Уку КТП (3 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Әдәби укудан эш программасы

(Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен)

Барлык сәгатьләр саны- 102

Атналык сәгатьләр саны-3


Аңлатма язуы Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының"Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты": Казан,2008.

  2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11нче сыйныфлар.- Казан: Татар.кит.нәшрияты,2011.

  3. Уку китабы: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Ф.Ш. Гарифуллина., И.Х. Мияссарова -Казан: "Мәгариф-Вакыт"., 2013

  4. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе "Азнакай шәһәре 9 нчы муниципаль гомуми урта белем мәктәбе"нең укыту планына һәм положенияләренә нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы: Әдәби укудан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән. Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен әдәби укудан белем бирү максатлары: Соңгы елларда җәмгыяттә бара торган үзгәрешләр мәктәптә өйрәнелә торган матур әдәбиятка да өстәмә бурычлар йөкләде. Әдәби укуны укытуның максатлары:
  • Уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;
  • Укуга , китапка кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү;
  • Матур әдәбият , аның авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру;
  • Дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү;
  • Әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре булдыру.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы. Тыңлап аңлау. Укылган кисәккә сайлап баш куя белү. Текстны мәгънәви яктан бәйле кисәкләргә бүлә белү. Персонажга бәя бирү. Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү, хикәя, әкиятләрне дәвам иттерү. Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану. Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Мәгънәви яктан бәйле кисәкләргә бүлә белү.Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү. Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү.
3 нче сыйныфны тәмамлаган татар балаларың әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

-8-9 җөмлә тәшкил иткән бәйләнешле сөйләм төзи белү;

-диалог төзи белү;

-укылган кисәккә сайлап баш куя белү;

-текстны мәгънәви яктан бәйле кисәкләргә бүлә белү;

-план төзи белү;

-текстның эчтәлеге буенча сораулар куя белү;

-укытучы ярдәмендә персонажга бәя бирү;

-балалар тормышына якын әсәрләрне укытучы ярдәмендә дәвам итә белү;

-әдәп-әхлак темасына багышланган әсәрләрдән яхшы сыйфатларны сайлап ала белү.


Уку КТП (3 класс)Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы татар балаларының

белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Телдән җавап бирүне бәяләү: Укучыларның тыңлап аңлау һәм сөйләү күнекмәләре даими рәвештә тикшерелеп, укытучы тара­фыннан бәяләнеп барыла. Сөйләм материалын сай­лаганда, татар мәдәниятенә караган һәм милли рухны чагыл­дыра торган әсәрләргә, милли уеннарга, гореф-гадәтләргә, халык авыз иҗатына һәм сөйләм этикетына аерым игътибар ителә. Укучыларның телдән сөйләмен бәяләгәндә, аның фонетик, грамматик ягы белән беррәттән сәнгатьлелеге дә исәпкә алына. Телдән сорау формасында үткәрелә торган күнегүләр һәр дәрестә алып барыла.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү:

  1. «тулаем аңлады»;

  2. «өлешчә аңлады»;

  3. «аңламады».

Укучының монологик сөйләмен бәяләү:

1. Тәкъдим ителгән тема (рәсем, ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текстка бәя биреп, мөнәсәбәтен күрсәтеп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары җибәрелсә дә, «5» ле куела.

  1. нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 8-9 җөмлә тәшкил итә.

  1. Аерым паузалар, 1-2 сөйләм хатасы ясаса; укытучы тарафыннан икедән артык булмаган ачыклаучы сорау бирелсә, «4» ле куела.

  2. Теманың төп эчтәлеген ачса; 4-6 сөйләм хатасы җи­бәрсә; укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый (тәмамлый) алмаса, «3»ле куела.

4. Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса; паузаларда төгәлсезлекләр китсә; 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, «2» ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү:

  1. Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса; әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, «5» ле куела.

  2. Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса; 2- 3 сөйләм хатасы җибәрсә, «4» ле куела.

  3. Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса; сораулар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә; 4-5 сөйләм хатасы җибәрсә, «3» ле куела.

  4. Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә; сорауларга үз көче белән җавап бирә алмаса; 6 дан артык хата җибәрсә, «2» ле куела.

Укуның күләме һәм аны бәяләү

Уку дәресләренең төп вазифасы - укучыларда дөрес, йөгерек, сәнгатьле итеп, текстның эчтәлеген аңлап уку күнекмәләре булдыру һәм үстерү, аларны китап белән эшләү алымнарына өйрәтү. Уку техникасы сыйныфтан сыйныфка камилләшә барырга тиеш.

3 нче сыйныфта укучыларның аерым сүзләр белән йөгерек, аңлап укуга караган осталык һәм күнекмәләре камилләшә, сәнгатьле уку күнекмәләре тәрбияләнә. Баланың уку сәләтен бәяләгәндә, текстның эчтәлеген аңлап, тиешле тизлектә, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, интонацияне саклап, башкалар ишетерлек һәм аңларлык итеп уку аеруча мөһим урын алып тора. Кычкырып укыганда, сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар ителә. Аерым җөмләләрне һәм текстны тиешле пауза белән логик басымны саклап укырга кирәк. Укучыларның сәнгатьле уку һәм тел­дән сөйләм осталыкларын дәрестән тыш оештырылган чара­ларда да камилләштерергә була. Дәрестән тыш укуны нәтиҗә­ле оештыруда төрле уеннар, сюжетлы рәсемнәр, видеомагни­тофон, шулай ук милләтебезнең рухи байлыгын, мәдәниятен чагылдырган (культурологик компетенция) текстлар ярдәм итә.

Кычкырып уку белән бергә, баланың эчтән уку мөмкин­лекләрен камилләштерү. Эчтән уку тизлеге дә гомуми таләпләргә туры килергә тиеш.

Уку тизлеген бәяләү күрсәткече

Сыйныф

Хәрефләр саны

Сүзләр саны

Кычкырып уку Эчтән уку

Кычкырып уку Эчтән уку


3


140-210
290-360

35-55

70-105

Уку күнекмәләрен бәяләү:

  1. Программада каралган таләпләрне тулысынча үтәсә(авазларны, сүзләрне, җөмләләрне дөрес, сәнгатьле итеп, пауза һәм логик басымны саклап укыса); укытучы биргән сорау­ларга җавап кайтара алса яки текст эчтәлеген аңлы рәвештә үзләштерсә, «5» ле куела.

  2. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә; сәнгать­лелек сакланса, ләкин укыган вакытта 2-3 әйтелеш хатасы җибәрсә; пауза һәм интонациягә караган төгәлсезлекләр булса; текстның эчтәлеген аңлап, укытучы сорауларына җа­вап бирә алса, «4» ле куела.

3.Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килмәсә; текстны сәнгатьле итеп укымаса; логик басымны дөрес куймаса; әйтелешкә караган 3-4 хата җибәрсә; текстны өзеп-өзеп укыса; укытучы биргән сорауларга җавап кайтарганда, төгәл­сезлекләр китсә; 4-5 әйтелеш хатасы җибәрсә, «3» ле куела.

4. Уку тизлеге бик акрын булса; барлык сүзләрне дә өзеп өзеп укыса; текстны сәнгатьле, аңлаешлы итеп укымас; әйтелеш нормаларын тупас бозса; орфоэпия һәм интонация хаталары эчтәлекне аңлауга җитди комачаулык тудырса сүзләрне әйткәндә, 6 дан артык тупас бозып әйтү булса, «2» ле куела.

Эш программасының эчтәлеге.


Төп темалар

Сәг. саны

Белем һәм күнекмәләр

1

Сау бул җәй, исәнме мәктәп!

6

Мәктәп, белем алу һәм китап уку күнекмәләрен үстерү

2

Энҗе чәчтем, энҗе җыям

6

Халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру

3

Алтын сукмак буйлап көз атлый

6

Көзге табигатьтәге үзгәрешләр, көз фасылының характерлы билгеләре. Урман, җәнлекләр дөньясындагы үзгәрешләрне таный белү.

4

Туган ягым-алтын бишек

3

Ватан турында төшенчә. Башкалабыз Казан, Идел елгасы, аларның матурлыгы. Туган якта милли бәйрәмнәр

5

Кырга ак кардан юрган ябылган

5

Кышкы табигать бизәкләре, кыш көне балалар уены. Кышкы айлар. Яңа ел бәйрәме. Кышын кошлар һәм җәнлекләр, аларга ярдәм итү, аларны саклау. итү.

6

Әйдәгез, өйдә укыйбыз!

6

Өйдә уку күнекмәләре булдыру . Әдипләрнең матур иҗат җимешләре белән танышу.

7

Әдәпле кешеләр була һәрчак матур гадәтле

6

Кешегә хас сыйфатлар, кешеләргә яхшылык, изгелек эшләү, хайваннарга ярдәм.

8

Гаиләдә туганлык хисләре

6

Ата-аналарның гаиләдәге вазифасы, балаларына шәфкатьле, мәрхәмәтле булуы, авылда балаларның хезмәттә чыныгуы, өлкәннәргә ярдәме.

9

Яз бизәкләре

5

Язгы табигать мизгелләре, кошлар дөньясының җанлануы, балалар күңелендә үзгәрешләр Табигатьтәге үзгәрешләр, балаларда күзәтүчәнлек тәрбияләү, шифалы үләннәр.

10

Без-әкият дуслары

7

Татар халык әкиятләренең үзенчәлекләре, әкиятләрне рольләп укырга өйрәнү.

Уку КТП (3 класс)11

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

4

Татарстанда спортның үсеше. Универсиада. Хәрәкәттә-бәрәкәт.

12

Чәчәкле җәй

7

Җәй җитте. Җәйге яңгыр. Шифалы табиблар. Сабан туенда.

13

Кабатлау

1

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлап. Уку тизлеген тикшерү.

Ятлау өчен әсәрләр

Г.Тукай. Кызыклы шәкерт.

М.Гафури. Балалар эше.

Г.Морат. Туган тел.

М.Гафури. Хушыгыз, кыр казлары.

Р.Вәлиева. Иң матур җир.

Г. Тукай. Җир йокысы.

Х.Туфан. Казан.


Әңгәмә кору өчен якынча темалар

*Көзге бизәкләр.

*Туган якның гүзәллеге.

*Җир ак юрганын ябынган

*Минем яраткан китабым.

*Яхшы сүз балдан татлы.

*Туганлык мөнәсәбәтләре.

*Әдәпле булырга теләсәң.


Дәрестән тыш уку өчен

Г.Тукай.Шүрәле.

Б.Рәхмәт. Иң күңелле чак.

РМиңнуллин. Әнкәйнең ак чәчләре.

Х.Халиков. Рәхим итегез. Сакаллы малай.

М.Әхмәтҗанов. Карга бураны.

Татар халык әкиятләре (укытучы сайлавы буенча)


Кулланылган әдәбият исемлеге:

1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының"Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты": Казан,2008.

2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11нче сыйныфлар.- Казан: Татар.кит.нәшрияты,2011.


  1. Уку китабы: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Ф.Ш. Гарифуллина., И.Х. Мияссарова -Казан: "Мәгариф-Вакыт"., 20134. "Ачык дәрес", "Мәгърифәт" газеталары, "Мәгариф" журналы.


  1. Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен әдәби укудан календарь-тематик план.

(68 сәгать)

Тема

Сәг. саны

Үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр

УУГ

Үткәрелү вакыты

План

Факт

Сау бул җәй, исәнме мәктәп!

1

Р.Вәлиев. Сау бул җәй!

1

Мәктәп, белем алу һәм китап уку күнекмәләрен үстерү. Туган тел турында сөйләшү

регулятив:
эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

1.09

2

М.Гафури. Балалар эше. В.Нуриев. Китап.Хикәя.

1

Аңлап дөрес уку.

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү. Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.Укуга, китапка кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү.

3.09

3

Г.Тукай. Кзыклы шәкерт.

1

Тукай иҗаты белән танышу

8.09

4

Г.Морат. Туган тел. Б.С.Ү. Сынлы сәнгать музеенда.

1

Туган тел турында сөйләшү

10.09

5

Р.Гыйззәтуллин. Кечкенә Ринат.

1

Образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

15.09

6

К.Насыйри. Акыллы һәм яхшы холыклы.

1

Акыллы һәм яхшы холыклы булырга өндәү.

17.09

Энҗе чәчтем, энҗе җыям

7

Табышмак- зиһен ачкычы. Нинди табышмак була? Н.Исәнбәт. Нинди мәкальләр һәм әйтемнәр була?

1

Балаларны фольклор, халык авыз иҗаты белән таныштыру. Табышмакларны төркемнәргә аеру

. танып белү:

уку максатын мөстәкыйль билгеләү;
тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

22.09

8

Әкият эзләре буйлап .Бүре, кәҗә, кәбестә. (Әкият-табышмак

1

Әкиятләрнең әһәмияте. Әкият-табышмак белән танышу

регулятив:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

танып белү:

фикерләрне логик чылбырга салу; тиешле мәгълүматны билгеләү; анализлау, объектларны чагыштыру,.

коммуникатив:
әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; төркемнәрдә эшли белү

24.09

9

Үзеңне тикшер. Кем җиңүче? (татар халык әкияте)

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү

29.09

10

Мәсәлләр

1

Укучыларны мәсәл җанры белән таныштыру

1.10

11

Г.Тукай. умартаУмарта һәм чебеннәр.

1

Укучыларны мәсәл җанры белән таныштыру

6.10

12

Г.Тукай. Әтәч белән күке

1

Укучыларны мәсәл җанры белән таныштыру

8.10

Алтын сукмак буйлап көз атлый

13

И.Солтан.Көз.

Д.Гайнетдинова. Көзге урман

1

Көз билгеләре. Текстны эчтәлеге ягыннан бәйле кисәкләргә бүлү.Укылган кисәккә баш куя белү.

13.10

14

Ф.Яруллин. Көзге табын. Х.Якупов. "Сиреньле натюрморт".

1

Укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү. Рәсемгә карап фикер йөртергә өйрәтү

15.10

15

И.Туктар. Урман букеты.

1

Көзге урман матурлыгы

20.10

16

Н.Сладков. Алтын көз. И.Левитан. "Урман күле".

1

Көз билгеләре. Рәсемгә карап фикер йөртергә өйрәтү

22.10

17

М.Гафури. Хушыгыз, кыр казлары.

1

Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру

27.10

18

Үзеңне тикшер

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү

29.10

Туган ягым-алтын бишек

19

Б.Рәхмәт. Алтын безнең җир Р.Вәлиева. Иң матур җир.

1

Туган җирнең матурлыгы. Ирекле сөйләшү -диалог төзү.

10.11

20

Л.Лерон. Татар баласы.

1

Шигырьне сәнгатьле уку

12.11

21

Г.Бәширов. Нинди ул Татарстан?

Үзеңне тикшер

1

Татарстан турында мәгълүмат бирү. Укучыларның белемнәрен тикшерү

17.11

Кырга ак кардан юрган ябылган...

22

Ф.Хөсни. Беренче кар. А.Пластов. "Беренче кар" рәсеме өстендә эшләү

1

Кышкы матурлык турында сөйләшү. Кышкы табигать бизәкләре.

19.11

23

В.Биянки. "Куян, Аю һәм кыш бабай" әкияте

1

Әкиятне рольләргә бүлеп уку.

регулятив:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;

танып белү:

укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.

24.11

24

Г.Тукай. Җир йокысы. Г.Лотфый. Песнәк белән Әнисә.

1

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Хикәяне әдәби өлешләргә бүләргә өйрәнү.

26.11

25

Ә.Ерикәй. Кыш

Кыш турында хикәя төзү

1.12

26

Р.Миңнуллин.Чыршы әйләнәсендә.

1

Мәктәптә чыршы бәйрәме турында сөйләшү.

3.12

Әйдәгез, өйдә укыйбыз!

27

Г.Тукай. Бәхетле бала

1

Китапның әһәмияте турында.

танып белү:

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;

тиешле мәгълүматны сайлап алу;

укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү.

коммуникатив:

әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

8.12

28

Р.Миңнуллин. Исәнме, мәктәп! Н.Думави. Мәктәп

1

Мәктәп, уку турында хикәя төзү. Үзеңнең мәктәп турында әңгәмә.

10.12

29

М.Гафури. Эш һәм белем. Г.Морат. Тылсымлы тел.

1

Уку-төп эшебез. Сәнгатьле уку күнекмәләре, укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү

15.12

30

Г.Рәхим. Көз йөри .Р.Мингалим. Торналар.

1

Сәнгатьле уку күнекмәләре, укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү

17.12

31

Ф.Садриев. Боз өстендә. Г.Бәширов. Чана шуу.

1

Балаларның кызыксынучанлыгын үстерү. Кышкы табигать бизәкләре.Кышкы уеннар

22.12

32

Х.Туфан. Казан

1

Кышкы табигать бизәкләре

24.12

Әдәпле кешеләр

33

Б.С.Ү. Матур гадәтләр.

В.Хәйруллина. Әдәп. А.Әхмәт. Малайлар аңламадылар

1

Матур гадәтләр турында сөйләшү. Әдәпле булырга өйрәтү. Әсәрдә сурәтләү чараларын табу

регулятив:

белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

танып белү:

уку максатын мөстәкыйль билгеләү;
тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм

коммуникатив:

төркемнәрдә эшли белү;

үз сүзеңне әйтә белү;

12.01

34

З.Әхмәров. Шулай да булгалый. Ә.Баян. Яхшылык кире кайта.

1

План буенча әсәрнең эчтәлеген сөйләү. Хайваннарның кешеләргә иткән яхшылыклары турында сөйләшү

14.01

35

Н.Каштанов Йөнтәс песи

1

Дүрт аяклы дусларыбызга яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү

19.01

36

Р.Вәлиева. Яңа көрәк. Р.Гыйззәтуллин. Көтелмәгән сорау.

1

Хикәя героеның үз-үзен тотышына бәя бирә белү. Хикәягә план төзергә, исем табарга өйрәнү

21.01

37

В.Хәйруллина. Табын кагыйдәләре

1

Табын янында үз-үзеңне тоту

26.01

38

Ә.Бикчәнтәева. Әтием белән бергә. Үзеңне тикшер

1

Шигырь эчтәлегенә туры китереп рәсемнәр ясау. Укучыларның белемнәрен тикшерү

28.01

Гаиләдә туганлык хисләре

39

Р.Вәлиева. Туган көндә

1

Әсәр героена бәя бирергә өйрәнү

2.02

40

Ә.Хәсәнов. Сез ни әйтерсез? А.Алиш. Утлы йомырка

Текстның эчтәлеге буенча сораулар куя белү.

Сәнгатьле уку күнекмәләре. Балалар язучысы турында мәгълүмат бирү

4.02

41

Дәрдемәнд. Богъдай.

1

Хикәядәге вакыйгалар бирелеше. Әсәрнең темасын һәм төп фикерен ачыклау

9.02

42

Р.Батулла. Карурманга бара Мөбарәк

1

Текстның эчтәлеге буенча сораулар куя белү.

11.02

43

Ф.Яруллин. Кояштагы тап.

1

Хикәядә авторның фикерен ачыклау

16.02

44

М.Җәлил. Себерке.

1

М.Җәлилнең укучыларга җиткерергә теләгән фикерен ачыклау

18.02

Яз бизәкләре

45

Ш.Галиев. Җиргә язны кем китерә? Х.Якупов. "Соңгы кар" рәсеме

1

Текстның эчтәлеге буенча сораулар куя белү. Рәсем буенча хикәя төзү

танып белү

мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;

укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү.

коммуникатив:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

үз сүзеңне әйтә белү;

башкалар сөйләмен тыңлау һәм аңлау

25.02

46

Дәрдемәнд. Кояш нурлары

1

Балаларның иҗади фикерләвен үстерү

1.03

47

В.Хәйруллина Яз килә. Б.С.Ү. Лотфулла Фәттахов "Әни күрмәгәндә"

1

Хикәя төзү. Инша язу

3.03

48

Г.Таһирова Даниянең тополе

Укучыларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү

10.03

49

Табигать турында китаплар

1

Үзең яраткан китап турында сөйләү

15.03

Без-әкият дуслары


50

Без-әкият дуслары. М.Галиев. Алып кит еракка

1

Балалар өчен әкиятләр уку. Әкият иленә сәяхәт

17.03

51

Гөлчәчәк .Татар халык әкияте.

1

Халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

31.03

52

Соңгы бөртек. Удмурт халык әкияте. Тату туганнар. Корея халык әкияте

1

Халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

танып белү:

уку максатын мөстәкыйль билгеләү;
тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

төркемнәрдә эшли белү;

үз сүзеңне әйтә белү;

башкалар сөйләмен тыңлау һәм аңлау

5.04

53

Б.С.Ү.

Г.Тукай. Су анасы. Ф.Әминов. Су анасы.

1

Әкиятләр аша укучыларда әхлак тәрбияләү. Рәсем буенча хикәя төзү

7.04

54

А.Алиш. Чукмар белән Тукмар.

1

Әкиятләр аша укучыларда әхлак тәрбияләү

12.04

55

Х.Халиков. Мыекбай

1

Татар халык әкиятләренең матур үрнәкләре белән танышу

14.04

56

Проектлар. Халык һәм автор әкиятләре

1

Балаларның фантазиясе үстерү. Укучының иҗади фикерләү сәләтен үстерү

19.04

Сәламәт тәндә-сәламәт акыл

57

Сәламәт тәндә-сәламәт акыл

1

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау

регулятив укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

танып белүмәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру;

21.04

58

Татарстан -спорт иле

1

Сәламәт яшәү рәвеше. Универсиада.

26.04

59

Х.Халиков. Хәрәкәттә-бәрәкәт

1

Хәрәкәтле уеннар. Спортның файдасы.

28.04

60

С.Әхмәтҗанова. Үрнәк алыйк. Үзеңне тикшер

1

Көндәлек режим.

3.05

Чәчәкле җәй

61

Чәчәкле җәй.

М.Фәйзуллина. Җәй җитте

1

Табигатьтәге үзгәрешләр, соклану хисләре, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

регулятив:

бурычларны билгели белү

танып белү:

укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.

коммуникатив:

төркемнәрдә эшли белү;

үз сүзеңне әйтә белү;

башкалар сөйләмен тыңлау һәм аңлау

5.05

62

Г.Тукай. Яңгыр

1

Җәйге табигать белән таныштыру

10.05

63

Г.Ибраһимов. Җәйге көндә.

1

Эстетик тәрбия бирү

12.05

64

Р.Бәшәр. Июнь.

1

Табигатьтәге үзгәрешләр, соклану хисләре тәрбияләү

17.05

65

Шифалы табиблар

1

Дару үләннәре белән таныштыру

19.05

66

Г.Ахунов. Сабан туенда.

Г.Морат. Сабан туе.

1

Милли бәйрәмнәр. План буенча Сабан туе турында сөйләргә.

24.05

67

К.Т.У. Минем яраткан китабым

1

БСУ, эчтэлек сойли белу

26.05

68

Кабатлау

1

1


© 2010-2022