Разработка урока по теме «Бурыч, азатлык, җаваплылык, хезмәт»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Тема. Бурыч, азатлык, җаваплылык, хезмәт. Максат. 1. Бурыч, азатлык, җаваплылык, хезмәт атамаларының төп мәгънәсенә төшендерү, укучыларның бу сүзләрне дөрес итеп аңлауларына ирешү. 2. Борынгылар, әби-бабаларыбызның изге амәнәтләренә чын күңелдән ышану һәм соклану хисләре тәрбияләү. 3. Әхлак һәм хезмәт тәрбиясе бирү. Материал: "Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре" дәреслеге, 85 бит; "Дөньяви этика нигезләре" дәреслеге 77-84 бит, 112-117 бит.
Җиһазлау: дәреслекләр, аңлатмалы сүзлек, карточкалар, компьютер.
Дәрес барышы. I. Оештыру өлеше.
  1. Хәерле көн, укучылар! Бер-беребезгә карап матур итеп елмаеп алыйк, дусларча исәнләшик.
  1. Үткән дәрес материалын ныгыту.
Яңа дәрескә әзерлек әңгәмәсе. 1.Укытучы. Укучылар, бу берничә көндә сез нинди яхшы, файдалы эшләр башкардыгыз, борынгылар әйтмешли нинди изгелекләр кылдыгыз? (Укучылар фикере тыңлана) 2.Узган дәрестә без сезнең белән гаилә турында сөйләшкән идек. Әби-бабаларыгыздан сорап нәсел агачын зурайттыгызмы? (Укучыларның рәсемнәрен карап чыгу) III. Яңа материалны аңлату. 1.Укытучы. Әйе , укучылар, Гаилә - ул бер кечкенә дәүләт. Аның үз кагыйдәләре, законнары бар. Гаиләнең, әти - әнинең кадерен белү, өлкәннәрне хөрмәт итү, энеләребез-сеңелләребезне карау, апа-абыйларыбызны ихтирам итү - һәр кешенең изге бурычы.
  • Сез бурыч сүзен ничек аңлыйсыз? (Һәр бала үз фикерен әйтә)
2.Төркемләп эш. "Бурыч" сүзен аңлатмалы сүзлектән табып укырга. 3.1 нче слайдта "Бурыч" сүзенә аңлатма чыга. Бурыч: 1. Берәү тарафыннан мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиешле эш;
  1. Алда торган һәм үтәлергә тиеш булган бер эш, йөкләмә;
  2. Ачык итеп куелган максат, вазыйфа;
  1. - Сезнең алда нинди бурычлар тора?
-тырышып уку, әхлаклы булу, ата-ананың кадерен белү. 5. 2 нче слайд "Азатлык" - Укучылар, сез бу сүзне ничек аңлыйсыз? (укучылар фикерен тыңлау) - Ә хәзер бу сүзне сүзлектән табып укыгыз. Азатлык - ирек, иреклелек, хөрлек, бәйсезлек. Укытучы. Азатлык турында сүз барганда без борынгы әби-бабаларыбызның әйтем-сүзләренә, аларны бу сүзне дини яктан ничек аңлауларына күз салыйк әле. Һәр кешенең күңел азатлыгы безнең тирә-ягыбызга, илдәге үзгәрешләргә, белемебезгә бәйле. Дингә, Аллага ышану да нәкъ менә безнең һәрберебезнең эчке күңел азатлыгына бәйле, ирекле. Сезнең "Күңелең ни тели...", "Җаным ни тели..." дигән сүзләрне ишеткәнегез бар. Ләкин бу сүзләргә бик тә сак булырга кирәк. Күңел азатлыгын бары тик табигатькә, кешеләргә файдалы эшләрдә генә "эшкә җигәргә" кирәк. Азатлык сүзе үзеннән -үзе безне "җаваплылыкка" алып килә. 6. 3 нче слайд. "Җаваплылык" - Ә бу сүз сезгә нәрсә турында сөйли? ( укучылар фикерен тыңлау) Сүзлектән "җаваплылык" сүзенең аңлатмасын уку. Җаваплылык -1.Җаваплы булу хисе, эшкә җитди караш. 2. Нәрсәгә дә булса тулы хуҗа булу, барлык хокуклардан файдалану һәм бурычларны үтәү үз өстендә булу. Укытучы. Әйе, укучылар, бурыч, азатлык, җаваплылык сүзләре бер-берсенә бик тыгыз бәйләнгән. Библия һәм Корьән китапларында "без үзебез турында гына кайгыртырга тиеш түгел, җир, үсемлекләр, хайваннар турында кайгырту, икенче төрле әйткәндә алар өчен дә җаваплылык тоту-безнең изге бурычларыбызның берсе булып тора. Без һәр хәләтебез, әти-әниебез, гаиләбез өчен, һәр эшне төгәл, ахырына кадәр җентекләп башкару яки хезмәт өчен дә җаваплы. Димәк, киләсе сүзебез Хезмәт турында булачак. 7. 4 нче слайд. "Хезмәт". - Хезмәт сүзенә үзегез аңлатма биреп карагыз әле. (Укучылар фикерен тыңлау) Ә хәзер аңлатмалы сүзлеккә күз салыйк. Хезмәт - 1. Кешедән акыл яки физик көч таләп итә торган максатлы эшчәнлек, эш. Укытучы. Хезмәтне җаваплылык, сабырлыктан башка күз алдына китереп тә булмый. Сабырлык хезмәт белән аерылгысыз бәйләнештә тора. "Сабыр иткән морадына җиткән", "Адәм эштә сыналыр" дигән мәкальләр бар. Христиан дине эшне "акка" һәм "карага" бүлә. Тик нәтиҗәдә хезмәт чын мәгънәсендә намуслы булырга тиеш. Ә менә Ислам дине Хезмәтне көч җитәрлек булырга тиеш дип аңлата. Разработка урока по теме «Бурыч, азатлык, җаваплылык, хезмәт»Разработка урока по теме «Бурыч, азатлык, җаваплылык, хезмәт»Разработка урока по теме «Бурыч, азатлык, җаваплылык, хезмәт»Хезмәт Ирекле көч җитәрлек даими Бу кагыйдә физик хезмәткә дә, акыл хезмәтенә дә карый. Бары тик башкалар хезмәтеннән генә файдаланып, үзең берни дә эшләми яшәргә ярамый.Уртак эшләргә өлешеңне керт һәм син бәхетле булырсың. 8. "Мәкаль җый" уены. "Дөньяви этика дәресләре" 117 бит. IV. Йомгаклау. - Димәк бурыч, азатлык, җаваплылык, хезмәт сүзләре бер-берсенә бәйләнгәнме? - Бу сүзләр безне нинди булырга өйрәтә?
© 2010-2022