Числа в пределах 20

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Числа в пределах 20.Числа в пределах 20.МБГУББУ «Түбән Чыршылы

гомуми урта белем бирү мәктәбе"




1 класста математикадәресе. З нче чирек азагы.

Тема:

"Нәрсә бедек. Нәрсә өйрәндек".






Дәресне төзеде: I квалификацияле башлангыч

сыйныф укытучысы

Гүзәлия Әхәт кызы Ганиева





2014 ел.

1 класста математика дәресе. 3 нче чирек..

Дәрес темасы: 20 эчендә саннар.

Дәреснең максаты: Укучыларның бер дистә һәм берничә берәмлектән торучы саннарны барлыкка китерә ,укый, яза белү күнекмәләрен камилләштерү. Мәсьәләләр: - өйрәтүче: Икенче дистә саннары ясалышының эзлеклелеген кабатлау, исәпли , мәсьәләләр чишә белү күнекмәләрен камилләштерү. -үстерелешле: укучыларның куелган максат һәм аны үтәү шартлары нигезендә уку күнекмәләрен планлаштыра, бәя бирә белү күнекмәләрен үстерү. -тәрбияви: Эш - күнекмәләрне чишү өчен иҗади якын килүчәнлекләрен үстерү. Планлаштырылган нәтиҗәләр: укучылар бер дистә һәм берничә берәмлектән саннар барлыкка китерә белергә өйрәнәләр; 20 саннары эчендә санау эзлеклегенә таянып саннарны чагыштыра беләләр; икенче дистә берәмлекләрен укый, яза беләләр; өйрәнгән типтагы мәсьәләләрне чишә беләләр; үз эшләрен контрольдә тота һәм бәяли беләләр. Дәрес тибы: үткәннәрне ныгыту дәресе. Укучыларның эш формасы: индивидуаль, фронталь, төркемдә. Техник җиһазланыш: укытучы ноутбугы, проектор, интерактив такта.



Дәрес барышы.

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге.

Укучы эшчәнлеге.

Формалашычы УУК

1.

Оештыру моменты.

Укучыларны сәламләү:

  • Уйла җитез, уйла тиз!

  1. кат үлчә, 1 кат кис!

Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын!

  • Бер - беребезгә карап елмайыйк, уңышлар телик.

Укытучыны сәламләү, эш урыннарын тәртипкә китерү.

Балалар елмаеп, бер - берсенә уңышлар тели.

Шәхси ( укытучыга, иптәшләренә эмоциональ җавап).

2.

Белемнәрне актуаль-ләштерү.

  1. Тел исәбе.

2)Логик разминка.

Укытучы интерактив тактадагы рәсем буенча бирем әйтә:

  • 8 номерлы вагон тәгәрмәчләренә игътибар итегез. Икенче тәгәрмәчкә нинди сан куябыз?

  • Бу вагоннарның кайсысы артык, ни өчен?

Почтальон Печкин, Песи Матроскин, Шарик очрашкач, узара исәнләштеләр. Алар ничә мәртәбә исәнләшкәннәр?

Укытучы соравына җавап бирәләр.

Числа в пределах 20.

Укучылар интерактив тактада шул геройларның рәсемнәре арасына ук куялар һәм дөрес җавапны табалар.

Танып - белү:

Телдән аңлата белү; анализ, синтез; фикерләүнең логик ылбырын төзү; исбатлау.

3.

Эшчәнлекне үзбилгеләү.

Укытучы Печкиннан кодлаштырылган телеграмма килүен хәбәр итә.( Интерактив тактада күрсәтелә).

Нинди җөмлә килеп чыкты?

  • Дәрес темасын ничек әйтеп була? Әле без бөтенесен дә яхшы беләбезме? Теманы төгәл итеп әйтү өчен дәреслекнең 56 битенә карагыз һәм теманы укыгыз.

Дәрес мәсьәләләрен дә билгелик.

Телеграмма:

Числа в пределах 20.

Укытучы соравына җавап бирәләр. Дәрес темасын әйтәләр; дәрес мәсьәләлә-рен билгелиләр.

Дәрес темасы: "20 эчендә саннар. "

Мәсьәләләр:

Бер дистә берничә берәмлектән торучы саннарны барлыкка китерә, укый, яза белергә.

Санаганда саннарны дөрес әйтергә. Мәсьәләләр чишәргә .

Танып - белү.

Танып- белү максатын аера һәм куя белү.

Регулятив. Планлаштыру.

4.

Дәрес темасы буенча эш.

Төркемнәрдә эш оештыра.

Сезнең һәрберегездә санлы карточкалар бар. Аларны атагыз. Алар нигә икеурынлы сан дип атала?

Бу төркем саннарын арта бару, ә икенчесе - кими бару тәртибендә урнаштырсын.

Нинди сан артык? Ни өчен?

Төркемнәрдә эшлиләр, укытучы соравына җавап бирәләр.

1 т. : 7, 16, 19, 13, 18.

2 т.: 6, 12, 15, 11

Коммуникатив.

Укытучы һәм иптәшләрең белән уку буенча аралашуны планлаштыру; диалогны белү.

5.

Ныгыту.

Укучыларның эшен дәфтәрләрдә оештыру.

Дәреслек белән эш. 56, 57 б.б.

№ 1,2, 3 - телдән.

Икеурынлы саннарны язганда дистәләр ничәнче урында тора? Берәмлекләр?

Физкультминутка.

Дәфтәрләрдә индивидуаль эш. 57 б. № 5,6

Мәсьәләләр чишү.

Дәреслектәге сорауларга телдән җавап бирү. № 4

Регулятив. Планлаштыру, прогнозлау, контроль.

6.

Рефлексия.

Бу дәрескә нинди максат куйган идек?

Мөстәкыйль эш оештыра (тест).

Укытучы соравына җавап бирәләр, тест биремнәрен үтиләр. Җавапларны үзләре, ә аннан парларда үзара тикшерәләр.

Регулятив. Контроль, коррекция, билге.

Танып - белү.

Мәсьәләләр чишүнең эффектив ысулларын табу.

7.

Дәресне йомгаклау.

Нинди саннар белән эшләдек? Алар ничек төзелгән? Үзегезнең эшчәнлекне сигнал карточкалары белән билгеләгез.

Укытучы соравына җавап бирәләр. Үзбәя бирәләр, ни өчен икәнен аңлаталар.

Шәхси , коммуникатив (үз фикерләрен әйтә белү; сөйләмнең монологик формасын куллану).

Кушымта:

Мини - тест:

Фамилия______________________________________

  1. Икеурынлы саннарны түгәрәк эченә ал : 1,10, 2, 5, 20 , 11

  2. Түгәрәк эченә иң кечкенә санны ал : 19, 15, 12, 17, 20

  3. Түгәрәк эченә иң зур санны ал : 11, 17, 13, 15

  4. Бер дистә һәм өч берәмлектән торган санны түгәрәк эченә ал : 13,15,3,4

Фамилия______________________________________

1.Түгәрәк эченә 15 тән соң килүче санны ал : 13, 16, 14, 17

2.Түгәрәк эченә 19 саны алдыннан килүче санны ал : 20, 17, 18, 16

3.Түгәрәк эченә 16 дан кечкенә санны ал : 17, 16, 13, 19

4.Түгәрәк эченә 12 дән зур санны ал : 10, 12, 14, 11

Фамилия______________________________________

1.Түгәрәк эченә 12 дән 1 гә зур санны ал : 11, 12, 14, 13

2.Түгәрәк эченә 18 дән 1 гә кечкенә санны ал : 17, 18, 16, 15

3.Тәрәзәгә нинди сан куярга ? 18 - [] = 8 3, 4, 10,8, 12

4.Җавабы 15 кә тигез булган мисалларның астына сыз : 10 + 5 10 + 3

Фамилия______________________________________

1.Икеурынлы саннарны түгәрәк эченә ал : 1,12,7,8, 20 , 11

2.Түгәрәк эченә иң кечкенә санны ал : 18, 15, 13, 17, 20

3.Түгәрәк эченә иң зур санны ал : 10, 18, 13, 15

4.Бер дистә һәм биш берәмлектән торган санны түгәрәк эченә ал : 13,15,3

Фамилия______________________________________

1.Түгәрәк эченә 13 тән 1 гә зур санны ал : 11, 12, 14, 13

2.Түгәрәк эченә 17 дән 1 гә кечкенә санны ал : 17, 18, 16, 15

3.Тәрәзәгә нинди сан куярга ? 12 - [] = 2 3, 4,10,8, 12

4.Җавабы 14 кә тигез булган мисалларның астына сыз : 10 +4 8 +2 10 +1

Фамилия______________________________________

1.Түгәрәк эченә 13 тән соң килүче санны ал : 13, 16, 14, 17

2.Түгәрәк эченә 17 саны алдыннан килүче санны ал : 20, 17, 18, 16

3.Түгәрәк эченә 16 дан кечкенә санны ал : 17, 16, 12, 19

4.Түгәрәк эченә 17 дән зур санны ал : 10, 19, 14, 11

Кодлаштырылган телеграмма фотосы:

Числа в пределах 20.



© 2010-2022