Татар теленнән дәрес конспекты: Саңгырау һәм яңгырау тартыклар 2 класс

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теле дәресе. 2 класс

Дәреснең темасы: Саңгырау һәм яңгырау тартыклар

Дәреснең максаты:

  • Сузык һәм тартык авазлар турында белемнәрен ныгыту;

(УУГ)Регулятив:

-Аерым этаптагы уку бурычларын кабул итәргә өйрәнү,

-Укытучы белән бергәлектә үз эшчәнлегеңә нәтиҗә ясарга өйрәнү, төзәтмәләр кертү;

Танып -белү күнекмәләре;

-саңгырау һәм яңгырау тартыкларны аерырга өйрәтү,

- фонематик ишетү һәм авазны дөрес әйтү культурасын үстерү, сүзлек запасын баету

- Коммуникатив:

-Мәктәптә үзара аралашу культурасын белү;

-укытучыны игътибар белән тыңлау;

-классташлар белән ягымлы мөгалләмәдә булу;

- юл куя белү, игътибарлы, ярдәмчел булу;

Фикерне аңлаешлы итеп әйтү, дәлилли белү;

Дәрес барышы.

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты. Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Кояшлы иртә кебек. Туган телне, татар телен Өйрәнергә дип килдек!

II.Өй эшләрен тикшерү.

71 нче күнегү, 74 бит..

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Бездә дуслык.

Бер - кулларны алга сузабыз.

Ике - кулларны күтәрәбез.

Өч - кулларны як-якка сузабыз.

Дүрт - кулларны төшерәбез.

Бер, ике, өч - бездә дуслык, бездә көч.

(Кул чабабыз).

б) Дәфтәрдә эш.

Л м ол ом өм юм юл өмә томан олы сөлге сөңге Иле барның теле бар.

IV. Тема буенча эш.

-Татар телендә сузык авазлар нинди төркемгә бүленә? (калын, нечкә)

-Сузык авазлар ничек әйтелә?(сузып)

-тагын нинди авазлар бар? (тартык)

-нинди төркемгә бүленә? (яңгырау,саңгырау)

-димәк,дәреснең темасы нинди?

-без нинди максат куябыз?

1. Дәреслек буенча эш.

35 нче күнегү, 42 бит.

2. Табышмаклар әйтү, җавапларын яздыру:

1) Кышын да, җәен дә яшел тун кия. (Чыршы)

2) Иртән иртә тора,

Матур итеп кычкыра. (Әтәч0

3) Нечкә билле,

Көлтә койрыклы. (Төлке)

4) Лампа түгел - яктырта,

Мич түгел - җылыта. (Кояш)

5) Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре. (Йолдызлар)

- Яңгырау тартыклар астына бер сызык, саңгырау тартыклар астына ике сызык сызыгыз.

V. Физкультминут.

Күрсәт әле , үскәнем

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай,

Кошлар шулай очалар

(очу хәрәкәтләре белән)..

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек йөри поездлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри поездлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек куян сикерә?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай куян сикерә.

VI. Ныгыту эше.

1.Мәкальләрне укыту, мәгънәләрен аңлату.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Алтыда белгән ана телең алтмышта да онытылмас.

Инсафлының теле саф.

Тел кешенең кемлеген аңлата.

- Мәкальләрне күчереп языгыз , сузык авазлар астына нокта куеп чыгыгыз.

2.Икенче юлга күчерү өчен , сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтегез .

карлыгач, урман, агач, каен, имән, сандугач, усак, сыерчык, өрәңге, гөмбә, тиен, поши.

VII. Өй эше.

59 нчы күнегү, 65 бит.

VIII. Дәресне йомгаклау.

-Калын сузык авазларны әйтегез.

- Нечкә сузык авазларны әйтеп чыгыгыз.

- Тартык авазларны нинди төркемнәргә бүләбез?


© 2010-2022