Внеурочная деятельность Әлифба бәйрәме

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Әлифба бәйрәме
Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар . Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. " Тырышкан табар, ташка кадак кагар", - дигән татар халкы да. Булдырдыгыз! Бүген безнең сыйныфта һәр укучы укый белә, яза белә, шулай ук саный һәм исәпли, татарча һәм русча сөйләшә белә. Рөхсәт итегез, сезне бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәргә. Сәламәт булыгыз, әти-әниләрегезгә игелекле балалар булып үсегез. Укуыгызда һәм тормышыгызда зур уңышларга ирешегез. Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме, Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме . Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле , Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме Музыка астына 1нче сыйныф укучылары керә. 1укучы: Алтын яуган көзге көндә 2 укучы: Кичә әни белән бергә Тыйнак үттек класска. Әзерләдек сумкамны. Әлифбаны кулга алдык Пеналыма тезеп куйдым Әй,сөендек шул чакта. Карандаш һәм ручкамны. 3укучы: Бүген бездә зур тантана Моңсу да ул, ямьле дә Әлифбабыз китә бездән Бу көн калыр хәтердә Укытучы: Әлифба - баланың беренче уку китабы . Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый. Әлифба сүзен төзеп күрсәтик әле : Ә : әни диеп телем ачылган, Әни сөйгән, назлаган, Кайсыгыз соң дәфтәренә, Әни сүзен язмаган?! Л: Күзләремнән яшьләр чыкты, Капкан идем лимонны Сары булгач, бик татлыдыр Дигән идем мин аны. И: И ипидә бар Бар ул ил һәм иректә. И хәрефе икелегә Укымаска өйрәтә. Ф: Ф хәрефе ошап тора Җылы яктагы илгә Фәрит, Фәнис, Фәридә , Мәктәпкә бара көн дә. Б: Бөрлегәнем, җиләгем дип Иркәли мине әни. Мин бит әле бик кечкенә Мин бит әле бик нәни. А: А хәрефе алмада, Акбурда һәм агачта А хәрефен яратабыз Өйрәнәбез иң башта. Укытучы: Укучылар нинди сүз килеп чыкты? Укучылар: Ә-лиф-ба! Укытучы:Әйе, бик дөрес. Әлифба китабы. Үзе бик калын да түгел, үзе бик зур да түгел, ә бөтен белемне үз эченә туплаган. Бик кызыклы дәреслек ул. Ниләр генә юк аның эчендә. Шигырь "Иртән иртүк" Уятыйм әле кояшны - Көннәрем якты булсын Уятыйм әле бакчаны Көннәрем татлы булсын!
Уятыйм әле әнине - Көннәрем җылы булсын! Уятыйм әле кошларны - Көннәрем җырлы булсын!
Уятыйм әле дусларны! Көннәрем ямьле булсын! Уятыйм әле җир шарын Көннәрем гөрләп торсын! Җыр "Өйрәтәләр мәктәпләрдә".
1 нче укучы: Әлифбада утыз тугыз Хәрефне без өйрәндек Җырлар итеп җырладык та Шигырь итеп сөйләдек.
2нче укучы:Хәреф безгә юлны ачты Әкиятләр иленә Шигырьләр һәм хикәяләр

Өйрәндек без тиз генә

3 нче укучы: сәнгатьле итеп сөйләргә, Аңлаешлы укырга Табышмаклар чишәргә Өйрәттең син Әлифба

4 нче укучы : Өйрәтте Әлифба безне

Табигатьне сөяргә.

Кечкенә дусларыбызга. Бул син , дустым , дияргә.

5 ук:Әлифбам өйрәтте

Хәрефләр танырга

Тукталып тормыйча

Гел алга барырга

6 ук:хәрефләр диңгезе

Чайкалды каршымда

Хәрефләр бертөсле

Тоелды барсы да

7 ук: аларны танырга

Әлифбам булышты

Шәп укый алырлар дип

Ул шулай тырышты

8 нче ук: һәр көн бер авазның

Исемен белдек без

Сузыкка, тартыкка

Аларны бүлдек без.


Әлифба керә: Исәнмесез укучылар! Мине таныйсызмы? ... Минем кадерле дусларым, әти-әниләр! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган Әлифба бәйрәменә җыелдык. Әле кайчан гына бөтен гаиләгез белән 1 нче сентябрьне көтеп алган идегез. Ә мин сезнең зирәклегегезне тикшереп карыйм әле: Нинди аваздан сүз башланмый? Татар телендә авазлар нинди төркемнәргә бүленәләр? Тартыклар нинди булалар? Тавышсыз хәрефләр нинди хәрефләр инде ул? Әлифба: Молодцы укучылар. Сез бик тырыш уңган икәнсез. Миңа алмашка Туган тел һәм татар теле киләчәк. (туган тел һәм татар теле керә) Туган тел: Мин туган тел буламын Татар теле: мин татар теле буламын Туган тел: Көн дә бергә йөрербез Татар теле: бик күп белем бирербез Туган тел: мине укып сөйләрсез Татар теле: мине укып сөйләрсез Туган тел: минем белән сөйләшеп, Татар теле: минем белән серләшеп Туган тел: бик күп айлар үтәрсез Татар теле: хыялыгызга җитәрсез. Бергә: Тырыш булырга, Ялкауланмаска, Артта калмаска, Икеле алмаска.

Әлифба: менә, дусларым минем сездән Китәр сәгатем җитте. Яратыгыз әти-әнине Сөекле туган илне!!! (Әлифба китә) Шигырь "Әлифба" Әлифба, әлифба Беренче битеңне Ачкан көн хәтердә Зур бәйрәм шикелле. Иң якын дустыбыз Булдың син гел безнең. Һәр хәреф елмаеп Әйтте үз исемен. Һәм алар бик матур Сүзләргә әйләнде. Сүз тезеп укуы Рәхәт һәм күңелле. Әлифба, әлифба, Китәсең бит инде, Җыр итеп җырлыйбыз Иң соңгы битеңне.
Укытучы: әйдәгез без әти-әниләрне сынап карый әле:

1 нче сорау: балаңның туган көнен әйтергә.

2 нче сорау:Быелгы уку елында балалар ничә төрле фән укый?

3 нче сорау:Мәктәп президенты дип кемне саныйсыз?

4 нче сорау:Баланың суыра торган таягы?

5 нче сорау: "Шәрәле әкиятен " кем язган?

6 нчы сорау: Марат белән Алия автобуста баралар. Алия 15 минут бара. Алар бергә ничә минут баралар?

7 нче сорау: Күлдә 7 көймә йөзә иде. 3 көймә ярга килеп туктады. Күлдә ничә көймә калды?

8 сорау: Айгөл, Гөлназ, Алинә фотоларын алмаштылар. Аларга ничә фото кирәк булыр?

9 нчы сорау: Алия астан да, өстән дә 5 нче катта яши. Ул яшәгән йорт ничә катлы?

10 нчы сорау: ул җәй дә, кыш та, яз да, көз дә була. Укучылар аны көтеп ала, ярата.

11 нче сорау:Аны көн дә мәктәпкә алып барырга кирәк, аны әти-әниләр карый, укучы өчен ул паспорт кебек. Укытучылар аны еш сорый, тик кайчакта югала?

Молодцы әти-әниләр. Укучылар ә сез үзегез уйнарга яратасызмы? (уен "шар эчендәге язу")

(Шүрәле керә)
Шүрәле: мине чакырмыйча нинди бәйрәм ясап ятасыз монда? Укытучы: Чү, чү шүрәле абзый! Тынычлан инде бераз! Балалар бит сине бик яраталар. Синең турында әкиятләрне дә беләләр алар. Хәзер мин сиңа сораулар бирәм. Җавап бирә алсаң - син җиңүче.әгәр дә җавап бирә алмасаң, тынычлап кына безнең бәйрәмнең ахырын карап китәсең. Ризамы? Шүрәле: риза!Һи, мин белмәгән әйбер юк бит, ул дөньяда! Мин бит урмандагы һәр агачны беләм. Я, бир соравыңны! Укытучы: 1 нче сорау. Билгеле бер тәртиптә бирелгән хәрефләр җыелмасы ничек атала: Шүрәле: Беләм, беләм. Күргәнем дә бар! Солдатлар. Укытучы: белмәдең шул Шүрәле! Ягез әйтегез әле балалар? Укучылар: Алфавит. Укытучы: ни өчен ъ һәм ь билгесе тавышсыз хәрефләр дип атала? Шүрәле: Алар кыш көне кар ашаганнар, тамаклары беткән, шуңа күрә тавышлары чыкмый Укытучы: тагын белмәдең Шүрәле абзый. Балалар я кайсыгыз әйтә? Укучылар: ъ һәм ь аваз белдермиләр, шуңа күрә тавышсыз хәрефләр дип атала. Шүрәле: җитте, җитте, сез җиңдегез. Бәйрәмегездә калам. Әле минем өйрәнәсе әйберләрем күп икән. Укытучы: Укучылар әйдәгез шүрәлегә үзебезнең һөнәрләрне күрсәтик әле. Җыр "Туган тел"

1 нче укучы: татар теле - анам теле

Изге туган тел.

Бишек җыры белән көйләп,

Назлый торган тел

2 нче укучы:туган телдә аңлашабыз

Шигырьләр сөйлибез

Бигрәк матур, бигрәк назлы

Безнең татар телебез.

3 нче укучы: татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел!

Татар халык биюе

Укытучы: Хөрмәтле әти-әниләр. Укучыларның тырышып белем алуында сезнең дә өлешегез зур. Бигрәк тә әниләрнең. Сезгә багышлап "Әни кирәк" шигырен ... сөйли.

Көннәр якты булсын өчен

Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен

Әни кирәк!

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк!

Укытучы: укучылар бүген сезнең кулыгызга 1 нче сыйныфны уңышлы тәмамлавыгыз белән таныклыклар тапшырабыз моның өчен бирегә Валентина Васильевнаны чакырабыз. Рәхим итегез. Таныклыклар тапшырыла.

Әти-әниләр сүзе

Бәйрәмебезнең төп герое - әлифба дәреслеге. Аның белән саубуллашыр өчен берничә шигырьдә башкарыйк әле.

Рәхмәт сиңа Әлифбам,

Мин хәзер укый беләм

Нәни чагымдагы кебек

Инде әйтмимен әнигә

Инде берне генә дип

Ялынмыймын әбигә

Әлифба без сине

Онытмабыз бер дә

Иң якын дус булып

Калырсың күңелдә

Син алга таба

Киңәшче булырсың

Җиткерәбез сиңа

Рәхмәтнең олысын

Укытучы: кадерле балалар, кунаклар. Безнең бәйрәмебез шуның белән ахырына якынлаша. Укучыларга зур уңышлар теләп калабыз. Ә кунакларга килгәнегез өчен зур рәхмәт белдерәбез.

Внеурочная деятельность Әлифба бәйрәме

Внеурочная деятельность Әлифба бәйрәме



© 2010-2022