Инсценировка Баллы мәсьәлә

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Башлангыч сыйныф укучылары өчен инсценировка

"Баллы мәсьәлә"

Роза Мансуровна Шәмсетдинова

(башлангыч сыйныфлар укытучысы)

Катнашалар:

- укучы малай - Алмаз - 1 сыйныф;

- ике күбәләк - Камилә, Нәзилә - 2 сыйныф.

(Сәхнә матур итеп бизәлгән. Агачлар, чәчәкләр үсеп утыра. Укучы малай керә. Кәефе юк. Ачуланып кесәсендә булган конфет кәгазьләрен ташлый. Бөтен чәчәкләрне таптый, сындыра.)

Малай. Бу чәчәкләр нәрсәгә кирәктер инде?Нигә утырталар икән шуларны? Авызым кипте, тыным кысыла, эчәсем килә. Бу кәгазьләре тагын (ташлый). Ничә конфет, ничә конфет(котырткан кыяфәт белән). Ашасаң да шул, ашамасаң тагын инде кесә тулы.( Утыра, су эчә) У-уф-ф... рәхәт! (Нәрсәдер исенә төшеп сикереп тора). Конфетлар имеш. Аны ашаганда гына кызык. Алган да, биргән дә, имеш. Ашаган да, ничә калган? Кем белгән инде аны, кем санап бетергән?

(Кулындагы китапларын, дәфтәрләрен, көндәлеген ташлап калдыра да кереп китә. Күбәләкләр чыга. Кунарга урын тапмыйлар.)

1Күбәләк. Абау, нәрсә бу? Чәчәкләребез нишләгән?

2Күбәләк. Инде без кая кунарбыз, кайда ял итәрбез? Чык суларын кайдан эчәрбез?

1Күбәләк. Нишлиләр бу кешеләр? Табигатьне җимерәләр, чүплиләр, рәнҗетәләр.

2Күбәләк. Кем ташлаган бу чүп-чарны? Нәрсә булды икән монда? Бу нинди дәфтәрләр?

(Көндәлекне кулга ала.)

1Күбәләк. Кемнең көндәлеге ята монда?

2Күбәләк. Монда начар укучы булганга охшаган.

1Күбәләк. Әйе, яхшы укучы беркайчан да болай эшләмәс. Нигә болай тәртипсезләнде икән ул?

2Күбәләк. Укып карыйк әле. Берәр нәрсә аңлашылмас микән?

(Укыйлар)

1Күбәләк. Ул бит икеле алган.

2Күбәләк. Мәсьәләсен чишә алмаган бугай.

(Малай керә.)

Малай. Тагын күбәләкләр комачаулый. Алар гына җитмәгән иде монда. (Алдына конфетлар тезеп куя.Тагын мәсьәләне укый, мыгырдана) 9 конфеты булган, аңа тагын 3 не биргәннәр. Ул 4 есен ашаган, 3 есен иптәшенә биргән. Аның күпме конфеты калган? (Ашый) Күпме ашарга була инде бу конфетларны?

Укытучы апа әйтә:-Аңламасаң ашап кара , - ди. Ашап та карыйм, куеп та карыйм, барыбер аңламыйм бит.

(Сузылып ятып мәсьәлә чишкән җирендә йоклап китә.

Күбәләкләр очып киләләр.)

1Күбәләк. Белдем. Ул мәсьәлә чишә алмаган, шуңа ачулы. Конфетларны нигә ашый ул?

2Күбәләк. Ул аны ашарга кирәк дип аңлаган бугай. Мәсьәләсендә шулай дигән бит.

1Күбәләк. Әйдә, без аңа булышыйк. Мәсьәләсен чишсә "5"ле алыр, безгә дә чәчәкләр үстерер.

2Күбәләк . Безгә дә, башкаларга да дөньяда матурлык кирәк. Рәнҗетмәсеннәр иде чәчәкләрне һәм күбәләкләрне.

(Җырлый-җырлый,бии-бии мәсьәлә чишәләр.

Дәфтәрне куеп калдыралар, читкә китәләр.

Малай уяна.)

Малай. Нигә шулкадәр эчәсе килә икән. Бер чиләк бал ашаганмын шикелле. (Суын эчеп бетерә дә шешәсен ташлый. Күбәләкләр куркып куялар. Дәфтәрен ала.)

Кара-кара, төшме соң бу? Мин чыннан да мәсьәләмне чишкәнмен икән бит. Ничек булды соң әле бу?

(Елмая. Елмайганын күреп күбәләкләр киләләр)

1Күбәләк. Я, дускай, күңелең күтәрелдеме? Инде хәзер син безне рәнҗетмәссең!?

2Күбәләк. Чәчәкләрне сындырма! Табигатьне ярат!

Малай. Карагыз әле.Курыкмагыз миннән. Мин төшемдә аккошлар күрдем. Алар 9 ау иде. Тагын очып килделәр, кайсылары кире очып китте, 5 аккош калды. Нәрсә икән ул, белмисезме?

1Күбәләк. Аккошлар шатлык билгесе. Яхшыга булыр.

2Күбәләк. Ул синең мәсьәләңнең җавабы, җүләр. Димәк, бишле аласың.

(Малай шатлана-шатлана чәчәкләрне утырта, чүп-чарны җыя.)

Малай. Чынлап та шулай булыр микән?(Шатлана) Күп тә кирәкми икән бит, яшәп була икән тәртипле булып та. Мин беркайчан да табигатьне рәнҗетмәм. Кешеләр ишетегез! Саклагыз һәм яратыгыз табигатьне! Күбәләкләрне яратыйк. Үстерик без матур чәчәкләр. Алар дөньяның бизәге.

(Җырлыйлар.)

Җыр: Табигатьнең матурлыгы.

1.Урманнарда, болыннарда

Без йөрибез, без йөрибез.

Яуса да көчле яңгыр

Курку белмибез,

Эх, белмибез.

Йөгерә , йөгерә узышабыз,

Болыннарда куышабыз,

Туган як, Туган як!

Җир шары, Җир шары!

Яратыйк без аны!

2. Табигатьнең матурлыгын

Саклыйк дуслар, саклыйк дуслар.

Үсемлек һәм хайваннарны

Яклыйк дуслар, яклыйк дуслар.

Яшеллек тә, матурлык та,

Туа бездә татулык та,

Туган як, Туган як!

Җир шары, Җир шары!

Яратыйк без аны!


© 2010-2022