Туган як

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әйләнә-тирә дөнья - 4 нче сыйныф


Тема. Туган як

Максат. Укучыларда туган як турында күзаллау формалаштыру; карта белән эшләргә өйрәтү; танып белү активлыгын, күзәтүчәнлекне, анализ һәм нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту; балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Ресурслар. Дәреслек. I кисәк. - 143-146 бит. Методик күрсәткеч. - 143-150 бит. Кино.Тестлар.

Методлар.Сөйләү-хикәяләү, күрсәтмәлелек, проблема кую, аңлату, гамәли эш, өлешчә контроль, өлешчә үзләнү.

Эшчәнлек формалары.Әңгәмә, уку, мөстәкыйль эш, күзәтү, кино карау (Киностудия Windows Live), сорау-җавап, карта белән эш, укытучы аңлатуы, комментарийлар бирү.

Җиһазлар. Ноутбук, , дәфтәр, ручка, карточкалар.

Эшчәнлек төрләре. Фронталь, индивидуаль, парлы.

Дидактик мәсьәләләрне чишү. Белемнәрне актуальләштерү, уку эшчәнлеген оештыру, максат кую, төшенчәләр һәм күнекмәләр формалаштыру, төшенчәләрне гамәлдә куллана белү, яңа белемнәр формалаштыру, күзәтү, анализ ясау, нәтиҗә чыгару.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

  1. Дәрес темасын һәм максатын кую.

  1. Өй эшен тикшерү.

1укучы- Авылның бүгенге көне турында инша (Рәсем ясарга мөмкин)

2 укучы- Авылның киләчәге турында хияли инша (Рәсем ясарга мөмкин)

3 укучы- Авылның табигате турында инша (Рәсем ясарга мөмкин)

4 укучы- Авылның киләчәктәге табигате турында хияли инша (Рәсем ясарга мөмкин)

"Мин бит авыл баласы" дигән шигыремне укыйм

IV. Яңа тема өйрәнү.

Киностудия Windows Live программасында кино карау.

1 нче бүлек- Туган илем- Россия (картасы, җитәкчесе, табигате)

2 нче бүлек- Республикам- Татарстан (картасы, җитәкчесе, табигате)

3 нче бүлек- Мөслим районы (картасы, җитәкчесе, табигате)

4 нче бүлек- Авылым- Үрәзмәт (картасы, җитәкчесе, табигате, урамнары, биналары, балалар тормышы)

Кино барышында сораулар биреп, җаваплары тыңлана

Туган якТуган якТуган як

Безнең илебез - дөньяда иң зур ил. Аның бер ягында кич булганда, икенче ягында кызарып кояш чыга. Төньягында салкын буран улаганда, көньягында йөзем җимешләре өлгерә.

Безнең илебез - иң матур ил. Аның таулары болытларга тиеп тора. Киң елгалары, борылып-борылып, еракларга киткән. Шаулап торган урманнарында нинди генә агачлар, нинди генә чәчәкләр үсми! Анда нинди генә җәнлекләр яшәми! Нинди генә кошлар сайрамый.

Безнең якның табигатенә хас билгеләрне санау. Россиядә зур таулар, киң елгалар күп. Безнең авыл тирәсендә дә кечкенә генә таулар бар. Үрәзмәт авылы Мөслимнән 35 километрда, Сикия елгасы буена урнашкан. Авыл беренче тапкыр 1735 нче елда телгә алына. Авыл халкы игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык белән шөгыльләнгән. 1897 нче елда авылда 365 ир-ат, 381 хатын-кыз исәпләнгән. Биредә 2 мәчет һәм малайлар өчен мәктәп эшләгән.

Колхоз урамы, Совет урамы, Яшел урам, Аръяк, Мәктәп урамы, Яңа урам, Яшьләр урамы бар

Алар бездә укыган ( Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов, язучылар: Зөлфәт Маликов, Фәрит Гыйлми, Мидхәт Хәбибуллин, Ирек Махиянов, Наис Гамбәр)

Батырлар үрнәгендә матур яшибез

Туган ягыбыз белән горурланабыз. Аның табигатен, кешеләрен яратабыз һәм хөрмәт итәбез.

Физкультминут.

  1. Теманы ныгыту.

  2. Тест биремнәре

  3. Дөресен сайлап яз!

Дөрес җавап

Туган илем

Татарстан

Республикам

Үрәзмәт

Районым

Россия

Авылым

Мөслим

Россия президенты

Газтдинов Азат Хасанович

Татарстан президенты

Шәмсиев Салават Галимович

Район башлыгы

Минниханов Рустам Нургалиевич

Җирлегебез җитәкчесе

Путин Владимир Владимирович

Хуҗалык рәисе

Муллин Рамиль Хамзович

Безнең урманда үсә

Сарык

Бакчада үсә

Каен

Урманда яши

Чия

Түтәлдә үсә

Бодай

Басуда үсә

Кыяр

Абзарда яши

Төлке

Россиянең физик картасыннан һәм күзәтүләреңнән чыгып, безнең як турында сөйләргә өйрәнү. 146 нчы биттәге биремнәрне үтәү. Мөстәкыйль эшләү.

Контурлы карта өстендә эшне башлау (Өйдә төгәлләү)

Туган як

Безнең туган ягыбызда күптөрле агачлар, куаклар, чәчәкләр, җимешләр үсә.Табигатебез хайваннар дөньясына да бай. Әйдәгез, шул байлыкларны бергәләп саклыйк!

  1. Өй эше бирү.

Картаны буяп бетерергә

  1. Йомгаклау.

Сез бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез?

Туган як табигатен ни өчен сакларга кирәк?

Билгеләр кую.

© 2010-2022