- Преподавателю
- Начальные классы
- Тема: “-чы/-че кушымчалары. Һөнәрләр” (4нче сыйныф)
Тема: “-чы/-че кушымчалары. Һөнәрләр” (4нче сыйныф)
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Хикматова Э.Х. |
Дата | 21.01.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
7
Тема: "-чы/-че кушымчалары. Һөнәрләр"
(4нче сыйныф рус. гр. өчен)
Максат:
- Дәрес этапларында яңа технологияләр куллану.
- Укуга кызыксыну тәрбияләү. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Дөрес итеп җөмләләр төзү. Сорау алмашлыкларын ныгыту. Җөмләләрдә дөрес итеп куллану.
- Хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү, һәр һөнәрнең мөһим булуын билгеләп үтү.
Дәрес барышы:
- Оештыру моменты.
- Сез кайда яшисез?
- Сез нәрсә тыңлыйсыз?
- Татарстанның башкаласы -...
- Иң яраткан кеше -...
- Кыш көне урамда нәрсә ява?
-
ш ә һ ә р
к ө й
к а з а н
ә н и
к а р
- Вертикаль буенча нинди сүз килеп чыкты?
- "Һөнәр" сүзе
- Карточкалар белән эшләү.
Карточка №1 (1гр.) 1. Прочитайте и переведите текст.
Авылда кемнәр яши ? Агрономнар, тракторчылар, комбайнчылар икмәк үстерә. Терлекче терлек карый, сыер савучы сыерлар сава. Умартачы бал кортлары карый, бал җыя. 2. Скажите по-татарски. Тракторист пашет землю. Доярка доит коров. Пчеловод ухаживает за пчёлами. Карточка №1 (2гр.)
1. Прочитайте и переведите текст.
Авылда кемнәр яши?
Минем әтием- игенче. Ул җәй көне комбайнда эшли. Әнием фермада эшли. Ул сыер савучы. Абыем- көтүче. Ул сыерлар , сарыклар көтә.
2. Скажите по- татарски. Учитель работает в школе. Рабочий работает на заводе.Строитель строит дома. 1 нче һәм 2 нче төркемнән сорау.
- Укучылар, сез әзерме. Рәхим итегез!
- Укучылар чыгышы.
Укучылар, ә хәзер экранга карыйк әле. Ике баганада сүзләр бирелгә, шулар белән җөмләләр төзик (экран) Слайд.8
- Физминутка.
-Ә хәзер без Сезнең белән һөнәрләр турында шигырьләр укып үтәрбез.
1."Доктор." Р. Миңнуллин
Малайлар, юкка сез
Доктордан куркасыз
Бик әйбәт ул, димен:
Әни бит ул минем.
2."Әнием һөнәре." Ф. Яруллин
Минем әнием тегүче,
Үз эшен бик нык сөя,
Ул теккән җылы киемне
Бик күп кешеләр кия.
3."Һаҗирә апа." М. Садри
-Ә менә минем апа
Конфет-прәник сата
Ул эшләгән кибеттә
Бар ак күмәч тә, сөт тә.
4."Минем әби" М. Садри
Минем әби бик уңган,
Ул укытучы булган.
Ул укыткан балалар
Зур үскән инде, алар
Төрле һөнәр беләләр:
Кукуруз үстерәләр,
Казанда - алар мехчы,
Химик, шофёр, сабынчы,
Металлист һәм тегүче,
Ә Җәлилдә - төзүче.
5."Шофёр булам" З. Туфайлова
Мин дә әтием шикелле
Шофёр булырга уйлыйм.
Шуның өчен мин һәрвакыт
Машина белән уйныйм.
Тизрәк үсеп шофёр булсам,
Нишләргә белер идем:
Урамдагы бар баланы
Утыртып йөрер идем. -Укучылар, сез нинди һөнәрләр ишеттегез? (Табиб, тегүче, сатучы ,укытучы, шофёр) - Кайбер укучылар "һөнәрләр" турында сочиненияләр дә язып килгәннәр. Хәзер безгә аларны укып күрсәтерләр. 5. Дәфтәрләрдә эшләү.
1) - чы/-че кушымчасы ярдәмендә һөнәр исемнәрен ясагыз.
Җыр, бию, гармун, скрипка, нефть, урман, тимер, умарта, таш, балык.
Нинди һөнәр исемнәре барлыкка килде?
Карточкалар белән эшләүне дәвам итәбез.
Карточка № 2- тест (экран)
6. Йомгаклау. -Укучылар, тактага карагыз әле "Мин үскәч, кем булырга телим?"- соравана жавап бирик әле. -Укучылар, без бүген дәрестә бик күп һөнәрләр турында сөйләштек. Ә ничек уйлыйсыз: һөнәрнең кайсысы әһәмиятлерәк, әйбәтрәк? (Балаларның җаваплары) -Димәк, укучылар, менә шулай итеп әйтергә була: Бөтен эш тә әһәмиятле, барысы да яхшы. Һөнәр сайлау - җаваплы адым. 7. Өй эше. 1) "Гаиләм һөнәрләре" темасына сочинение язып килергә; 2) "Гаиләм һөнәрләре" темасына презентация ясап килергә; 3) "Гаиләм һөнәрләре" темасына кластер эшләп килергә. - Хөрмәтле кунаклар һәм укучылар! Дәрес бетте, балалар. Сау булыгыз!
Карточка №1 (1гр.) 1. Прочитайте и переведите текст.
Авылда кемнәр яши ? Агрономнар, тракторчылар, комбайнчылар икмәк үстерә. Терлекче терлек карый, сыер савучы сыерлар сава. Умартачы бал кортлары карый, бал җыя. 2. Скажите по-татарски. Тракторист пашет землю. Доярка доит коров. Пчеловод ухаживает за пчёлами.
Карточка №1 (2гр.)
1. Прочитайте и переведите текст.
Авылда кемнәр яши?
Минем әтием- игенче. Ә җәй көне комбайнда эшли. Әнием фермада эшли. Ул сыер савучы. Абыем- көтүче. Ул сыерлар , сарыклар көтә.
2. Скажите по- татарски. Учитель работает в школе. Рабочий работает на заводе.Строитель строит дома.
Карточка №3
Тест:
1.Табиб кайда эшли?
1. Ашханәдә. 2. Китапханәдә. 3. Хастаханәдә.
2. Кем циркта эшли?
1. Китапханәче. 2. Хайваннар өйрәтүче 3. Машина йөртүче.
3. Кем балалар бакчасында эшли?
1.Эшче. 2. Балыкчы . 3. Тәрбияче.
4. Төзүче нишли?
1. Балалар тәрбияли. 2. Күлмәкләр тегә. 3. Биналар төзи.
5. Рәссам нишли?
1. Хатлар тарата. 2. Рәсемнәр ясый. 3. Дәфтәрләр тикшерә.