Тема: А. Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен уку

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: А. Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен уку.

Максат:1.Эчтәлеген аңлап ,сәнгатьле итеп укырга өйрәтү

2.А.Алиш иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

3.Сүздә тору, вәгъдәне үтәү, кешене кешелекле иткән гүзәл сыйфатларның берсе икәнлеген укучыларга төшендерү.

Материал: дәреслек, А.Алиш портреты,рәсемнәр

Дәрес тибы:яңа белем бирү

Дәрес төре: дәрес-әңгәмә.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлашу этабы/ 1.Психологик уңай халәт тудыру. Укытучы: Хәерле көн укучылар! Кәефләрегез ничек? Балалар,дәресебезгә кунаклар килде. «Кунак ишегеңне ачса,син йөзеңне ач»дигән әйтем бар.Без дә,елмаеп ,кунакларыбызны сәламлик. 2.Өй эшен тикшерү. «Велосипедлы Мөнир» хикәясен укырга бирелгән иде. Иҗади эшкә Мөниргә киңәшләр бирергә. Үзбәя.

II. Уку мәсьәләсен кую. Укытучы: Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз. - Башы бүрекле,аягы төкле - Оча да ,йөзә дә ,йөгерә дә.Нәрсә ул?
-Үрдәк. -Менә бу рәсемгә карагыз әле.Бу рәсем нәрсәне дә булса хәтерләтмиме? -Бу «Сертотмас үрдәк» әкиятеннән. -Дәреслекнең 40 нчы битен ачыгыз әле.Бу әкиятнең авторы кем? -А.Алиш турында нәрсәләр беләсез? -Хәзер Нәзилә кыскача сөйләп китәр.Үзбәя

III. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы: Әкиятне укыганда сезгә авыр сүзләр очрар .Шуларны карап үтик әле.

* Сүзлек эше

1 нче бирем

-Мин сезгэ укыйм,ә сез уйлап утырыгыз.Бу өлештә нәрсә турында сүз бара?

-Өлештәге төп вакыйганы үз сүзләрегез белән сөйләгез.

-Нинди исем куеп була?

-Ышану.

2 нче бирем

-Әкиятнең алдагы өлешен кем укып китә?

-Вакыйга нәрсә турында?

- Кем кыскача сөйләп китә?

- Ничек атап була? Иң мөһим урынын әйтегез.

- Ачылган сер.

3 нче бирем

- Әкиятнең өченче өлешен бер бала укысын әле.

- Кем кыскача сөйли? Бу өлеш нәрсә турында?

- Үрдәкнең куянга серен ачуы.

4 нче бирем

- Нәзилә, дүртенче өлешне укып кит әле.

- Кем кыскача сөйли?

- Бу өлеш нәрсә турында?

- Үрдәкнең аюга серен ачуы.

5 нче бирем.

-Бишенче өлешне укып китегез әле.

- Кем кыскача сөйли? Бу өлеш нәрсә турында?

- Үрдәкнең бүрегә серен ачуы.

6 нчы бирем.

- Алтынчы өлешне укыйк әле.

- Кем иң мөһим өлешен сөйләп китә? Бу өлешкә нинди исем биреп була?

- Җәза.

7 нче бирем.

- Әлфис, җиденче бүлекне укы әле.

- Кыскача сөйлик.

- Бу өлешкә нинди исем биреп була?

- Яман эшкә жәза.

- Укучылар, тактага карыйк әле. Сез нәрсә әйтә аласыз?

- Кабатлаулар барлыкка килә.

- Охшаш вакыйгалар кушылды. Әсәрнең бер өлеше табылды.

- Үрдәкнең төлке белән очрашу вакыйгасында үрдәк жәза ала. Димәк, соңгы вакыйга әсәрнең икенче өлеше була.

Үзбәя.

IV. Рефлексия.

- Без дәрестә нәрсә белергә теләгән идек?

- Әкияттә төпле киңәшне кем бирә?

- Сертотмас үрдәк ни өчен бәлагә дучар була?

- Үрдәк сер тотмаса да аучы хуҗалыгына зыян килми. Ни өчен?

- Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?

Үзбәя.

V. Өй эше бирү.

1. Эчтәлеген сөйләргәю

2. Башка әкиятләрен укырга.

3. Иҗади эш.

© 2010-2022