактадан чагыштырыла.

  1. Микс - Фриз -Груп структурасы.

Музыка куела. Музыка туктагач үзем бер аңлатма әйтәм. Мәсәлән, 2+2

Балалар 4 әр булып берләшәләр. Шулай дәвам итә.

4. Алган белемнәрне биремнәр башкарганда куллану.

а) Дәреслек , 24 бит №4 -кушылучыларның урын алыштыру кагыйдәсеннән файдаланып, суммаларның кыйммәтен табу (бер укучы тактада эшли, калганнар дәфтәрләрдә).

б)Хәзер теманы ничек аңлавыгызны "Куиз-куиз-трэйд" структурасын кулланып тикшереп карыйк.

Балаларга бүгенге темага кагылышлы аңлатмалар язылган (кәгазьне бөкләп астына ук җавабы язылган) кәгазьләр өләшәм.Үзем әкрен генә саныйм.Балалар аңлатмалар белән танышалар. Мин санап туктагач, балалар парлашалар һәм һәрберсе үзенең аңлатмасын иптәшенә күрсәтеп фикер алышалар. Яңадан саный башлыйм, тагын яңа пар табып фикер алышалар.

в) Дәфтәрләрдә эш ,47-49 битләр

lll. Йомгаклау.

- Ярый , укучылар, без бүген математика дәресендә нәрсәләргә өйрәндек инде?

- 4 санын берурынлы саннарга кушарга.

- Әйе, бик дөрес. Сез 4 санын берурынлы саннарга кушу таблицасын яттан белергә тиеш буласыз инде.

Кәефләрегез ничек соң ,укучылар? Сез үзегезне дәрес башында сөйләшкәнчә ялкауланмыйча, игътибарлы булып, тырышып эшләдек дип уйлыйсызмы?

- ...

- Ярар алайса. Хәзер менә бу түгәрәкләрнең берсен сайлап үзегезнең дәрестә ничек эшләгәнегезне бәяләгез:

- Дәрестә миңа барысы да аңлашылды, мин яхшы эшләдем дисәгез, кызыл түгәрәк алыгыз.

- Миңа кайбер әйберләр аңлашылып бетмәде дисәгез, зәңгәр түгәрәк алыгыз.

- Миңа әле тырышырга кирәк дисәгез, яшел түгәрәк алыгыз.

- Ә Әмир белән Әминә сезнең дәрестә ничек эшләвегездән бик канәгать булдылар. Молодцы!


© 2010-2022