Ризатдин Фәхретдин “Тәрбияле бала. ”

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Урок татарский язык (литературное чтение) в 3 классе

Тема: Бәйләнешле сәйләм үстерү дәресе

Ризатдин Фәхретдин "Тәрбияле бала." Ныгыту: "Кыш" темасы буенча алынган белемнәрне ныгыту; Ризатдин Фәхретдин буенча кыска мәгълүмәт бирү, "Тәрбияле бала", "Балаларга үгет-нәсыйхәт" хезмәтләре белән таныштыру;

Үстерү максаты: укытучы һәм укучылар үзләре куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау; укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру. Тәрбия максаты:укучыларны Р.Фәхреддиннең киңәшләренә нигезләнеп тәрбияле бала һәм тәрбиясез бала турында белемнәрен киңәйтү, нәтиҗә чыгара белү, үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, әйләнә-тирә дөньяга, янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хисен һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү. Җиһазлау: проектор, ноутбук, электрон презентация, биремле карточкалар, файл эчендә ак кәгазьләр; дәреслек: Әдәби уку. Гарифуллина Ф.Ш.,Мияссарова И.Х. 3 нче сыйныф "Мәгариф-Вакыт" нәшрияте, Риза Фәхретдин портреты, кулдан эшләнгән телдән журнал, Риза Фәхретдин фикерләре, киңәшләре, нәсихәтләре язылган терәк таблицалар, Риза Фәхретдиннең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган стенгазетасы. Дәрес барышы:

  1. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы (2 минут)

Исәнләшү: Уңай психологик халәт булдыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысыз!

- Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

  1. Белемнәрне актуальләштерү (4 минут)

Һава торышы турында күзәтүләр турында фикер алышу:

Ел фасылы?

Табигатьтә үзгәрешләр?

Көн нинди?

-Сез кышны яратасызмы? Кыш турында нинди текстлар белән таныштык.әдәби уку

III. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы (15 минут)

1. Проблема тудыру: Кирлемәннең керүе: - Укымыйм, эшләмим, тыңламыйм, туйдым, авыр, ардым.

2. Дәрес материалы буенча эш: укучылар бу нинди бала , без аның турында нинди бала дип әйтәбез? Аның капма-каршысы нинди бала була?

3. Без кемнең хезмәтләрен без өйрәнә башладык?

Бүген дәресебезнең темасы: Ризатдин Фәхретдин "Тәрбияле бала."

хезмәте белән танышырбыз, үзебезнең алдыбызга нинди максат куярбыз?

"Тәрбияле бала нинди була?", "Тәрбиясез бала нинди була?",

5. Презентация буенча эш үткәрү1-5 слайдлар Ризаддин Фәхреддин белән таныштыру.

6. Әдипнең "Тәрбияле бала" китабы буенча эш;

"Нәсыйхәт" әсәре буенча эшләү

7. Күргәзмә һәм терәк таблицалар буенча эшләү.

8. Презентация слайдлары белән эш: "Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә-тәрбияле баладыр." 9. Укучыларның өй эшләре буенча эш: язып килгән сочинениеләрне уку, анализлау , һәр эшне комментирлап аңлату. Сүзлек эше: ихтирамлы, игътибарлы, шәфкатьле, ярдәмчел, игелекле

VI. ФРЕЙЕР моделе (15 минут)

2нче номерлы укучы бер битне дүрткә бүлә, почмагын бөкләп куя, аннары фломастер белән билгели. Билгеләгәннән соң, дүрт якка: төп билгеләре/ (тиеш булган билгеләр)өстәмә билгеләре/мисаллар /кире мисаллар/. Билгеләмә- тәрбияле бала (2 минут - уйлау; 3 минут - язар өчен;

3 минут - сөйләр өчен ) (һәр командага 1шәр минут!!!))
тәрбияле бала,тәрбиясез бала. Нәтиҗәләр.

VII.Дәресләрдә укылган шигырьләрдән өзекләр.

VIII. Рефлексия, бәяләү этабы (3 минут)

Укучылар, әйтегез әле, дәрестә эшләргә җиңел булдымы, нинди авырлыклар белән очраштыгыз һәи иң мөһим сорау - бүген нинди билгеләр алдыгыз? Укучыларның белемнәрен бәяләү. Кирлемәннең киңәшләре.Өй эше.


© 2010-2022