- Преподавателю
- Начальные классы
- 1нче сыйныфта уку дәресе Б б хәрефләре
1нче сыйныфта уку дәресе Б б хәрефләре
Раздел | Начальные классы |
Класс | 1 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Идиатова Т.К. |
Дата | 25.12.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Поделитесь с коллегами:
Тема. Тартык б авазы, Б, б хәрефләре.
Максат. 1.Б, б хәрефләре, б авазы белән танышу. 2. Дөрес әйтә белүләренә ирешү. 3.Уку, фикерләү сәләтен үстерү. 5. Сәламәтлекне үстерү өчен нәрсәләр эшләргә икәнен искәртү.
Җиhазлау.
1. 2 йорт макеты
2. Иҗекләр
3. Белмәмеш рәсеме
4. Сюжетлы рәсемнәр
5. Хәрефләр кассасы
Дәрес барышы
- Актуальләштерү.
- Карагыз әле, балалар, безнең бүлмәдә нинди матур кояш! Ничек матур елмая ул! Әйдәгез, без дә елмайыйк. Безнең елмаюыбыз килгән кунакларга бүләк булсын!
- Д, д хәрефләре белән.
- д авазы-яңгырау тартык аваз.
- Безнең хәрефләребез кояшлы көндә уйнарга чыктылар. Кинәт җил исте, яңгыр ява башлады. Хәрефләр өйләренә йөгерделәр.
- Яңа тема өстендә эш.
Укучылар, карагыз әле, кояш нурлары нәрсәгә төшкән?
- Бакча -кәбестә -бала -бабай -әби
- Бозау - болыт -балык -күбәләк
- Сүзләрне иҗекләргә бүлү
- Тизәйткеч әйтү:
- Нинди аваз гел кабатлана? /б авазы/
3 Яңа аваз белән таныштыру. Б, б хәрефләре , б - яңгырау тартык аваз
4. Физкультминутка "Бакалар"
5. Рәсем буенча җөмләләр төзү: - Елның кайсы вакыты? - Рәсемдә кемнәрне күрәсез? - Балалар нишли?
6. Кушылма уку Ба бу бо бы би Бә бү бө бе
7. Сүзләр уку. (57 нче бит)
8. Касса белән эш: Бал баш бака
9. Табышмак әйтү: Ишегалдында таш була өйгә керсәң - су була.
Җир астында җиз бүкән Ул ни икән?
Акыра да бакыра, Бөтен җирне тутыра.
Суда туа, җирдә үлә.
Сорыдыр үзе, Үткендер теше Урманда йөри, Бозаулар эзли.
10. Фонетик күнегү Ба - ба - балык Бә - бә - бәти Бу - бу - буран Бү - бү - бүләк Бы - бы - былтыр Би - би - бит Бе - бе - бер
11. Дәреслектән уку (57-58 нче бит). Җөмләләр санын билгеләү.
12.Матур язу дәфтәрендә эшләү : б хәрефен язу 13.Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү. Тәрбияви момент: Кояш, Су, Һава - безнең якын дусларыбыз
13. Нәтиҗә ясау: Белмәмеш биремен үтәү.